16+

Федераль ташламалар адреслы гына биреләчәк

Зур коттеджда яшәүче инвалид кеше моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 50 процент ташламадан файдалана иде. Хәзер инде кулланган чыганаклар өчен түләргә туры киләчәк.

Федераль ташламалар адреслы гына биреләчәк

Зур коттеджда яшәүче инвалид кеше моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 50 процент ташламадан файдалана иде. Хәзер инде кулланган чыганаклар өчен түләргә туры киләчәк.

«Татмедиа» агентлыгында булган матбугат киңәшмәсендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әнә шундый хәбәр ирештерде. 2015 елның 29 июнендә кабул ителгән 176 нчы Федераль закон нигезендә, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдәге ташламаларга үзгәрешләр кертелгән.

Нәтиҗәдә федераль ташламаларга ия булган гражданнар: инвалидлар, техноген фаҗигаләрдә зыян күргән кешеләр (чернобыльчеләр) торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисаплагычлар күрсәткечләре күләмендә исәп-хисап ясаячаклар.

Аларның түләүләре закон тәртибендә билгеләнелгән куллану нормативлары күләменнән күбрәк була алмый. Шәхси йортта яки фатирда хисаплагыч приборлар булмаса, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр коммуналь хезмәтләр куллануның нормативлары буенча исәпләнелә. Элек торак-коммуналь хезмәтләргә барлык хисапланылганның 50 проценты гына түләнелә иде.

Татарстанда ташламаларга хокуклы 291 мең инвалид яши, ә ташламаларга ия гражданнар - 600 мең кеше. Наталья Бутаева сөйләгәнчә, федераль закондагы үзгәрешләргә йомшаграк ияләшү максатында, республика җитәкчелеге 50 миллион сум күләмендә социаль ярдәм билгеләгән.
Субсидия-ташлама күләме акрынлап киметә барыла. Быелның октябрендә ташламаны киметүнең максималь күләме - 300 сумнан, ә ноябрь аенда 500 сумнан артмаска тиеш.

Акча керемнәре 20 мең сумнан артмаган гражданнарга социаль ярдәм адреслы нигездә башкарылачак. Шушы тәртипкә күченү сәбәпле, шәхси чыгымнарны беркадәр каплау максатында, алты ай дәвамында, ягъни быелның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр компенсация түләнәчәк. Компенcация хисаплау формуласы: К=П*(100%-М)-Л.

П-куллану нормативлары белән чикләнелмәгән социаль яклау чаралары күләме;
Л-куллану нормативлары чикләрендәге социаль яклау чаралары күләме;
М-шәхси чыгымнар үсешенең максималь рөхсәт ителгән проценты (%)

ТАБЛИЦА



Наталья Бутаева белдергәнчә, федераль ташламаларга ия кешеләргә социаль яклау органнарына дәррәү кузгалып килергә кирәкми. Барлык мәгълүмат аларның хисап-фактура кәгазьләренә язып җибәреләчәк. Социаль хезмәткәрләр I һәм II төркем инвалидларның өйләренә килеп, тиешле документларны әзерләп бирәчәкләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading