16+

Февраль – бураннар ае...

Быелгы гыйнвар ае зәмһәрир салкыннары белән истә калыр, мөгаен. Ә менә җил-буран һәм карлар кышның икенче аена калган, ахрысы. Халык та февральне бураннар ае дип юкка гына әйтмидер.

Февраль – бураннар ае...

Быелгы гыйнвар ае зәмһәрир салкыннары белән истә калыр, мөгаен. Ә менә җил-буран һәм карлар кышның икенче аена калган, ахрысы. Халык та февральне бураннар ае дип юкка гына әйтмидер.

Буранның булу-булмавын исә йорт хайваннарының үз-үзләрен тотышы буенча ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, мәче идәнне тырнаса, бу көчле җил һәм карга.
Синоптикларның фаразларына килгәндә, иртәгә урыны белән кар явачак. Көн чагыштырмача җылы: көндезге якта республика буенча -7, -12 градус булуы көтелә. 12 февраль көнне аязучан болытлы һава сакланачак, кар яву ихтималы бар. Термометрлар төнге якта - -11, -16 (аязган вакытта -21 градуска кадәр салкынайта), ә көндез -5, -10 градусны күрсәтәчәк, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Юлларда исә бозлавык саклана.
Сүз уңаеннан, быел кышкы вакытта җәрәхәт алуның 1320 очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading