16+

Фикеребез уртак: барысын да тыныч юл белән хәл итү

Кырымда нинди вазгыять хөкем сөрә? Бүген Кырым татарлары нинди борчулар белән яши? Узган атнада, ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен тапшыру өчен, Кырымга юл алган ТР Дәүләт Советы депутатлары боларның барысын да ачыклап, Кырым татарлары белән сөйләшеп, мондагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтты. Сәфәр кысаларында, делегация Севастополь, Симферополь, Бахчасарай, Джанкой кебек...

Фикеребез уртак: барысын да тыныч юл белән хәл итү

Кырымда нинди вазгыять хөкем сөрә? Бүген Кырым татарлары нинди борчулар белән яши? Узган атнада, ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен тапшыру өчен, Кырымга юл алган ТР Дәүләт Советы депутатлары боларның барысын да ачыклап, Кырым татарлары белән сөйләшеп, мондагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтты. Сәфәр кысаларында, делегация Севастополь, Симферополь, Бахчасарай, Джанкой кебек...

Өч көнгә сузылган сәфәрдән соң, Татарстан делегациясе, аерым алганда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Рафил Ногманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Виктор Бударин белән Роберт Миңнуллин, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров эш сәфәренә йомгак ясадылар.
Разил Вәлиевнең әйтүе буенча, Кырым татарлары да, җитәкчелек тә Татарстан делегациясен бик яхшы - җылы кабул иткән. «Без киләчәккә планнар да төзедек, фикерләр дә алмаштык. Кырым татарлары безнең белән аралашканда: «Сезнең безгә килүегезнең тагын бер бик тә әйбәт йогынтысы бар. Без үзебезнең ялгыз түгеллегебезне аңладык. Безне аңлый, безгә ярдәм итә ала торган республика, халык бар икән», - диделәр. Без килгәч, аларның рухлары, күңелләре күтәрелеп киткән төсле булды», - диде ул. Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Кырым татарлары да барлык мәсьәләләрне тыныч, дипломатик юл белән хәл итү ягында, бу яктан без уртак фикердә.
Бүгенге көндә Кырымда 300 меңгә якын Кырым татары яши. Аларның 100гә якын иҗтимагый оешмасы бар. Татарстан делегациясе «Милли мәҗлес», «Милли фирка», «Ватандаш» һәм башка оешма әгъзалары белән очрашкан. Аларның барысын да бер фикер берләштерә - Кырым татарларының руслар һәм украинлыларныкы кебек үк хокуклары булырга тиеш. Кырым татарларының республика җитәкчелегендә актив эш алып барасылары килә. Алар Кырым халкының 14 процентын тәшкил итә һәм алар Кырым Автономияле Республикасының парламентында да шуның кадәр үк вәкилләре булуын тели.
Разил Вәлиев шулай ук Кырым татарларының алга таба Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәләр булдырырга теләүләрен дә җиткерде.
Роберт Миңнуллин игътибарны Кырымда булган хәлләрнең гади генә булмавына юнәлтте һәм үз тәэсирләре белән уртаклашты. «Анда күпчелекне руслар һәм Кырым татарлары алып тора. Кискен проблемалар нәкъ менә шушы ике халык арасында бара. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатенең дә нәкъ менә шул хакыйкатькә туры килүен аңладык. Аннары Кырым татарларының тагын бер проблемасы - алар референдумга кискен рәвештә каршы. Бу бик катлаулы мәсьәлә булып тора. Ул 30 мартта узачак. Һәм шуңа кадәр Кырым татарлары Югары Рада һәм Хөкүмәт белән уртак тел табып, килешүгә ирешә алырлармы - монысы билгеле түгел. Үзебезнең бурычыбызны үтәп кайтсак та, безне референдум мәсьәләсе бик борчый», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading