Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан халкына 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. «Дәүләтнең социаль сәясәт өстенлекләренең берсе булып, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту тора. Биредә төп максат - сәламәтлеге чикле булган кешеләргә тормышның барлык өлкәләрендә аларның социаль статусын торгызуда, физик, иҗади һәм интеллектуаль потенциалларын күтәрүдә мөмкинлекләр булдыру.
Бу һәркөнлек җентекле эш. Декада кысаларында - 10 көн аралыгында, алар белән конструктив диалог алып баруның никадәр мөһим икәнлеген, җәмәгатьчелеккә сәламәтлекләре чикле кешеләрнең тормышын яхшыртуда тәкъдимнәр һәм идеяләр белән чыгу кирәклеген күрсәтергә кирәк.
Без волонтерны һәм иганәчеләрне әлеге эштән читтә калмаска чакырабыз һәм әлеге кешеләргә изге гамәлләре белән шатлык-сөенеч китерүчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез!
Татарстанда хәзерге вакытта 316 мең 49 инвалид яши, аларның күпчелеге эшкә яраклы яшьтә. Шунлыктан әлеге кешеләргә эшле булуда ярдәм итү аларны тернәкләндерүдә төп индикаторларның берсе булып тора. Татарстанда инвалидларны эш белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә сакланып килә. 2016 елда гына да Эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан инвалид булган 1481 гражданин эшле булды.
Татарстан инвалидларының күп өлеше социаль ярдәм чарасы булып торган ярдәм - ай саен пенсияләренә өстәмә түләү, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалы субсидияләр ала. Ел саен без шундый чаралар күрсәтү механизмын камилләштерергә, сыйфатын яхшырта барырга тырышабыз.
Татарстан Республикасында тернәкләндерү һәм социаль адаптациядә хезмәтләр күрсәтүче дәүләт учреждениеләре челтәре эшләп килә. Бирегә физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 тернәкләндерү үзәге керә һәм биредә һәр елны шундый балаларның 40 процентына хезмәт күрсәтелә. Агымдагы елның 10 аенда гына да 5201 инвалид бала тернәкләндерү курслары узды.
«Уңайлы мохит» Федераль программасы республикада инде алтынчы ел эшләп килә. Аның уңай нәтиҗәләре күренә бара - бүгенге көндә инвалидлар куллана алырлык 5023 объект картада күрсәтелгән, димәк, актив тормышка тартылучылар саны да арта дигән сүз.
Бу көннәрдә без әлеге кешеләргә оптимизм һәм рухи ныклык телибез. Сәламәтлек, күңел җылылыгы һәм әйбәт кәеф юлдаш булсын! Якыннарыгызның игътибары һәм ихтирамы сезгә тормышта ярдәм итсен!», - диелә аның мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар