16+

Дөреслек эзләп Лондонга түгел, ә Казанга килерләр

Бүген Татарстан башкаласында Kazan Legal-2017 халыкара юридик форумның пленар утырышы булды.

Дөреслек эзләп Лондонга түгел, ә Казанга килерләр

Бүген Татарстан башкаласында Kazan Legal-2017 халыкара юридик форумның пленар утырышы булды.


Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика премьер-министры Алексей Песошин, республика компанияләре юридик хезмәтләре җитәкчеләре, Россиянең һәм чит илләрнең юридик фирмалары вәкилләре катнашты. Россия Федерациясе премьер-минстры Дмитрий Медеведевның форумга котлавы ирештерелде. Хокукый яссылык - икътисад үсешенә җирлек. Котлау хатында шушы фикер алага куелган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяның утыз иленнән, шулай ук Россия төбәкләреннән килгән делегатларны рус һәм татар телләрендә сәламләде.



- Татарстанны Россия Федерациясе чикләреннән читтә дә таныйлар,-диде Рөстәм МИңнеханов. - Республикада колачлы инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Кама территориаль кластерында илдә җитештерелә торган каучукның 45 проценты, һәр өченче йөк машинасы ясала. Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе оешты, анда унбер компания-резидент теркәлде. Тагын шундый өч алгарышлы территория оештыру хупланылды. Болар: Яшел Үзән, Чистай һәм Түбән Кама.

Президент Рөстәм Миңнеханов республикада хокукый яссылыкның тотрыклы булуын, эшкуарлык һәм икътисад үсешенә, дәүләт белән бизнес хезмәттәшлегенә кагылышлы законнар кабул ителгәнлеген искәртеп узды.

- Киләсе елда Футбол буенча дөнья чемпионатының уеннары Казанда да була. Шушы тулы составта тагын килегез!-дип, чакырып калды Президент Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгышында әйтелгәнчә, Татарстан дөньяның 155 иле белән икътисад һәм сәүдә элемтәләрендә тора. Төркия, Германия, АКШ, Франция республикага инвестицияләр кертә.
- Татарстан инвестицияләр җәлеп итү буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында өченче ел рәттән әйдаман,-дип, басым ясап, әйтте Талия Миңнуллина.

Форумны оештыручыларның берсе "Егоров, Пугинский, Афанасьев һәм хезмәттәшләр" адвокатлык бюросының хезмәттәшләр комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев:"Россиядә яхшы инвестиция климатлы территорияләр буенча Татарстан-беренче. Татарстан әйдәп баручы төбәк",- дип бәяләде.



Россия Федерациясе Президенты каршында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов сөйләгәннәргә караганда, быел эшкуарлардан ярдәм сорап язылган 41 мең үтенеч кабул ителгән. Борис Титов эшкуарларның җирле суд органнарына ышанып бетмәүләрен әйтте.
Шушы фикерне Россия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев та куәтләде.

- Россия эшкуарларының 47 проценты ил судларына ышанмый. Бу сан үткән елларда әле тагын да зуррак иде. Эшкуарлар Лондон судына мөрәҗәгать итә. Узган ел эшкуарлар Англиянең юридик компанияләренә 5,6 миллиард фунт түләде. Татарстанда эшкуарлык эшчәнлегендә хокукый яссылык булдырылган. Татарстанда судьялар коллегиясе оештырырга кирәк, ул ил күләмендә эшкуарлар белән бәйле бәхәсле мәсьәләләрне чишәр иде. Казан бу юридик башлангычта да беренче була ала, - диде Владимир Груздев.
Халыкара юридик форумның чираттагысын киләсе елда Башкортстанның Уфа шәһәрендә үткәрү ниятләнелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading