– Миңа калса, бу документлар белән килеп чыккан проблема аркасында гына түгел. Дәүләттән бирелә торган ярдәмнең күләмен дә арттырырга иде, – дип мөрәҗәгать итте ул съезд эшендә катнашкан Россия крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотниковка.
Фермерларны борчыган башка мәсьәләләр турында да әйтеп китте Камияр Байтимеров. Җитештерү предприятиеләре өчен электр энергиясе бәясе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә караганда түбәнрәк икән. Ягулык бәясенә дә ташламалар көтә алар. Яңа техниканы 40х60 программасы буенча сатып алалар. Кырык процентын дәүләт бирә, калган алтмышын үзләре түли. Әмма шулай булганда да фермерларга кыйммәтле техника алу шактый авырга төшә. Шуның өстенә субсидияне фермерлар вакытында ала да алмый икән.
– Техник культураларга бәя бик түбән. 800 гектарда көнбагыш үстерәбез. Аны 13 сумнан тапшырдык. Шикәр чөгендере белән дә шул ук хәл. Аны узган ел килосын 37 сумнан саткан идек, быел күпләп алучылар 20 сумнан да алмый. Шикәр бәясе ясмык бәясенә калды, – дип сөйләде ул. Соңыннан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров шикәр чөгендеренең күп булуын һәм шуның белән бәйле рәвештә бәясе төшүен әйтеп, быелдан Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының аны игү мәйданнарын 20 процентка киметергә җыенуын хәбәр итте. Без моның турында җитди генә фикер алышып, фикеребезне сезгә җиткерербез, диде ул.
Арча районының кошчылык фермасы җитәкчесе Радик Бариев фермага юл салу мөмкинлеген сораса, Аксубайдан Любовь Петрушкова теплицаларда үстергән кыяр-помидорларын, чәчәк үсентеләрен күрше Чистай районы базарында сату итәргә шартлар тудыруны үтенде. Аныңча, Чистай базарында алыпсатарларга урын бар, ә үзләренең экологик чиста продуктын кыйммәт булмаган сатарга теләүчеләргә рөхсәт бирелми.
Чыгыш ясаучылар илле ел стажы булган фермерларның пенсияләре аз булудан да зарланды. Аларның күбесе бүген сигез мең сум пенсия ала. Эш шунда: әгәр дә аларның кереме бөтенләй булмаса, 90 нчы елларда пенсия фондына хисап бирмәскә дә мөмкин булган. Шуның белән бәйле рәвештә, син эшләмәгән булып чыгасың, стаж да кими. Владимир Плотников аңлатуынча, фермерлар авыл хуҗалыгында утыз ел эшләгән өчен пенсиягә 25 процент күләмендә өстәмә түләүләр алган категориягә дә кермәгән. Авыл җирендә утыз еллык стажы булган бөтен кешеләргә өстәмә түләү булырга тиеш, без әлеге мәсьәлә буенча фикер алышачакбыз, диде ул журналистларга.
Авыр юлны лаеклы үттек
Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров фермерларга ярдәм чаралары быел да дәвам итәчәге, аерым алганда кече хуҗалыкларны үстерү өчен 1 млрд та 700 мең сум акча бүленеп бирелүен билгеләп үтте. “Агростартап” программасы суммасы 5 млн га кадәр арттырылачак.
Комментарийлар