Шәһри Казан

Үгез түгел чурт булсын...

Алдагы атнада авыл хуҗалыгында уртага салып, гөж килерлек ике тема булды. Беренчесе - «Вамин-Татарстан» җәмгыятенә башкарма директор итеп күп еллар «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының җитәкчесе булып эшләгән Марат Муратовның билгеләнүе.

Реклама

Бу яңалыкны халык «журналист сыер савачак» дип шаярту белән кабул итсә дә, Марат Муратов өчен авыл хуҗалыгы алай ук ят түгел, Түбән Кама районы җитәкчесе урынбасары буларак ул нәкъ менә шушы тармакка җаваплы булган. Марат Муратовны җитәкче буларак билгели торган сыйфатларның берсе - аның нык сүзле, кырыс булуы. Холкының шушы ягын күз алдында тотып булса кирәк, берәүләр: «Сыер сөт бирсен өчен, иң элек башыннан сыйпарга кирәк», - дисәләр, икенчеләр исә яңа җитәкче килеп: «Сыердан сөт бирәсеңме, итме?» - дип сораса, савым артырга тиеш дип елмаялар. Болар, әлбәттә, шаярту гына. Марат Муратовның «кырыслыгы максатчанлыгыннан» дип бәялик тә яхшыны өмет итик. Яңа җитәкче алдына куелган бурычларның да иң мөһиме - савымны арттырудан да бигрәк, банк-кредиторлар (Сбербанк, «АК БАРС» Банк, Татфондбанк, Россельхозбанк һәм «Зенит») белән эшне җайлау һәм «Казан» компаниясенә күчерелгән җиде сөт-май комбинатының язмышын хәл итү. Ә «Вамин-Татарстан» җәмгыятенең киләчәгеннән республикабызның бик күп авылларының, анда эшләүче, яшәүче кешеләрнең язмышы бәйле.
Гәп куерган темаларның икенчесе «Кызыл Шәрык Агро» җәмгыяте, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, компаниянең җитәкчесе Айрат Хәйруллинга кагылышлы иде. «Кызыл Шәрык Агро» җәмгыяте белән халык шул тиклем мавыкты ки, «Вамин-Татарстан» мөһимрәк булса да, аның мәшәкатьләре бөтенләй икенче планга ук күчте. «Кызыл Шәрык Агро» очрагында да сүз сөттән башланды. Соңгы вакытта җәмгыять сөтне киметүдә гаепләнеп, күп тапкырлар тәнкыйть утында тотылган иде. Айрат Хәйруллин шушы нисбәттән халык белән интернет аша әңгәмә корып җибәрде. Халыктан килгән фикерләрнең елмайта торганнары да, уйландыра торганнары да бар. Айрат Хәйруллинга һәр җөмләсен саннар белән дәлилләп, исбатлау хас. Аның фикеренчә, һәр өлкәдә төгәллек булырга тиеш, уйлап чыгарылган саннар, күрсәткечләрне югары итеп күрсәтүнең икенче тискәре ягы да бар. Мәсәлән, «алты имиле сыерлар» сөтнең үз кыйммәтен арттыра. Моңа төшенү алай авыр түгелдер. Мәсәлән, чынбарлыкта сыер йөз, ашатылган азык хисаптагы җитмеш баш сыерга гына бүленә. Шулай итеп сөтнең үз кыйммәте дә арта. Саннар белән дус булсаң, әлбәттә, яхшы, ләкин бар кеше дә санап утыра алмый, кемдер эшләргә дә тиеш. Әлеге урында ирексездән шаян сүз искә төшә: «Үгез түгел чурт булсын, балаларга сөт булсын», - дигәнме әле бер абзый. Шуның кебек иң мөһиме: авылларыбыз яшәсен иде дә, Тукай әйтмешли, кырларыбызга җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын иде. Ул вакытта санарга да күпкә җиңелрәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: