16+

Горький паркында язучы Максим Горький эскәмиясе

Яшь чакларда кайсыбыз гына кадак яки пәке очы белән төрле җирләргә үз исемен язмады икән? Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркының төп аллеясендәге эскәмияләргә исем-фамилияң язылган тимер дә беркетергә була хәзер. Моның өчен мэриянең sitdownplz.ru сайты аша хәбәр бирергә генә кирәк.

Горький паркында язучы Максим Горький эскәмиясе

Яшь чакларда кайсыбыз гына кадак яки пәке очы белән төрле җирләргә үз исемен язмады икән? Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркының төп аллеясендәге эскәмияләргә исем-фамилияң язылган тимер дә беркетергә була хәзер. Моның өчен мэриянең sitdownplz.ru сайты аша хәбәр бирергә генә кирәк.

Әйттем дә вәссәлам түгел, әлбәттә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев:
- Төп аллеядәге 62 эскәмия сатылачак. Әгәр шул эскәмияләрнең берсендә үз исемең язылган тимернең биш ел буена торуын теләсәң, 100 мең сум, ун елга 150 мең сум түлисең. Мондый гадәт Лондондагы Гайд-паркта бар. Кергән акча паркны хәстәрләп тотуга күчерелә. Тәүге эскәмиягә танылган әдип Максим Горький исеме беркетелде, - дип аңлатма бирде.
Эскәмиядә биш яки ун ел дәвамында «тимер солтан» булып утырасың килмәсә, исемеңне парктагы сәгатьләргә, беседкаларга да куйдыртырга мөмкин.
- Бәлки, мэрия эскәмиясе дә булыр, хезмәткәрләр үзара акча җыешырбыз да куярбыз. Исемнәр кую бюджет хисабыннан башкарылмый, бу - иганәчелек чарасы, - ди Игорь Куляжев.
Горький паркын төзекләндерүнең беренче этабы 30 августка - Республика һәм шәһәр көненә тәмамланачак. Территориядәге меңнән артык корган агач киселгән, алар урынына тагын да күбрәк утыртылган. Төп аллея, мемориаль зона яңартыла. Зурлар һәм балалар өчен спорт мәйданнары, йога аланы, скейт‑парк төзелә. Паркның үзәк өлешендәге фонтан төзелеше инде тәмамлану алдында. Фонтаннан аттырылган су төннәрен төрле төсләргә кереп балкыячак. Территориягә 125 яктырту баганасы куелачак. Паркның үзәк һәм көнбатыш өлешләрен җәяүлеләр күпере тоташтырачак. Казансу елгасы тарафындагы тау битенә баскычлар, велосипед юллары ясала. Велосипед юллары кышкы айларда чаңгы юлына әйләнәчәк. Биредә велосипед һәм чаңгы прокатлары эшләячәк. Горький паркына Николай Ершов урамы, Миллениум күпере якларыннан да кереп булачак, автомобильләрне куеп тору мәйданчыклары ясалачак.
- Икенче этапта Горький паркы эчтәлек ягыннан баетылачак, кече архитектура сыннарыннан тыш, һәйкәлләр дә урнаштырылачак. Бу чараларга конкурс игълан ителәчәк. Яшел Үзән шәһәрендәге кебек сыннар түгел, мәсьәләгә җитди якын киләчәкбез, - диде Игорь Куляжев.
Әгәр сезнең Горький паркын төзекләндерүгә һәм эчтәлегенә карата фикер-тәкъдимнәрегез булса, аларны kzn.ru порталы аша Казан мэриясенә җибәрергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading