16+

Эшле дә булмагаең...

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә 11-12 апрель көннәрендә туристлык һәм спорт өлкәсенә кагылышлы «KITS-2014» дигән халыкара күргәзмә эшләячәк.

Эшле дә булмагаең...

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә 11-12 апрель көннәрендә туристлык һәм спорт өлкәсенә кагылышлы «KITS-2014» дигән халыкара күргәзмә эшләячәк.

«Татмедиа» агентлыгында узган брифингта бу хәбәрне Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова ирештерде. Чарада Россия төбәкләре, БДБ илләре һәм Венгрия, Малайзия фирмалары катнашачак. Туристлык тармагында алгарыш кичерүче Татарстан экспозициясе зур урынны алып торачак. Күргәзмәдә Кырым Республикасы туроператорларына урын түрдән биреләчәк. «Кырымда яхшы шифаханәләр бик күп. Табигате үзе үк кеше сәламәтлеген ныгыта. Татарстан белән Кырым республикалары арасында туристлык хезмәттәшлеге дә урнаштырылачак», - диде Екатерина Барабанова.
Хәзер авыл туристлыгы җанлану кичерә. Республикада 15 фермер шушы юнәлештә эшчәнлек җәелдерергә теләк белдергән. «Кайбер фермерлар мәсьәләгә җиңелчә карый әле. Кәҗә күрсәтеп кенә эш бармый бит. Фермерлык хуҗалыкларының кайсыларында туристлар өчен аерым бәдрәфләр, кулларны юу шартлары да юк. Санитар таләпләр катгый үтәлергә тиеш. Туристлар авырып китсә, начар хәбәр таралачак», - диде комитет вәкиле. Күргәзмә кысаларындагы семинарда авыл туристлыгы үсеш алган Беларусьның әйдәүче эксперты Валерия Клицунованың лекциясе безнең фермерларга, һичшиксез, файдалы булачак.
«KITS-2014» экспозициясе көннәрендә турфирмаларга һәм кунакханәләргә эшкә урнашырга теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе дә эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading