Кулланучылар җәмгыяте бурычлар билгели
Үткәннең яхшысын алырга да аны киләчәккә ярашлы итеп һәм яңа технологияләр өстәп эшләргә генә кирәк. Республикада кулланучылар җәмгыяте ашханәләр системасын торгызырга тели.
Элеккечә авыл халкына көндәлек хезмәтләр күрсәтүне оештырганда да әйбәт булыр иде. Кибет белән хәзерләү пунктын берләштереп эшләү дә отышлы булачак. 90нчы елларга кадәр уңышлы эшләп килгән Татпотребсоюз чынлап торып әле дә аякка баса алмый. Аның бүгенге эше канәгатьләнерлек дип кенә бәяләнде.
Татпотребсоюз рәисе Рашат Шәймәрданов сүзләренчә, Әлки, Әтнә, Лаеш, Яңа Чишмә районнарында кооперативлар уңышлы эшләп килә. Хәзерләү юнәлешенә тукталып, ул сөт сатып алу буенча Әлмәт, Балтач, Чирмешән, Тәтеш районнарында эш начар оештырылуын билгеләп үтте.
Яшелчә саклау урыннары булмаган кулланучылар җәмгыятьләренә хуҗалыклар белән килешү төзеп эшләргә өндәде. Базга куелган яшелчәләрне язга ярминкәләрдә сатарга була, авыл кешесенә дә, кооператорларга да файдалы бу, хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар, күңел биреп эшләргә генә кирәк, диде Рашат Шәймәрданов.
Җитештерү юнәлешен алганда, узган ел предприятиеләр 1 млрд 693 млн сумлык продукция җитештергән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 10 процент үсеш булса да, кайбер районнарда җитештерүнең күләме дә артмаган, сыйфаты да яхшырмаган. Берише хәтта тагын да начаррак эшләп, ассортиментын да киметкән. Безгә халыкка аеруча кирәк булган продукция җитештерергә кирәк, дигән фикердә тора идарә рәисе.
– Халыкка көндәлек хезмәт күрсәтүне оештыру юк, аның турында бик аз сөйлибез. Министрлык бетерелгәч, көндәлек хезмәт күрсәтү белән беркем шөгыльләнми, безгә аны үз кулыбызга алу зарур, – ди ул.
Үткән елны уртача алганда бер авыл кешесенә 12,6 мең сумлык товар сатылган. Кайбычта ул 34,4 меңне тәшкил итә. Ә Балтачта нибары – 4,4 мең сум. Бу тармак безнең эшнең иң авырткан урыны, ди Шәймәрданов.
Җәмәгатьчелек туклануындагы эш юнәлешен дә камилләштерергә кирәк. Тәтеш, Кайбыч, Апас, Бөгелмәнең үз рестораннары бар. Бөгелмәдә ипи пешерү цехы үзе җитештергән товарны үз кибетенә куя, көненә 30 мең сумлык продукция сатыла икән. Буа кооператорлары ярминкәләрдә 35 мең сумлык товар сатып кайтып китә.
“Актаныш” кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе Фарил Нургалиев чыгышында берничә проблеманы искә алып үтте.
– Спиртлы эчемлекләр сатыла торган кибетләрдә ЕГАИС онлайн касса аппаратын тоту өчен 20 мең сум кирәк. Аннары авылда интернет та начар эшли. Халык саны аз булган авылларда касса аппаратларыннан башка гына сатарга рөхсәт бирелсен иде. Югыйсә сатудан кергән бөтен акча шул касса апаратын тотуга гына китә, – диде ул.
Идарә утырышында катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татпотребсоюз эшчәнлегендә үсеш күзәтелсә дә, аны канәгатьләнерлек итеп кенә бәяләргә була, дип белдерде. Идарә алдагы биш еллык планына кооперация үсеше өчен елына 700 млн сум инвестиция кертергә тиеш дигән максат куйган.
– Бу бик аз сумма, сез амбицияле максатлар куярга, кимендә ул 5 млдр сум булырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов. – Эшче төркем төзеп, алар районнарның үзенчәлеген искә алып, кайсы кооператив нинди юнәлештә, нинди ресурслар нигезендә үсәргә тиешлеген хәл итәргә тиешләр.
Кооперативларны ул электрон биржа мәйданчыгы сатуларында да катнашырга чакырды. Аның сүзләренчә, Бөгелмәдә мәктәпкә кәбестәне бер шәхси эшмәкәр кг ын 35 сумга бирә. Кама Тамагында балалар бакчасына бәрәңгене кг ын 25 сумга алалар. Кооператив та, авыл хуҗалыгы предприятиесе дә түгел, ә шәхси эшмәкәр эшли алар белән. Ни өчен бу эшкә кооперативлар да кушылмый, диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исә үзенең чыгышында Татпотребсоюз эшчәнлеге үстерү өчен эш төркеме булдырып, юл картасын эшләү максаты тора, дип билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан: Татарстан кулланучылар берлеге советы рәисе итеп Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазифасында эшли башлаган Марат Әхмәтов урынына авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров сайланды.
Фото: tatarstan.ru
Комментарийлар