Күрше хакы - Тәңре хакы, диелә халык мәкалендә. Әмма шәһәрләрдәге күпфатирлы йортларда гомер кичерүчеләр күрше хакын хаклап яшәргә бик үк ашкынып тормыйлар шул.
Үзара шик-шөбһә тудыручы сәбәпләрнең берсе - ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары хисабы. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин: «ОДН мәсьәләсендә интернет кабул итү сайтына казанлылардан күп шикаятьләр керә. Кайбер йортларның чыганакларына рөхсәтсез рәвештә кибетләр тоташкан. «Фатирыбызда юньләп яшәмибез дә, анда башка кеше дә юк, ә ОДН зур суммада язып китерелә», - дип хәбәр җибәрүчеләр дә бар. Мондый хәлләргә битараф калырга ярамый», - дигән иде.
Мэр күрсәтмәсе нигезендә, Казандагы күпфатирлы йортларда ОДН хисапланышы тикшерелә. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев мәгълүматы буенча, комиссия шушы районнардагы 368 йортны караган. «Тулай торакларда ОДН аеруча зур. Кайбер кешеләр хисаплагычлардагы саннарны киметеп язганнар. Фатирга 1 кеше теркәлеп, бишәү яшәү очраклары да ачыкланды. Нәтиҗәдә гомумйорт хисаплагычындагы саннар белән аерымлык килеп чыга», - диде Тимур Алибаев. Казанның башка районнары җитәкчеләре дә шушы эчтәлектәге сүзләрне әйттеләр.
Мэр Илсур Метшин Яңа Савин районында торак йортлар фатирларына дистанцион рәвештә эшләүче яңа төр хисаплагычлар көйләү проекты белән танышты. Әлегә мондый хисаплагычлар Әмирхан урамындагы 8а, Воровский урамындагы 11 нче һәм Ямашев проспектындагы 32 нче йортлар фатирларына гына урнаштырылган. «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең генераль директоры Марат Нуриев сөйләгәнчә, диспетчерлек пункты фатирлардагы дистанцион хисаплагыч күрсәткечләрен радиодулкыннар аша турыдан-туры ала. Кеше факторы катнашмаганлыктан, ягъни хисапны компьютер программасы башкарганлыктан, бу йортларда ОДН проблемасы гомумән юк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 мартта Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә ясаган чыгышында Универсиададан соң республика һәм Казан җитәкчелегенең тырышлыгын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны чишүгә юнәлтергә кирәк икәнлеген басым ясап әйтеп үтте. Президент гомумйорт ихтыяҗлары - ОДН түләүләренең артуы кискен мәсьәләгә әверелгәнлеген, һәр йортка аудит үткәрү зарурлыгын искәртте.
Мэр Илсур Метшин фикеренчә, ОДН һәм коммуналь түләүләр мәсьәләсен Россия Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул иткән 354 нче карарына үзгәрешләр кертү юлы белән федераль югарылыкта хәл итәргә кирәк.
Халык ризасызлык белдергәч, ОДН «бозы» кузгалды. Тәртип урнаштырылыр дип өметләник.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар