16+

Дөрес кияргә, егылырга, басарга...

«ШК» журналисты халык шугалагына барып кайтты

Дөрес кияргә, егылырга, басарга...

«ШК» журналисты халык шугалагына барып кайтты

Якшәмбе көн. Балаларны авылда дәү әтисе белән дәү әнисе янында калдырып килдек. Өйдә үзебез генә. Уңайлы моменттан файдаланып калырга кирәк бит инде, кая барырга? Уйладык-уйладык та, ирем Рамил белән халык шугалагына киттек. Дөрес, мин тимераякта басып та тора белмим. Янымда өйрәтүче булгач, тәвәккәлләргә булдым.

Башта шугалакның машина кую урынында шактый гына тоткарланырга туры килде. Монда алма төшәрлек тә урын юк. Парковка тирәли ике кат әйләнеп, китәргә җыенган машиналар янында саклап торгач, ниһаять, урын бушады.

- Кеше күп йөри, ахры, - дибез турникет төбендә басып торган сакчыга.

- Күп кенәме соң? Бүген генә дә көндезге уннан алып 6 меңләп кеше керде, әле сәгать кичке җиде генә. Шугалак унга кадәр эшли. Бик күп йөриләр, - дип гаҗәпләндерде ул.

Шугалак берьюлы ике меңләп кешегә генә исәп­ләнгән? югыйсә, ул халык кая гына сыеп бетә диген?

Тимераяклар ала торган бүлмәдә бөтенләй кеше кешене күрми. Кайсы итеген сала, кайсы термостан чәй эчә, кайсы батарея янына елышкан, рәт‑рәт тезелеп киткән урындыкларда кешеләр ашыга‑ашыга тимераяк кия. Без дә су буе сузылган чиратның ахырына барып бастык. Ни хикмәт, озаклап торырга туры килмәде тагы. Тиз хезмәт күрсәттеләр.

Үз тимераягың белән килгәннәргә шуу бушлай икән, ә шугалакныкын вакытлыча алып торсаң, бер сәгате - 50 сум. Бездән алда торган ике кыз, кәрәзле телефоннарын залог итеп калдырырга теләп күпме үтенсәләр дә, аларны кабул итүче булмады. Ярамый икән. Машина йөртү танык­лыгы, паспорт, хәрби билет күрсәткәннәргә генә тимераяклар бирәләр.

Тимераяклар биредә ике төрле: фигуралы шуу өчен һәм хоккей уйный торганы. Мин кайсын алырга да белмәгәч, беренче тапкыр бозга басучыларга хоккейныкысы да ярап торыр, алар җиңелрәк, дип аңлатты хезмәткәрләр.

Тимераякны һәрвакытта да бер үлчәмгә зуррак алырга кирәк, дип тә өстәде янымда басып торучылар. Бигрәк тә хоккейныкысын йон оекбаш белән кияргә кирәк, чөнки алар бик җылы булмыйлар, диделәр.

Акчаны тимераякларны тапшырганда ничә сәгать йөрүеңә карап түлисең. Сиңа билгеләнгән вакыттан соңга каласың икән, тагын бер сәгать шуган дип «чәпеп» куялар. Шуңа да тимераяклар тапшырганда чиратсыз узарга ярый, дип кисәттеләр. Тимераяк белән бергә аяк киемнәрен, сумкаларны калдырырга мөмкин булган гардероб ящигыннан ачкыч та тоттырдылар. Әмма бу полкалар бик кечкенә булу сәбәпле, сумканы үзем белән алырга булдым.

Шугалактагы кеше!... Бәбиеннән алып әбиенә кадәр бар. Күбрәк яшьләр. Араларында яланбаш, капрон оеклардан килгәннәре дә күренә. Хәер, шуганда тирләп пешәсең, ди Рамил. Өйрәтергә вәгъдә бирсә дә, шуа белгән кеше боз күргәч сине җитәкләп йөри ди мени? «Мин хәзер», - дип халык арасына кереп югалганын күрми дә калдым иремнең. Беренче ун минутны эскәмиядә утырып үткәрдем. Былтыр монда килгәч күз алдымда бер хатын аягын сындырган иде. Аның авыртудан кычкырганы хәзер дә колагымда ишетелә кебек. Шуңа да үзем генә бозга басмаска булдым. Яныма бер ир‑ат белән улы килеп утырды. Алар хоккей уйнарга килгәннәр икән. Тимераякларын, махсус башлыкларын кияләр.

- Нишләп утырасыз, ник шумыйсыз? - ди малайның әтисе.

- Куркам, - мин әйтәм, - шуа белмим әле.

- Болай утырсаң, өйрәнә алмыйсың син, иң мөһиме - басып карарга кирәк. Сиңа, беренче тапкыр булгач, тезеңә, терсәгеңә махсус саклагычлар кияргә кирәк иде. Былтыр улым белән хоккей уйнаганда ялгыш егылып теземне авырттырдым, бер ел буена җитте нәтиҗәсе, хәзер менә, кара әле, бары шулай гына бозга басам, - диде, тезендәге каты саклагычларын күрсәтеп.



Мин ишеткән халык киңәшләре
Бозга кергәндә бортка тотынып кер дә азрак басып тор, бозны той. Аннары кулларыңны җибәр.

Аякны тездән аз гына бөгеп, арканы тигез тотасың да бер аягыңны кырыйга таба каратасың, икенчесе белән этелеп китәсең. Кыскасы, чаңгыда йөргән кебек шуасың. Тимераякның борынын бозга тидермәскә тырыш.

Һәрвакытта да тотрыклы тигезләнешне сакларга кирәк.




Әтиле-уллы болар да шуарга киттеләр. Мин һаман утырам. Кечкенә генә балаларның тимераякта йөргәннәрен күреп түзмәдем, юкка 50 сум түләп алдыммыни бу тимераякларны дип, басарга маташтым. Сүз уңаеннан, әле ярый тимераякларны прокатка биреп торалар. Кыш буена бер‑ике тапкыр шугалакка килүчеләргә (гадәттә шулай була да бит инде ул) фәлән сумга тимераяк сатып алганчы, вакытлыча алып тору күпкә отышлырак. Бигрәк тә өйрәнчекләргә уңайлы. Бу спорт төре синекеме, түгелме икәнен аңлау өчен дип әйтүем. Ошап китсә, Яңа елга Кыш бабайдан тимераяклар сорарга да була...

Кыскасы, бастым мин. Җирдән барган кебек вак‑вак адымнар белән акрын гына боздан атларга тырышам. Янымнан вы­жылдап кешеләр узып китә. Барысы да бер якка таба шуалар, мин икенче якка атлыйм бугай. Тавышкөчәйткеч аша: «Шугалакта сәгать угына каршы якка шуыгыз», - дип кисәтәләр. Аркама машиналарга өйрәнчекләр куя торган сарыга өндәү билгесе төшерелгән тамганы ябыштырып куясым килә. Үзем дә сизәм, комачаулыйм бугай башкаларга. Сәерсенеп карап узалар, миңа бәрелмәс өчен, берсе мәтәлеп үк китте. Ул да түгел, аягымның очы бозга төртелеп, үзем дә бозга сузылып яттым. Дөрес егыла да белергә кирәк икән. Уңайсыз барып төшсәң, гарипләнергә мөмкин. Башны, тезне сакларга кирәк, диделәр. Торганда да ансат түгел, аяк шуа. Ярый Рамил вакытында килеп җитте. Кулга-кул тотынышып шугалак буйлап киттек. Бу «Нәфис» дигәннәре бигрәк зур шугалак икән. Гомуми мәйданы 1,5 гектар, ди. Хоккей уйнаучылар өчен аерым урын, балалар мәйданчыгы да бар. Быел ул ретро стильдә бизәлгән. Шугалак янында 30 метрлы чыршы да басып тора. Күңелле музыка яңгырый. Акрын гына кар явып тора. Тиз шуа башлагач, туңганым да онытылды. Ә кеше ничек кенә шумый, бөтерелеп тә алалар, артка таба да баралар, паровоз кебек бер-беренә тотынышып, 20ләп кеше дә узып китте яныбыздан. Рәхәт... Ярты сәгатьләп шулай парлап шугач, тагын эскәмиягә барып утырдым. Өйрәнчекләргә беренче тапкыр 15‑20 минуттан артык шуарга ярамый, ди. Кинәт, бала елаган тавышка сискәнеп киттем. Коляскада кечкенә генә сабый. Әти, әнисе тимераякларын алыштыралар.

- Абау, туңадыр бу сабый, курыкмадыгызмы монда алып килергә? - дим.

- Баланы калдырырга кеше юк, ә шуасы килә, йок­лаган арада коляска белән бозда шуып йөрдек, хәзер уянды инде, алты гына ай әле улыбызга. Тизрәк өйгә кайтабыз инде, - ди әнисе Люция.

Тимераяклар тапшыр­ганда чиратсыз узыгыз ди­сәләр дә, монда да кеше.Шуңа да тагын бер сәгать өчен артыгын түлисең килмәсә, ун минутлар иртәрәк керергә кирәк. Ишек төбендә Тинчурин театрының элеккеге артисты, тамашачыга «Париж егете, Әлфәнис» спектакле аша таныш, төп герой Әлфәнисне уйнаган Марат Гайнуллинны очраттык. Гаиләсе белән шугалакка килгән икән.

- Шугалакка сирәк йөрибез. Менә балаларны алып килдек әле. Тинчуриннан киткәнгә күптән инде, хәзер төзелеш өлкәсендә мин, театрда рәхәтрәк иде, әлбәттә, - ди Марат.

Җылынырга теләп, шугалак тирәсендәге киоскларга юл тоттык. Абау, аяклар һаман тимераяк кигән кебек, икесе ике якка шуа. Тырыша торгач мускуллар тартылганмы, чак атлыйм.

Махсус эшләнгән, ялкынланып янган учак янында кешеләр җыелышкан. Кулларын җылыталар. Бәяләргә килгәндә, исеме җисеменә туры килә кебек. Халык шугалагында 15 сумга чәй, 40 сумга кофе алып эчәргә, 80 сумга шунда ук кыздырып бирелә торган сосиска ашарга була. Шулай ук баллы мамык, конфетлар сату урыннары да бар. Балалар өчен күңелле паровоз да эшли. Анда әйләнеп килү 100 сум тора икән. Әйләнүче генә бик күренми.

Кыскасы, күңел булды минем. Тырыша торгач, тә­ки бозда басып торырга өйрәндем.

«Нәфис» халык шугалагы эш көннәрендә көндезге 12дән, ә ялларда 10нан кичке 10га кадәр эшли.

Рамил Мозаффаров фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading