16+

Эшмәкәрләргә грантлар бүленәчәк

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм буенча, 2011-2013 елларга исәпләнелгән республика программасы гамәлдә.

Эшмәкәрләргә грантлар бүленәчәк

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм буенча, 2011-2013 елларга исәпләнелгән республика программасы гамәлдә.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә эшкуарларга бирелүче дәүләт субсидияләре турында сүз барды. Республиканың икътисад министры урынбасары - эшкуарлыкка ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин һәм Республика эшкуарлыкка ярдәм үзәге директоры Артем Наумов быелга билгеләнгән субсидияләргә гаризалар кабул итү инде 30 октябрьдә үк туктатылганлыгын белдерде, чөнки быелгы тиешле акча бүленеп беткән. «Казан эшкуарларыннан 200дән артык гариза керде, шуның 150се канәгатьләндерелде. Республика күләмендә 742 эшкуарга лизинг грант тапшырылачак. Быел кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм чараларына 2 миллиард 600 миллион сум акча билгеләнелгән иде», - диде Рөстәм Сибгатуллин.
Дәүләттән субсидия алырга теләүче эшкуарлар саны елдан-ел арта бара. «Икътисади яктан нык булуыбызга ишарә ясап, Мәскәү Татарстандагы эшкуарлыкка акча бирергә бик үк атлыгып тормый», - ди Артем Наумов. Әмма кече һәм урта предприятиеләр ярдәмсез калмаячак.
Эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә 2016 елга кадәр исәпләнелгән республика программасы әзерләнелә. Ул башта декабрь аенда Казанда узачак эшкуарларның республика форумы каравына чыгарылачак.
Рөстәм Сибгатуллин: «Дәүләттән бирелүче субсидияләрне кире түлисе түгел. Ләкин акчаларның нинди максатларда файдаланылганлыгы, кече предприятиенең эшчәнлеге тикшерелә», - дип искәртте.
Быел субсидия ала алмаган кече һәм урта предприятиеләр, шулай ук эш башларга теләүчеләр киләсе елда бүленәчәк грантларга (субсидияләргә) гариза кертергә хокуклы. Авыл хуҗалыгы тармагына караган бизнес-планнарга өстенлек биреләчәк. Төзелеш, продукция җитештерү, хезмәт күрсәтү кебек эшчәнлекләр дә игътибарга алына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading