Шәһри Казан

Этләр һаман этлектә

Шәһәр хакимияте быел хуҗасыз этләрне, мәчеләрне аулау һәм питомникта асрау чараларына 12 миллион сум акча бүләчәк. Шушы эшләргә алдагы 3 елда 36 миллион сум тоту ниятләнелә.

Реклама

Хуҗасыз җәнлекләрне аулау, вакцина кадау һәм стерилизация үткәрү чараларының 60-70 процент күләмен июль аенда узачак Универсиадага кадәр башкару бурычы йөкләнгән. Шәһәр территориясендәге хуҗасыз җәнлекләр саны 20 процентка киметеләчәк. Бу эт тешләү очракларын 30 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Авыру һәм үтә ерткыч җәнлекләр «йоклатылачак».
Узган ел Казанда 4 кешене котыру авырулы этләр тешләде. Константиновка, Тынычлык (Мирный) бистәләрендә һәм Мәскәү районының бер өлешендә карантин игълан ителгән иде.
Роспотребнадзор белгече Эльвира Миролюбова сүзләренә караганда, узган ел башкалада 4 мең кеше, эт тешләү сәбәпле, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. «Хуҗасыз җәнлекләрне аулау хезмәте» (СОБЖ) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең җитәкчесе Рөстәм Нуруллин сөйләгәнчә, 1 мең эт ел дәвамында 16 меңгә кадәр үрчергә мөмкин. Ана эт елына ике мәртәбә 6-10 көчек китерә, ә көчек 6-8 ай үсүгә, үзе «бәби» ташый башлый. «Шуның өчен хуҗасыз җәнлекләргә карата чараларны һич тә өзәргә ярамый, ул даимилек таләп итә торган эш», - ди Рөстәм Нуруллин. Тик, хуҗасыз җәнлекләрне аулап, вакцина кадау һәм стерилизация үткәрү буенча быелга муниципаль килешү әлегә кабул ителмәгән. Тендерда җиңгән предприятие апрель ахырында яки май башында гына эшкә керешү хокукы алачак. Анда инде Универсиадага да күп калмый. Кәгазь эшләрен хәл итеп бетергәнче, Казан урамнарындагы этләр үрчеми торсын һәм тешли генә күрмәсен дип теләргә кала. Ветеринария табиблары ерткыч җәнлекләрнең яз айларында тагын да уссаллануын кисәтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: