Шәһри Казан

Электрон акча янчыкларын тулыландыру җиңелләшә

Казанның транспорт картасы ярдәмендә республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендәге җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны электричкаларында түләү башкарырга мөмкин.

Реклама

«Транспорт картасы» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рамил Якупов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер Казанда пассажирларның 76 проценты транспорт картасыннан файдалана. «Башкалада 2008 елның июнь аенда «Электрон янчык» ташламалы категория гражданнарга, ягъни пенсионерларга таратылды. Бу яңалыкны башта Дәрвишләр бистәсе өлкәннәре кулланды. 2010 елның декабреннән транспорт карталары инде барлык пассажирлар өчен чыгарылды», - дип, тарихны яңартып үтте докладчы.
Бүген без пассажирларының 80-85 проценты транспорт картасы кулланучы Европа илләре күрсәткеченә якынлашып киләбез. Казанда 360 мең кеше җәмәгать транспортында «Электрон янчык»тан даими файдалана, шуның 132 меңе - пенсионерлар. Рамил Якупов сөйләгәнчә, ел ахырларына кадәр транспорт картасына акчаны Интернет аша да күчерү мөмкинлеге тудыру ниятләнелә. Тиздән картаны һәр агентлыкның терминалында тулыландырып булачак. Республика башкаласында, 2013 елның июненнән җәмәгать транспортында кәрәзле телефон аша да түләү технологиясе кертелде. Моның өчен, башта кәрәзле телефоныңа NFC җайланмасы урнаштырырга кирәк.
Транспорт картасын елга транспортында да гамәлгә кую планлаштырылган. Туристлык сезоны башлану уңаеннан, Казан Кремле, Зөя (Свияжск) һәм Болгар шәһәрлекләре күренешләре төшерелгән сувенир транспорт карталары әзерләнгән, алар апрель ахырларында сатуга чыгарылачак. Әлеге башлангычны мэр Илсур Метшин да хуплады. «Кешеләр, транспорт картасына төшерү өчен, апрель ахырына кадәр тарихи биналарны Интернет аша мэриягә тәкъдим итсеннәр», - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: