16+

Горький паркында җәйге велосезон ачыла

20 апрель көнне башкаланың М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, җәйге велосезон ачылу уңаеннан, бәйрәм чарасы оештырыла.

Горький паркында җәйге велосезон ачыла

20 апрель көнне башкаланың М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, җәйге велосезон ачылу уңаеннан, бәйрәм чарасы оештырыла.

Казанда велосипед соңгы берничә елда иң популяр хәрәкәтләнү чарасы булып тора. Шәһәрдә өч эре һәм биш кечкенә велоширкәт эшли. Бу елның язында исә алар яңа сезонны бергәләшеп ачарга ниятләгән. Бәйрәм көнне шарлар һәм тасмалар тоткан велоколонна «Казан» гаилә үзәгеннән, Миллениум күпере аша, Горький паркына кадәр хәрәкәт итәчәк. Паркның үзендә берничә мәйданчык эшләр дип көтелә. Дрэг-рейсинг, кросс-кантри, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, маҗаралы узыш буенча ярышлар да үтәчәк. Рыцарьлар турниры, балалар өчен велотематикага караган төрле конкурслар, фотокүргәзмәләр оештыру да күздә тотыла.
Оештыручылар «Велоҗәй» фотоконкурсын да үткәрергә ниятли. Анда катнашучылар бәйрәм барышында, теге яки бу күренешләрне фотога төшереп, интернетка куярга тиеш була. Анда исә тавыш бирү оештырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, дип ышандыра бәйрәм хуҗалары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading