Шәһри Казан

Гөмбәгә ... зиратка йөрмәгез!

Быелгы август һәм сентябрь айлары яңгырларга бай булуы белән аерылып тора. Бигрәк тә августта туктаусыз яуган яңгырлар бакчада эшләргә комачауласа да, гөмбәчеләр өчен бик кулай булды. Мондый көннәрдә кулларына кәрҗиннәрен тотып, өсләренә җылы куртка-плащлар, аякларына резин итекләрен киеп, алар табигатькә ашыга.

Базарда да гөмбә сатучылар хәйран гына җыела. Гөмбә сезонында алар да азмы-күпме акча эшләп калырга тырыша. Ярый да аны белеп кенә җыйсаң. Әйтүләренчә, Россиядә һәр елны меңәрләгән кеше гөмбә корбаны була икән. Табиблар да, халыкның 90 проценты ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан аера белми, ди. Өстәвенә күпләр яратып җыйган гап-гади ал гөмбә дә кайвакытта агулы булырга мөмкин. Юл һәм сәнәгать предприятиеләре янәшәсендә үскән гөмбәләр дә тузан һәм агулы газлардан ашарга яраксызга әйләнә. Шул җыярга ярамаган җирләрдән өзеп китерелгән гөмбәләрне намуссыз кешеләр базарга алып барып сата. Әле күптән түгел генә танышым белән әлеге дә баягы гөмбә турында сүз чыккач, бер хәл турында сөйләгән иде. Авылларында яшәүче берәүдә гөмбә гел күп була икән. Башка гөмбәчеләр җыеп сатар өчен түгел, үзләренә сыйланырга да гөмбә таба алмыйлар, ә ул гел Казан базарына гөмбә сатарга чыгып китә ди. Бактың исә әлеге бабай гөмбәне зират эченә кереп җыеп йөри икән. Зиратта мәетләрнең таркалып, алардан чыккан газны үзенә сеңдергән гөмбәне ашап, агуланмый кая барасың?!
Ашарга яраклы гөмбәләр арасында да шартлы рәвештә ашарга мөмкиннәре барлыгын сез беләсезме икән? Әйтик, дуңгыз гөмбәсен дөрес итеп әзерләнсә генә ашарга була. Тозлы гөмбә ашап агуланучыларның 30 проценты да нәкъ менә шундый гөмбәләр аркасында зыян күрә икән. Агулы эшләпәлеләр арасында иң билгеле гөмбә - чебен гөмбәсе. Ә иң куркынычы - агулы гөмбә (поганка). Чебен гөмбәсен бернәрсә белән дә бутап булмый. Ә менә агулы гөмбә урманга баручының кәрҗиненә бик тиз кереп утырырга мөмкин. Аны, гадәттә, ал гөмбә дип белеп кисеп алалар. Чебен гөмбәсе белән агуланып үлү өчен, табиблар фикеренчә, якынча унбиш «эшләпә» ашарга кирәк. Шуңа да аны очраклы гына ашап агулану мөмкин түгел. Ә агулы гөмбәнең дүрттән бер өлешен генә ашасаң да, дөнья белән хушлашырга мөмкинсең. Аны ашаганнан соң, агулану билгеләре бер тәүлек буена сизелми дә. Ә бу вакытта исә бөер белән бавыр таркала башлый. Аннары бик каты эч авырта, косасы килә. Кеше сусый, тән температурасы төшә, көзән җыера. Агулану билгеләре күренгәч, дәвалану да файда китерми. Ун көн эчендә кеше вафат та була. Исән калган очракта да ул инвалид булып кала.
Менә шундый хәлләргә тарымас өчен гөмбәне таныш булмаган кешеләрдән алмавың хәерле. Үзең җыйган вакытта исә бик игътибарлы булырга, аны яхшылап эшкәртергә кирәк.
- Таныш булмаган гөмбә алма. Аз гына шигең булса да, аның яныннан тыныч кына үтеп китүең хәерле.
- Машина трассасына якын булган җирдән гөмбә җыярга ярамый. Аны юлдан ким дигәндә 100 метр ераклыкта булган җирдән генә җыя башла.
- Яньчелгән гөмбәләргә дә кызыкмагыз. Аларның артык өлгергәннәре дә агулы булырга мөмкин.
- Гөмбәләрнең бик кечкенәләрен дә алырга ярамый. Ни өчен дигәндә, кечкенә гөмбәләр бер-берләренә аеруча охшаган була. Ялгыш кына агулысын үрелеп алырга мөмкинсез.
- Гөмбәнең тәмен белер өчен, аны ашап карый күрмәгез.
- Күгәрә башлаган гөмбәгә дә кагылмагыз.
- Гөмбәне җыйганнан соң ук эшкәртергә иренмәгез, юкса ул бик тиз бозыла.
Гөмбәләрнең һәр төрен аерым-аерым әзерләгез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: