16+

Фатир сатканда яки алганда ничек алданмаска? (Күчемсез милек агенты КИҢӘШЛӘРЕ)

Фатир сатканда яки алганда ничек алданмаска? (Күчемсез милек агенты КИҢӘШЛӘРЕ)

Редакциягә: «Фатир сатып алам яки сатам, ничек алданмаска икән? Кая мөрәҗәгать итәргә?» - дип сорап шалтыратучылар шактый. Укучыларыбызны борчыган сорауларга күчемсез милек агенты Алсу МӨХӘММӘТҖАНОВА җавап бирде. Алсу Мөхәммәтҗанова фатир алганда иң еш очрый торган биш төр алдау­ны аерып күрсәтте.


Фатир бәясен киметеп күрсәтү

Бер кеше икенчесенә торагын сатканда, салымнардан котылу өчен, фатир бәясен арзанайтып күрсәтә. Гади генә аңлатканда, фатирның ике бәясе бар: берсе - базар бәясе, икенчесе - техник инвентаризация бюросы (БТИ) бәяләгән сумма. Сатып-алу килешүен рәсмиләштергәндә, торакның еш кына БТИ суммасын күрсәтергә тырышалар. Бу бер яктан, яңа хуҗа өчен торакны үз исеменә рәсмиләштергәндә, дәүләт теркәве узганда азрак чыгымнар таләп итә. Шулай ук сатучыга да зур суммадагы салымнардан котылыр­га булыша (әгәр фатир биш елдан азрак хуҗаның милке булып исәпләнсә, ул торагын саткан керемнән салым түләргә тиеш, фатирны арзанрак бәягә саткан саен, салымы да арзанрак булачак). Кыскасы, сатып алучы фатирның тулы бәясен түләсә дә, килешүдә арзанрак сумма күрсәтелә. Шулай да булсын, ди. Ике як та канәгать калганда, бу әллә ни проблема тудырмый. Тик фатир сатучылар арасында акчаларны алгач, ниндидер сәбәпләр табып, килешү дөрес булмады, дип, судка бирүчеләр очрый. Еш кына, суд карары нигезендә, сатучыга торагы кире кайтарыла, ә сатып алучыга килешүдә күрсәтелгән акчаларны гына бирергә, дип хәл ителә. «Шуңа да төгәл, һәр нюанслар күрсәтелгән, дөрес килешү төзү мөһим», - ди күчемсез милек агенты Алсу Мөхәммәтҗанова. Бу очракта ул сатып алучы белән фатир хуҗасы арасында эксклюзив килешү төзергә тәкъдим итә.

- Бу килешү торак базарында яңалык түгел. Көнбатыш илләрендә бөтен күчемсез милек тә шул рәвешле сатыла. Бу ничек башкарыла соң? Фатирын сатучы күчемсез милек агентлыгына килеп, торагын сату турында килешү төзи, бу хезмәт өчен билгеләнгән сумманы түли һәм сабыр гына көтә. Мондый килешү вакытында объектны сатарга алынган агентлык бу эш белән максатчан шөгыльләнәчәк. Статистика буенча, эксклюзив килешү нигезендә фатирлар күпкә тизрәк сатыла. Сатып алучы өчен дә бу күпкә ышанычлы. Чөнки эксклюзив килешү нигезендә сатылган фатирларның барысының да милекчеләре бар, - ди Алсу Мөхәммәтҗанова.


Кызганыч, бездә халык моны аңлап бетерми. Кеше, торагы тизрәк сатылыр дип, берничә агентлыкка берьюлы мөрәҗәгать итә. Янәсе, күбрәк реклама булган саен, торак белән кызыксынучылар да артачак. Күпләр торакны сату белән махсус шөгыльләнгән аерым риэлтор ялларга теләми. Нәтиҗәдә, фатирлар күп, нәкъ сезнекен генә аерып күрсәтүче юк, торак базарында сезнең фатир айлар дәвамында да сатылмаска мөмкин. Сатып алучы да югалып кала, чын сатучы белән ялганын аеру авырлаша.

Фатирын сатса да,­ милекче пропискадан төшми

Фатир хуҗасы фатирын саткач та, вакытлыча теркәлеп торам, күченергә урын юк, дип хәйләләргә мөмкин. Мондый очракларда суд, еш кына, торакның беренче хуҗасы яклы булып чыга. Акчаларны сатып алучыга кире кайтарырга дигән карар кабул ителә. Тик менә фатир милекчесе ул акчаларны тотып бетергән булып чыга. Бу вакытта суд акчаны өлешләп кайтару турында карар чыгара. Менә шулай кәкре каенга терәтүләре бар: фатир да юк, акчалар да еллар дәвамында аз-азлап кына кайтарылачак.

Мондый очракта безнең белгеч сатып алыначак фатирны юридик яктан тикшерергә кирәклеген искәртә.

- фатирны икенчел торак базарында сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Торакка арест салынмаганмы, ул залог буларак куелмаганмы икәнен тикшерергә кирәк. Моны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына гариза тапшырып белергә була, - ди Алсу Мөхәммәтҗанова.

Бер фатирны берьюлы берничә кешегә сату

Фатир алганда алдаланган укучыбыз Салих абый редакциягә шалтыраткан иде.
- «Авито. ру» сайтыннан үзебезгә ошаган фатирны сайлап сатып алдык. Башта торакны берничә мәртәбә карап кайттык. Бер бүлмәле фатир ­1 800 000 сум тора. Барысын да рәсмиләштердек, документлар, ачкычлары да кулда. Тик күченәбез дигәндә генә, фатирда икенче бер гаилә яши булып чыкты. Баксаң, хуҗа кеше фатирны икебезгә дә саткан. Акчаны икебездән дә алган. Документларның күчерелмәсен ясап, икебезгә дә тоттырган, - дип сөйләде Салих абый.

Мондый очракта, гадәттә, фатир хуҗасы эзсез югала. Шуңа да, кагыйдә буенча, беренче булып торакны кем үз исеменә теркәргә өлгерә - шул фатир хуҗасы булып таныла.

Хосусыйлаштырылмаган фатир

Фатир хуҗасына торакны озак вакытка алып торырга дип мөрәҗәгать итәләр. Аренда килешүе төзү өчен, фатир хуҗасының паспортын сорыйлар. Мошенниклар кешенең беркатлылыгыннан файдаланып, хосусыйлаштырылмаган фатирны үз исеменә рәсмиләштереп куя.

Ялган документлар куллану

Мошенниклар, еш кына, ялган сатып алу килешүе төзи. Вакытлыча фатир алып торган мошенниклар, ялган документлар ясатып, торакны сата, хәйлә юлы белән акчаларны алганнан соң, юкка чыга. Сатып алучы фатирны рәсмиләштерә башлагач, аның бөтенләй икенче кеше исемендә булуын, килешү ялган документлар нигезендә төзелгәнен ачыклый. Бу очракта Алсу Мөхәммәтҗанова, риэлторлар, күчемсез милек агентлары белән эшләү кулайрак, ди.

- Фатирны сатып алганда юриспруденция, банк эшчәнлеге, ипотека программалары, маркетинг өлкәсен дә яхшы белергә кирәк. Бөтен кеше дә боларны аңлап бетермәскә мөмкин. Шуңа да яхшы риэлтор, агент табу фатир сатып алу эшен күпкә җиңеләйтә. Ул фатирны Рос­реестр аша юридик яктан да тикшертә, документларның законлы булуын карый. Ышанычлы агентлыкта ялланган риэлторлар барысын да тикшереп, сатучы мәнфәгатьләрен кайгыртып, законлы рәвештә эшли, - ди агент.

Яхшы риэлтор табу - бәхет эше. Хәзер бу төр хезмәт күрсәтүчеләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман артып тора. Риэлторның тәҗрибәле, белемле булуыннан күп нәрсә тора. Кызганыч, «кара риэлторлар» бу төр хезмәт күрсәтүчеләрнең дәрәҗәсен төшерә, аларга карата ышанычны киметә. «Алдакчылар кулына эләкмәс өчен, игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Бары сыналган, уңай бәяләмәләре булган агентлыклар сайларга киңәш ителә. Гадәттә, риэлтор хезмәте өчен бары эш нәтиҗәсенә карап кына түләү каралган. Әгәр агентлык эше өчен алдан һәм зур суммада акча сорый икән, шикләнерлек урын бар. Фатир сатып алганда ашыгырга, уйламыйча эш итәргә ярамый. Җиде кат үлчәп, бер кат кына кисәргә кирәк», - ди Алсу Мөхәммәтҗанова.

Ничек сатып алырга?

Фатирны кем сата, ул шул кеше исеменә рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Моны тикшереп карау өчен республика теркәү палатасыннан белешмә алырга, сатучыдан милеккә ия булу таныклыгын сорарга курыкмагыз. Шулай ук йортның техник паспортыннан фатирга үзгәрешләр законлы рәвештә кертелгәнме икәнен дә тикшерергә кирәк. Әгәр торак сатучының милке булып саналмый икән, анда фатирны сатарга рөхсәт биргән, нотариус белән расланган ышанычнамә булыр­га тиеш.

Әгәр фатирның милекчесе ике кеше икән, әйтик, ир һәм хатын, алар торакны өйләнешкән вакытта сатып алган очракта, аерылышсалар да, ул аларның уртак милке булып кала. Димәк, сатканда да берсе икенчесенең рөхсәтеннән башка сата алмый дигән сүз. Шуңа да бу рөхсәт кәгазен сорарга кыенсынмагыз.

Берничә тапкыр сатылган фатирлар белән кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Әйтик, бу очракта шушы фатирда кемнәр яшәгәнлеген, теркәлгән кешеләр исемлеген барлау авырлаша. Моны күпмедер дәрәҗәдә «йорт кенәгәсеннән өземтә (выписка)» (№ 9 формасы) һәм «кайбер категория гражданнарны теркәлүдән төшерү» (№ 12 формасы) белешмәләре аша ачыкларга була. Сез сайлаган фатирда балигъ булмаган балалар теркәлмәгәнме икәне белән дә кызыксыныгыз. Фатир сатучы балигъ булмаган балаларны тораксыз калдырырга тиеш түгел, опека органнарыннан белешмә нигезендә генә торагын сата ала.
Обременение аеруча ипотека белән алынган фатирларда очрый. Ягъни фатир хуҗасы кредитка алынган фатир өчен түләп бетермичә, аның торагы обременениедә тора. Ул аны сата да, алыштыра да алмый. Обременениедән төшмәгән фатирны саталар икән, моңа банктан рөхсәт булырга тиеш.

Фатир сатучы банкротлыкка чыкмаганмы, аның фатиры кредитларын каплар өчен залог итеп куелмаганмы икәнен дә сорашыр­га кирәк.

Ничек сатарга?

Фатирны сатарга куйдың, ди. Сайтларга гадәттә беренче булып риэлторлар керә, алар сезнең фатирны үзләренең шәхси битләренә күчереп куярга, бәясен очсызрак күрсәтергә дә мөмкиннәр. Бары ышанычлы, дәрәҗәле агентлыклар гына алай эшләми. Шуңа да, фатир сатканда, сыналган агентлыкларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшне профессионалларга тапшырсаң, җаның тыныч. Тәҗрибәле риэлтор фатирның бәясен билгеләгәндә дә ярдәм итә, фатирны ышанычлы интернет-сайтларга урнаштыра. Документларны да юридик яктан дөрес рәсмиләштерергә булыша.

Фатир сатканда, сумманы дөрес күрсәтү мөһим. Фатир тизрәк сатылсын өчен, торак базарындагы фатирларның уртача бәясен куярга кирәк. «Сатулашырга мөмкин» дигән җөмләне өстәсәгез дә яхшы.
Сатып алучы сезнең фатирны сайлаган очракта, бу хакта килешү төзү мөһим. Сатып алам дигән кеше югалырга мөмкин, ә сез ул арада сайтлардан фатир рекламагыз­ны алган буласыз. Аннары барысын да яңадан башларга туры киләчәк.
Әгәр акчалар банк аша шәхси исәп счетына күчереләчәк икән, бары ышанычлы банклар белән генә эш итәргә кирәк.


Сорау, тәкъдим, фикерләрегезне редакциябезгә 8 (843) 562-50-12, 562-50-03 номерлары аша юллый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading