16+

Эшләсәң – юк, эшләмәсәң – бар

10 мая 2019, 07:30
2094
0
0
Уку өчен 2 минут

Россия тарихындагы төрледән-төрле реформаларны санап бетергесез. Мәгариф, финанс, бухгалтерия һәм пенсия өлкәләрендә «көн саен реформа» дисәк, һич ялгышу булмас.

Эшләсәң – юк, эшләмәсәң – бар

Россия тарихындагы төрледән-төрле реформаларны санап бетергесез. Мәгариф, финанс, бухгалтерия һәм пенсия өлкәләрендә «көн саен реформа» дисәк, һич ялгышу булмас.

Быелның 1 апреленнән 49нчы Федераль закон нигезендә, пенсиягә социаль өстәмә түләүләр күләмен хисаплау механизмы үзгәртелде.

Игътибар: бу үзгәреш, фәкать, эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. Россия Пенсия фондына килергә һәм гаризалар язарга кирәкми. Өстәмә түләүләргә яңача исәп-хисап, гаризасыз гына ясала һәм яңача түләү инде май аенда ук башкарылачак.

– Пенсиягә һәм ай саен бирелә торган акчалата өстәмә түләүләргә индексация пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып үткәрелә. Башта пенсионерның гомүм керемнәре яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрелә, шуннан соң пенсиягә индексация ясала һәм социаль түләүләр өстәлә. Яңача хисаплау быелның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре индексацияләнгәннәргә дә кагыла,-диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова.

Татарстанда 80 меңгә якын кеше 5464,90 сум пенсия ала. Федераль закон таләп иткәнчә, пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел. Татарстанда 2019 елга пенсионерның яшәү минимумы 8232 сум күләмендә билгеләнгән.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ангелина Беляева аңлатканча, пенсионерның гомүм керемен: пенсия+ бер мәртәбә акчалата өстәмә түләү+ федераль социаль өстәмә түләүләр тәшкил итә. Моңа кадәр түләүләргә индексация пенсионерның яшәү минимумын хисапка алмыйча гына башкарылган булган. Индексация нәтиҗәсендә пенсия беркадәр күтәрелгән, ләкин социаль өстәмә түләүләр яшәү минимумы күрсәткеченә кадәр киметелгән. Шул сәбәпле, пенсионерның керемнәре индексация ясалган очракларда да сизелерлек яхшырмаган. Быелның 1 апреленнән гамәлгә кергән 49нчы Федераль закон нигезендә, моннан ары пенсиягә һәм бер мәртәбә акчалата өстәмә түләүгә индексация ясаганда федераль социаль өстәмә түләү күләме киметелмәячәк.
Йомгаклап, янә искәртәбез: пенсиягә социаль өстәмә түләүләр күләмен яңача хисаплау эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading