Шәһри Казан

Горький паркындагы Мәңгелек утны ни өчен күчерәләр?

Казанда 2013 елда узачак Универсиадага кадәр тагын 50 мең автомобильгә паркинг төзеләчәк.

Шулардан 450 автомобиль Горький паркына урнаштырылачак. «Korston» компанияләре төркеме президенты Анатолий Кузнецов әйткәнчә, Татарстан Президенты бу проектка фатихасын биргән. Биредәге яшеллекне бөтенләй тар-мар итәләр икән дип борчылырга кирәкми. 300 миллион сумга якын бәядәге 3 катлы паркинг Горький паркы алдындагы мәйдан астында булачак. Проектны ПМ «Велп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белгечләре әзерләгән. Төзелешне «Нефтепроводстройинвест» предприятиесе башкарачак. 1967 елда куелган Билгесез солдат һәйкәле, 35 метрлы стелла, Мәңгелек ут күчерелеп тора. «Эшләр тәмамлангач, мемориаль комплекс төзекләндерелеп, үзенең гадәти урынына кайтарылачак», - дип ышандыра Анатолий Кузнецов. Автопаркинг өсте-түбәсе матур скверга әверелдереләчәк. Анатолий Кузнецов фикеренчә, Билгесез солдат һәйкәле Н.Ершов урамына таба карап торырга тиеш. Җәмәгатьчелеккә һәйкәлне урнаштыруның ике рәвеше тәкъдим ителәчәк.
Горький паркы каршындагы җир асты паркингын 2013 елның 1 июненә тәмамлау бурычы йөкләнгән. Мемориаль комплексны исә 9 майга ук ачу ниятләнелә.
Казанда тагын Астрономия - Профсоюзлар, Бондаренко - Чистай урамнары киселешләрендә, Большая Красная, Островский урамнарында, Чехов базары янәшәсендә, «Казан-1» тимер юл вокзалы каршында, метрополитенның булачак станцияләрендә автопаркинглар төзелешләре бара.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: