16+

Елгада йөзгәч, мунчага йөгерегез!

Җәйнең эссе көннәре башланды. Халык үзеннән-үзе елга һәм күл буйларына тартыла. Ләкин тиз генә чишенеп ташлап, суга сикерергә ашыкмагыз.

Елгада йөзгәч, мунчага йөгерегез!

Җәйнең эссе көннәре башланды. Халык үзеннән-үзе елга һәм күл буйларына тартыла. Ләкин тиз генә чишенеп ташлап, суга сикерергә ашыкмагыз.

Казанда муниципаль карамактагы «Локомотив», «Түбән Заречье», «Комсомольский», «Глубокое күле», «Зур Аккош күле» пляжлары файдаланыла. Тик аларның берсе дә әлегә рәсми рөхсәт алмаган.

– Тикшерү үткәргәннән соң, «Комсомольский» белән «Локомотив» комлыкларының санитар таләпләргә гомумән җавап бирмәве ачыкланды, – диде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Татарстанда 11 муниципаль пляж бар: бишесе – Казанда, калганнары Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән һәм Лаеш шәһәрләрендә. Марина Патяшина әйткәнчә, 18 июньгә Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге комлыкларга гына уңай санитар-эпидемиология бәяләмәсе бирелгән, ягъни бу комлыкларда су коенырга рөхсәт.

– Май аеннан башлап август ахырына кадәр коену чорында сулыклардагы су микробиологик күрсәткечләргә тикшерелә. Аена ике мәртәбә санитар-химик анализ ясала, ә ай саен суның паразит һәм вирус күрсәткечләре өйрәнелә. Ел дәвамында сулыклардан 3 мең проба алына. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикадагы сулыкларда су сыйфаты начарлану теркәлмәде. Санитар-химик күрсәткечләрдә стандартларга туры килмәгән матдәләр күләме – 7 процентны, ә микробиологик күрсәткечләрдә 4,5 процентны тәшкил итә. Паразитлар һәм вируслар анализы (күрсәткече) иминлек таләпләреннән читләшмәгән, – диде Марина Патяшитна.
– Казансу елгасында Ленин дамбасы тирәсендә су акмый, анда су коенырга ярыймы? – дип сорау бирдем.
– Эссе көннәр дәвамлы торганда, Казансу елгасы суы санитар таләпләргә җавап бирми башлый. Казансуда коенмау хәерле, комлыкта кызынырга гына була. Сулыкларда коенганда эчәк авырулары, төрле инфекция, гепатит А, холера, тиф йоктырырга мөмкин. Муниципаль комлыклардагы ком һәм елга яки күл суы тикшереп торыла. Санитар нормалар бозылса, кисәтү эленә, комлык ябыла. Рөхсәтсез урыннарда яки таныш булмаган җирләрдә су коенмаска кирәк, чөнки бу сәламәтлек өчен хәвефле, – дип җавап кайтарды Марина Патяшина.
Казансуда йөзгәннән соң, мунчага йөгерүең хәерле икән дип уйлап куйдым.
Кече күләмле көймәләр буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов кисәткәнчә, спиртлы эчемлек кулланып суга керергә, таныш булмаган урында суга баштүбән сикерергә ярамый.

Республикада узган ел 97 кеше сулыкларда батып үлгән. Шуларның 71е коену чорына туры килә, су биш баланы да корбан иткән. Быел инде җиде кеше суда батып үлгән.
Муниципаль комлыклар өчен «Матрос-коткаручы» программасы буенча 127 кеше әзерлек курслары узган.
– Сулыкларда билгене (буй) узып чыгарга ярамый. Елга уртасында хәлең бетсә, ашыгып, ярга йөзәргә кирәкми. Хәл бөтенләй бетәчәк, бер урында туктап, беркадәр хәл алырга һәм шуннан соң ярга таба йөзә башларга кирәк, – дип киңәш бирде Юрий Венедиктов.

«Батам!» – дип шаярып кычкыру тыелган. Шаяруың фаҗигагә китерүе ихтимал.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading