16+

Эшләгән эш күренә

Бүген шәһәр сырхауханәләрендәге шартлар көннән-көн күзгә күренеп яхшыра бара. Бу сүзләрне күптән түгел генә ремонт эшләре төгәлләнгән 7 нче балалар клиник хастаханәсен карарга баргач, Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

Эшләгән эш күренә

Бүген шәһәр сырхауханәләрендәге шартлар көннән-көн күзгә күренеп яхшыра бара. Бу сүзләрне күптән түгел генә ремонт эшләре төгәлләнгән 7 нче балалар клиник хастаханәсен карарга баргач, Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

Чыннан да, әле моннан берничә еллар элек кенә сәламәтлек саклау учреждениеләренең күпчелеге ремонт таләп итә, ә аны башкарып чыгу шәһәр бюджеты өчен күтәрә алмаслык йөк сыман иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм кайбер депутатларның тырышлыгы белән әлеге мәсьәлә әкренләп хәл ителде дияргә була.
Айдаров урамында урнашкан 7 нче балалар хастаханәсе инде 1970 елда сафка бастырылган булуга карамастан, 2010 елга кадәр бер тапкыр да ремонт күрмәгән дисәң дә була. Дөрес, 2008 елда хастаханәнең стационар өлешенә капиталь ремонт ясау өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн сум акча күчерелгән булган, ләкин ул барлык проблемаларны да хәл итәргә җитмәгән. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, артыннан йөреп, Президент аркылы республика бюджетыннан ремонт өчен 45 млн сум акча күчертүгә ирешкән. Әлеге акчага стационарга капиталь ремонт эшләнгән, Челюскин урамында урнашкан беренче сырхауханә бүлегендә төзекләндерү эшләре башкарылган, яңа җиһазлар һәм медицина кирәк-яраклары сатып алынган.
- Элеккеге белән чагыштырганда җир белән күк арасы бит монда, - диде шәһәр башлыгы сырхауханә ишегеннән килеп керешкә. - Ремонттан соң яктырып, күпкә матураеп киткән.
Сырхауханәгә килеп керүгә табибка язылу өчен махсус терминал куелган. Биредә эшләүче хезмәткәрләр әйтүенчә, электрон чиратка язылу мөмкинлеге аларның эшен күпкә җиңеләйткән, табибка күренергә килүчеләрнең дә 97 проценты терминал аша язылуны өстенрәк күрә икән.
Баш табиб урынбасары Наталья Дружинина әйтүенчә, 7 нче хастаханә республикада иң көчле аллергология һәм пульмонология үзәге булып санала. Шулай ук ул аллергия белән авыручы балаларның саны көннән-көн арта баруын да ассызыклап үтте.
- Ләкин бездәге заманча җиһазлар авыруны башлангыч чорында ук ачыклау мөмкинлеге бирә. Авыруны никадәр алданрак дәваларга керешсәң, шулкадәр яхшырак бит, - диде ул. - Бездәге галокомплекс дип аталган дәвалау курсы да бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Мондый тоз белән дәвалау кабинетлары республикада бары тик безнең сырхауханәдә генә.
- Әгәр гаиләдә аш өстәлендә шифалы су урынына «Кока-Кола» һәм чипсылар торса, бернинди дә медицина ярдәм итә алмый. Иң мөһиме - сәламәт яшәү рәвеше, - диде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading