Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә, Сарман районнарына эшлекле сәфәр кылды. Урып-җыю эшләре белән танышканнан соң, ул Бөгелмәдә социаль объектлар ачуда катнашты.
«Племрепродукт» - җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеген Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Хәйров кызыксынып күзәттеләр. Алар әйтүенчә: «Территорияләрне арттыру - Татарстан үсешенә тәэсир итә торган, республика районнарында, авылларда яшәү сыйфатын арттыруны тәэмин иткән төп шарт. Комплекс ачылу 400ләп кешегә яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк». «Племрепродукт» - елына 120 миллион данә инкубатор йомыркасы җитештерергә сәләтле. Комплекс 2018 елга тулы көченә эшли башлаячак. Кошчылык - авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга киткән тармак булып санала, Бөгелмә районы бюджеты әлеге тармак ярдәмендә ел саен 12 миллионга кадәр табыш алыр дигән өмет бар. Берничә ел элек Бөгелмәдә катнаш азык хәзерләү заводы эшли башлаган булган. Хәзер инкубатор йомыркалары җитештерелә. Тиздән ит эшкәртү заводы ачылыр дип көтелә.
Россиядәге икътисади тотрыксызлыкка карамастан, Татарстанда 30дан артык социаль программа эшләп килә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кече шәһәрләрдә, авылларда белем алу, камилләшү өчен яшь буынга шартлар тудырган программалар уңышлы нәтиҗә күрсәтә. Шул рәвешле 2011 елдан алып республикада 537 балалар бакчасы һәм мәктәпләр төзекләндерелгән, 540 спорт объекты куллануга тапшырылган. Бөгелмәдә дә 4нче гомуми белем бирү мәктәбенең 390 укучыга исәпләнгән яңа корпусы ачылды. Мәктәптә сыйныфларның гадәттәгедән зуррак булуына, иркен ашханә, актлар һәм спорт заллары, уку остаханәләре, теш дәвалау кабинеты булган медицина блогына игътибар итте Ринат Хәйров белән Фәрит Мөхәммәтшин.
2 нче лицейда исә үзгәртеп корылган бассейн ачылды. Объектның хәзер су әзерләү буенча инновацион системасы, ресурсларны янга калдыра торган җиһазлары бар. Нәкъ менә шушы бассейнда дөнья чемпионатының бронза, Европа чемпионатының көмеш призеры, Россиянең күп тапкырлар чемпионы Александр Красных йөзәргә өйрәнгән булган.
- Мәктәп каршындагы балалардан кайсыгыз йөзә белә дип сорагач, барысы да диярлек уңай җавап бирде. Бассейнны төзекләндерү өчен тотылган сумма аз булса да, әлеге объект халык өчен көтелгән һәм бик кирәк икәне сизелеп тора. 25 метр озынлыктагы бассейнны төзекләндерү эшләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тотты. Бөгелмәнең үсеше, монда халык өчен күп нәрсә эшләнүе сөендерә, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Су саклау зоналары елы уңаеннан, республикадагы 20 муниципаль районда сулыкларны, яр буйларын төзекләндерү күздә тотыла. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмәдәге үзәк сулыкны, аның янындагы үзгәртеп кору эшләре барышын да карап узды.
Фото: Анастасия Бердникова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар