16+

«Ел хатын-кызы» билгеле булды

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашыннан» - рес­публикада иң популяр һәм көтеп ала торган бәйгеләрнең берсе. 1993 елдан бирле уздырыла торган бу чара, чын мәгънәсендә, хатын-кызны ана буларак та, җәмәгать эшлеклесе - лидер буларак та югары күтәрде.

«Ел хатын-кызы» билгеле булды

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашыннан» - рес­публикада иң популяр һәм көтеп ала торган бәйгеләрнең берсе. 1993 елдан бирле уздырыла торган бу чара, чын мәгънәсендә, хатын-кызны ана буларак та, җәмәгать эшлеклесе - лидер буларак та югары күтәрде.

Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәге тулысынча гүзәл затлар карамагында булды. Анда кунак булып килгән һәр хатын-кызны энҗе бөртеге белән чагыштырып булыр иде. Беренчеләрдән булып сәхнәгә хатын-кызларыбызның утта сыналган - Җиңүчеләр буыны - Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре күтәрелде. 307 нче укчы дивизия радисткасы София Порсева (Казан), балачагы 900 көнлек камалыш михнәтләре белән истә калган Вера Вуколова (Лениногорск), сугыш елларында трактор иярләгән Мөбәширә Сафина (Балтач), биш яшеннән концлагерь тоткыны булган Рәхилә Абдуллина (Казан), 11 яшеннән фронтка эләгеп, Украина, Югославия, Венгрия, Румынияне узган Валентина Лямановаларны (Түбән Кама) зал көчле алкышларга күмде.

«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык» номинациясендә җиңүчеләргә - Чаллының ­музыка мәктәбе директоры, «Мизгел җыр театрының сәнгать җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшина; Татарстандагы бердәнбер дирижер хатын-кыз - «Новая музыка» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Анна Гулишамбарова; Саба районы Шәмәрдән бистәсендә «Нур», «Яшьлек», «Балачак» драма коллективларын, «Тулган ай» фольк­лор ансамбле җитәкчесе Рәсимә Әсретдиноваларга бүләкне мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды.

Терлекче Елизавета Бартязева (Кайбыч), «Азнакайнефть» идарәсеннән оператор Светлана Иванова, полиолефин җитештерүне тикшерүче лаборатория җитәкчесе Алсу Савельева (Түбән Кама) «Минем язмышым - минем һөнәрем» дип яшәүче ханымнар буларак танылдылар. «Күңелләрегездә һәрвакыт яз шаукымы, күзләрегездә өмет, йөрәгегездә дәрт булсын!» - дип тәбрикләде аларны Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Закиров.

Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Шевченко, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бәйгедә катнашучыларга махсус бүләкләр тапшырды.

Тантанада тәрбиягә сигез бала алып үстерүче Мөнир Салаватов (Кайбыч) та күтәрелде сәхнәгә. «Бу бәйге яши, елдан-ел яңа исемнәр ача. Чөнки безгә ел саен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә», - дип, «Татарстан хатын-кызлары» җәмгыяте рәисе Зилә Вәлиева химаячеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы мөдире Роза Вәлиева «хатын-кыз - галим» номинациясендә җиңү яулады. Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галиева «ха­тын-кыз - лидер» буларак танылды. «Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясендә Лилия Садретдинова (Әлмәт) җиңде. «Хатын-кыз - бизнес-леди» дипломнары «Диод технологияләре» җәмгыяте генераль директоры Надежда Бабкинага һәм «Спурт» банкы идарәсе рәисе Евгения Даутовага тапшырылды. «Сарман гимназиясе» белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурия Гыйльфанова «Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңү яулады.

«Ел ир-аты - хатын-кыз карашыннан» номинациясендә - академик Ренат Акчурин; «Ир-ат - лидер» номинациясендә - Икмәк-кондитер комбинаты генераль ди­ректоры Булат Котдусов; «Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә «La Primavera» Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов җиңү яулады. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков бүләкләде һәм Татарстан Президентының рәхмәтен җиткерде, гүзәл затларга җылы теләкләрен юллады.

Шамил Абдюшев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading