16+

Гарип бала асрасаң...

Бу ел Россиядәге авыру ятим балаларны АКШка асрамага бирүне тыя торган канунның имзалануы белән башланып китте һәм киң җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды.

Гарип бала асрасаң...

Бу ел Россиядәге авыру ятим балаларны АКШка асрамага бирүне тыя торган канунның имзалануы белән башланып китте һәм киң җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды.

Нәтиҗәдә хәзер түрәләребез инвалид ятим балаларны асрамага алучы гаиләләрне йөз мең сум күләмендә акча белән кызыктыру хакында уйлана. Әлегә исә бу сумма 13 мең сумны тәшкил итә. Күптән түгел Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый инициатива белән чыкты. Мондый инициатива тормышка ашырылса, балалар гаиләле була алырмы, әллә кемнәрдер ятимнәрне акча янчыгын үзләштерер өчен генә кирәксенерме?
Түрәләр фикеренчә, ятимнәрне уллыкка алучыларның торак мәйданына бәйләнү дә урынсыз. Бу очракта төп игътибар санитария һәм техник нормаларга юнәлдерелергә тиеш. Балалар хокукы буенча РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Павел Астахов әйтүенчә, һәр өлкәдә асрамага алучылар мәктәбе булырга тиеш. «Кеше анда укый һәм имтиханнарны, тестларны уза икән, аны моның өстенә бер көтү кәгазь дә җыеп йөрүдән азат итәргә кирәк. Шуңа күрә, алар укыган арада, кәгазьләрне кемдер инде әзерләп куярга бурычлы», - ди Астахов.
Йөз мең сумлык пособие ул, әлбәттә, асрамага бала алучылар өчен 13 мең сумлык пособие белән чагыштырганда бик әйбәт стимул. Әмма бу пособие әлегә инвалидларга һәм 10 яшькәчә булган балалар өчен генә карала. Аның каравы, бу эшкә әле җирле хакимият тә үз өлешен кертә ала. Мәсәлән, ТР Министрлар Кабинеты быел республиканың Дәүләт Советына асрамага алган беренче бала өчен акча түләү турындагы канун проектын тәкъдим итәргә җыена. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина җиткерүенчә, моннан тыш опекуннар һәм попечительләргә дә бүләкләү күләмен арттыру мәсьәләсе карала икән. Ә ТР прокуроры Кафил Әмиров исә еш кына үги балаларны җәберләү, көчләү, тәрбияләүдән баш тарту, ашатмау кебек җинаятьчел күренешләрнең арту куркынычы булуын кисәтә.
Канунга үзгәрешләр кертү хакында әлегә фикер алышырга була. Кабул ителә калса, бу документ тәрбиягә бала алучылар өчен яңа гарантияләр белән тулыланырга мөмкин. Тәкъдимнәр февральдә Дәүләт Думасына тапшырылыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading