16+

Дәрвишләр бистәсе аша юл салыначакмы?

Дәрвишләр бистәсе аша юл салынуга халыкның каршы булуы турында газетабызның узган саннарында язма басылып чыккан иде.

Дәрвишләр бистәсе аша юл салынуга халыкның каршы булуы турында газетабызның узган саннарында язма басылып чыккан иде.

Халык, үз фикерен белдереп, митинглар да оештырды, имзалар да җыйды. Тынычлык урамыннан алып тимер юл аша Главная урамнары буйлап М7 федераль трассасына чыгарга тиешле автомобиль юлы төзелгән очракта шактый гына йортларны сүтәргә туры киләчәк, дип борчыла алар. Кыскасы, аларның зарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да барып ирешкән. Бу мәсьәләгә карата Президент фикерен җиткерде. Беренчедән, Ил башлыгы Дәрвишләр бистәсе аша юл салырга җыенмауларын хәбәр иткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язганча, «Мин дә бу тема белән кызыксындым. Ул минем өчен яңалык булды. Әлегә моңа кагылышлы бернинди план да юк. Бу мәсьәлә буенча сүз куерту да урынсыз. Белмим, сездә нинди мәгълүматтыр, әмма, минемчә, бу сорауны шәһәр белән эшләп бетерергә кирәк. Шәһәр мэры Илсур Метшиннан кызыксындым, ул: «Юл салдыру турында планнар юк», – дип җавап бирде. Гомумән, бу зур инфраструктура проекты. Хөкүмәттән башка, ул гамәлгә ашырылмаячак», – дип аңлаткан Президент халыкка. Ул Транспорт министрлыгына, шәһәр мэриясенә бу хакта рәсми белешмә әзерләргә кушкан.
Халык мәйданга җыелып пикетлар уздырганда, шәһәр хакимиятеннән берәр вәкилнең җавабы булса, Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр дә тынычланырлар иде бәлки.

Фото: rt.rbc.ru

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading