16+

Евросоюз һәм Америка оешмалары белән эшләүдә кыенлык­ларыбыз бар, әмма барысы да начар түгел

2015 елда 26 илнең җитештерүчеләре, эре оешмалары тарафыннан Татарстанга 812 миллион доллар күләмендә инвестиция кертелгән.

Евросоюз һәм Америка оешмалары белән эшләүдә кыенлык­ларыбыз бар, әмма барысы да начар түгел

2015 елда 26 илнең җитештерүчеләре, эре оешмалары тарафыннан Татарстанга 812 миллион доллар күләмендә инвестиция кертелгән.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының еллык коллегиясендә акча өләштеләр. Кемгәдер - биш мең сум, кемгәдер - йөз доллар, ә менә миңа 100 евро эләкте. Хәзерге курс буенча исәпләп чыгарсак, 8500 сум дигән сүз.

Агентлыкның җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, чит ил инвесторларын (үз акчасын ниндидер эшкә кертеп, шуннан табыш алучы кеше. - Авт.) Татарстанда үз эшләрен җәелдерү, ягъни инвестицияләр кертергә күндерү - бик катлаулы эш. Җәлеп итүдән бигрәк, тотып калдыру кыенрак, ди ул. Әйтик, Татарстанга килеп төпләнгәнче, чит илнең бер проект вәкилләре белән 37 очрашу үткәрелгән: дүрт тапкыр - Татарстан Президенты, биш тапкыр - республиканың Премьер-министры, 28 тапкыр (!) Талия Миңнуллина һәм башка төрле министрлыклар катнашында. Бер проектны тормышка ашыру өчен барлык якларның бердәм эшләве сорала.

2015 елда 26 илнең җитештерүчеләре, эре оешмалары тарафыннан Татарстанга 812 миллион доллар күләмендә инвестиция кертелгән (көненә ике миллион доллар дигән сүз). 2014 ел белән чагыштырганда, бу - 1,5 тапкыр күбрәк. Акчаның күпчелек өлешен «Алабуга» махсус икътисади зонасы тартып китерә, былтыр да анда җитештерү комплекслары шактый ачылды. Бүгенге кыен икътисади шартларда мондый инвестицияләрнең әһәмияте бермә‑бер арта.

Быел Татарстанга кунакка 24 ил вәкилләре килергә җыена, инвестицион үсеш агентлыгы аларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алырга инде әзерләнә дә башлаган. Республика җитәкчеләре Азия тарафларына да күз ата хәзер, Кытайда агентлыкның вәкиллеге дә ачылган.

2015 елда инвестицион үсеш агентлыгы муниципалитетлар белән элемтәне көчәйткән. Талия Миңнуллина сөйләвенчә, читтән акчалар җәлеп итүдә район башлыкларыннан да күп нәрсә тора.
Сөенечле саннар белән беррәттән Миңнуллина үз чыгышында татарча җөмләләр кыстыргалап алуы белән дә сөендерде. Берсендә «Хезмәте каты - җимеше татлы» дигән мәкальне телгә алды, ә чыгышын Минтимер Шәймиевнең легендар «Без булдырабыз! Без бергә!» җөмләләре белән тәмамлады. Татарчасы өчен Миңнуллинаны коллегиядә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мактап та алды.

Казан шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сүзләренчә, башкалада инвестицияләр җәлеп итү өчен, барлык шартлар тудырылган. Югыйсә, ун ел элек кенә читтән килгән дәрәҗәле кунакларны урнаштырырлык юньле‑башлы кунакханәләр бармак белән генә санарлык булган.

Ә хәзер вазгыять тамырдан үзгәреп, Казан, кунакханәләрдәге хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча, дөньяда 42 нче урында тора. Аэропорт та әнә ничек ямьләнеп китте. Соңгы ун елда Татарстан башкаласына килүче туристлар саны дүрт тапкырга арткан - 500 меңнән 2,1 миллионга кадәр.

- Иске Татар бистәсендә эшкуарлар ярдәме белән күп кенә тарихи биналар торгызылды. Ярты ел элек ачылып, бүген республика буенча алты сату ноктасы булган «Түбәтәй» милли фаст‑фуд челтәре дә бер уңайдан гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән. 2016 елга үз алдыбызга Казанга акча кертүчеләр инвесторларга административ киртәләрнең нәрсә икәнлеген бөтенләй оныттыру бурычын куйдык, - дип сөйләде Иван Кузнецов.

Үзебез дә күреп торабыз ич, чит илләрдәге эре оешмаларның, җитештерүчеләрнең Казан белән дуслыгы көчәя бара. Әле күптән түгел генә башкалабызда төзелеш материаллары сатыла торган «Леруа Мерлен» гипермаркетының инде икенче кибете ачылды. Дүрт миллиард сумлык шоколад фабрикасы төзелеп килә, бер миллиард сумга «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексында океанариум, ә Сибгат Хәким урамында әзәрбайҗан оешмасы тарафыннан дүрт йолдызлы кунакханә сафка бастырылачак.

«3М Россия» ябык акционерлык җәмгыяте вәкиле Петр Коротков әйтүенчә, Татарстанда административ киртәләр проблемасы бөтенләй сизелми, барлык сораулар төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә тиз хәл ителә.

- Россия белән Татарстанга килгән чит ил капиталы ­Россия бизнесына әйләнеп, яңа технологияләр алып килә. Мондагы чит ил җитештерүчеләрен тәэмин итә торган җирле заводларның да үсеш тизлеге арта, - диде ул.

Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе рәисе Сергей Беляков әйтүенчә, әйдәп баручы өлкәләр турында гына сөйлисе килә, әмма соңгы елларда алар үзгәрми. Алай гына да түгел, лидерлар белән аутсайдерлар арасында упкын зурая гына бара.

- Моңардан аутсайдерлар гына түгел, инвестицияләр каймагын сөзә торган лидерлар да зыян күрә. Эшкуарлар Россияне инвестицион яктан гомуми рәвештә бәяләгәндә, хәлләрнең ул кадәр мактанырлык түгеллеген күрә. Татарстандагы шартлар илдәге шартлардан аерыла, республика инвесторларга саллы ташламалар тәкъдим итә, - дип сөйләде Сергей Беляков.

Рөстәм Миңнеханов та инвестицияләр җәлеп итүнең җиңел эш түгеллеген әйтте. Монда сабырлык һәм аралашу кирәк. 2005 елда - Казанның меңьеллыгын, 2013 елда - Универсиаданы, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хисабына Казанның инфраструктурасы күзгә күренеп үзгәрде, безне дөньяда күбрәк белә башладылар.

- Евросоюз һәм Америка оешмалары белән эшләүдә кыенлык­ларыбыз бар, әмма барысы да начар түгел. Ираннан санкцияләр алынды, аның белән тыгызрак эшләргә кирәк, мөмкинлекләре бик зур бит.
Бүген һәр районда үзен хөрмәт иткән хакимият башлыгы кызык­лы проектлар булдыру, эшкуарлык климатын яхшырту буенча эш алып бара. Дөрес, кайдадыр акча җитми, инфраструктура белән кыенлык туадыр, әмма иң мөһиме - теләк бар. Без район башлыкларының кече һәм урта эшмәкәрлеккә мөнәсәбәтен үзгәртә алдык, бу - зур казаныш. Бизнес өчен уңай шартлар тудырып кына калмыйча, проектның уңышлы булуы өчен дә тырышырга тиешбез, - диде Татарстан Президенты.

PS. Югарыда язылган, ягъни миңа эләккән евро белән долларга әйләнеп кайтсак... Ни кызганыч, кибеткә кереп, аңа берни дә алып булмый. Хикмәт менә нәрсәдә: коллегиядә катнашучыларны бүлеп утырттылар. Дәрәҗәлерәк кешеләрне - биш мең сумлык зонага, кемнедер - доллар зонасына. Ә менә журналистларга евро эләкте...



Динар Хәмидуллин коллажы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading