Шәһри Казан

Ел студентын сайлыйлар

Студентларның төрлесе була: уку йортыннан кайтып керми торганнары да, сессия вакытында гына күренеп китә торганнары да. «Ел студенты» дип аталучылары да бар. Аңлашыла ки, бу исемгә лаек булу өчен, университетта бер-ике тапкыр гына күренеп китү җитми, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә активлык күрсәтергә кирәк. Узган атна ахырында ТР Студентлар лигасы...

Реклама

«Теләге булган һәр студентның бу премияне алу мөмкинлеге бар. Курыкмаска, үз-үзеңә ышанырга гына кирәк. Конкурсның бер авырлыгы да юк - тәкъдим ителгән номинацияләр арасыннан үзеңә туры килгәнен сайлап, гариза бирү генә сорала», - ди премиянең башкаручы директоры Элина Фирсова. Төп рольне шәхси портфолионың калынлыгы һәм эчтәлеге уйнаячак. Гаризалар 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе белән Студентлар лигасы сайтында танышырга мөмкин.
Оештыручыларның әйтүенчә, быел номинацияләр саны 18гә җиткерелгән. Мәсәлән, вузның студентлар үзидарәсе дә бүләккә дәгъва кыла ала. Конкурста теләге булган бөтен студент та катнаша ала, дидек тә бит, тик монда да бер кечкенә генә шарт бар - «койрык»лар булмаска тиеш. Сессиясен вакытында яба алмаучыларның, ни кызганыч, гариза бирергә хокуклары юк. Укымаган кешене ничек «ел студенты» дип атыйсың инде?!
Айгөл Габдрахманова (КМТТУ-КДТУ) узган елгы бәйге нәтиҗәләре буенча «Елның җәмәгать эшлеклесе» дип табылган иде. Бу уңышка ирешергә аңа университеттагы актив эшчәнлеге, «Сәләт» оешмасының вице-президенты булуы һәм Студентлар лигасы белән уртак проектларны гамәлгә куюы ярдәм иткән. «Эшеңне яратырга һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк», - дип, җиңү серләре белән уртаклашты Айгөл.
Студентлар ике сайлап алу турын үтәчәк. Җиңүчеләрне игълан итү 25 гыйнварда, ягъни студентлар көнендә булыр дип планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: