16+

Гарасат шәһәр хуҗалыгына 15 миллион сумнан артык зыян китергән

Кичә кич Казанга Россиянең Гражданлык оборонасы, гадәтән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләренә каршы көрәш министры Владимир Пучков килде.

Гарасат шәһәр хуҗалыгына 15 миллион сумнан артык зыян китергән

Кичә кич Казанга Россиянең Гражданлык оборонасы, гадәтән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләренә каршы көрәш министры Владимир Пучков килде.

Ул Казандагы гарасат нәтиҗәләренә каршы көрәш эшчәнлегеннән канәгать калды.

- Вәзгыять шактый катлаулы иде. Татарстанның җаваплы идарәчелекләренең оперативлыгы һәм осталыгы югалтуларны булдыра алганча киметергә ярдәм итте. Минемчә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгаруның бердәм дәүләт системасы Россиянең башка төбәкләрендә дә нәкъ менә шушылай эшләргә тиеш, - диде Пучков. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Анда Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

- Давылда 993 агач ауды, 108 объектның түбәсенә зыян килде. Әле алай гына да түгел, 112 күпкатлы һәм 3,7 мең шәхси йортка электр энергиясе бирү тукталды, 28 торак йортта газ белән тәэмин итү системасы яраксыз хәлгә килде, - ди Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Казанда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән.

Шәһәрне чистарту эшләре һаман дәвам итә, бүген төгәлләнер дип ниятлиләр.

Гарасат вакытында зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Иң кечкенәсе әле бер айлык кына. Тән җәрәхәтләре алган егерме кешенең 15е әлегә хастаханәдә, 2се - реанимациядә. Аларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының россиякүләм ашыгыч радиацион медицина белгечләре махсус консультацияләр уздыра. Бу эш телемедицина режимында тормышка ашырылачак. Владимир Пучков искәртүенчә, бу - гади консультация генә түгел, ә медицина ярдәме күрсәтүдә яңа ысуллар куллану эшен оештыру да. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гарасат нәтиҗәсендә ауган агачлар урынына яңаларын утыртачаклар.
Бүген билгеле булганча, 7 нче сентябрь көнне булган гарасат шәһәр хуҗалыгына 15 миллион сумнан артык зыян китергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading