16+

Эш белән ялны дөрес итеп оештырабыз!

Көзге күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен, эш белән ялны дөрес оештырырга кирәк, дип киңәш бирә психологлар. Шуңа күрә тыгыз эш атнасыннан соң рәхәтләнеп ял итәргә дә була. Ә гаилә, дуслар белән кая барырга икән, дип баш ватучыларга "Шәһри Казан" газетасы сайты ярдәмгә килә.

Эш белән ялны дөрес итеп оештырабыз!

Көзге күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен, эш белән ялны дөрес оештырырга кирәк, дип киңәш бирә психологлар. Шуңа күрә тыгыз эш атнасыннан соң рәхәтләнеп ял итәргә дә була. Ә гаилә, дуслар белән кая барырга икән, дип баш ватучыларга "Шәһри Казан" газетасы сайты ярдәмгә килә.

Төрек хәйрия базары
Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы бүген «Балаларга бергәләп булышыйк!» хәйрия базары үткәрә. Әлеге акция Хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе белән берлектә оештырыла. Базарда теләгән һәркем тукыма, бизәнү әйберләре, пыяладан ясалган эшләнмәләр, сувенир, азык-төлек һәм эчемлекләр ала алачак. Хәйрия базарында катнашучылар арасында бүләк уйнату да каралган. Шулай ук «төркия авиалинияләре»ннән билет, Гёкдениз Карадениз автографы куелган «Рубин» футбол клубы продукциясе, чара партнерларыннан купоннар уйнатылачак.
Вакыты: 10:00
"Балалар авырларына башка караш" дип аталган семинар
"Према" үзәгендә ике көн дәвамында утыз еллык тәҗрибәле педиатр-неонатолог Сергей Никитин кызыклы семинар уздыра. Биредә сез балалар сәламәтлегенә кагылышлы күп кенә сорауларыгызга җавап таба аласыз.
Вакыты: 10.00-19.00
OPEN SPACE MARKET
Ял көннәрендә Казан Ипподромында узачак кызыклы һәм файдалы чарага килми калмагыз. Биредә Россиянең яшь һәм өметле дизайнерлары үзләренең көзге-кышкы коллекцияләрен тәкъдим итә. Моннан тыш, кунакларны музыка, лекцияләр, мастер-класслар, бәйгеләр һәм бүләкләр дә көтә.
Вакыты: 12.00-20.00
Хоккей
Бүген Татнефть Аренада "Ак Барс" (Казан) - «Куньлунь Ред Стар» (Пекин) командалары очраша.
Вакыты: 17.00
Salsa-Party
Һәр атнаның шимбәсендә сез "Циферблат"та Salsa-Party дөньясына чума аласыз. Программада дәртле латин-америка биюләре: сальса, бачата, кизомба, зук, реггетон, меренге, ча-ча, сон, семба каралган.
Вакыты: 22.30
Театр һәм концерт залларында
Әлеге чаралардан тыш, башкаланың театр һәм концерт заллары да тамашачыларны үзләренә чакыра. Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Эх, алмагачлары!" комедиясе, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә сәгать 17.00дә "Исәнме, улым" драмасы, зур сәхнәдә сәгать 18.00 дә "Банкрот" комедиясе күрсәтелә. Ә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Беренче канал"ның популяр тапшыруында катнашучыларның "Голос. Дети" концерты (вакыты: 18.00) уза. М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры "Лебединое озеро" балеты (вакыты: 18.00), Яшь тамашачылар театры "Свадьба генерала" (вакыты: 18.30) комедиясен тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading