Россиядә 2007 елдан бирле ГПОСДПРФСПЗ дип аталган программа эшли. Ярты алфавитны үз эченә алган әлеге аббревиатураны татарчага тәрҗемә итеп, ике сүз белән генә әйтсәк - читтә яшәүче ватандашларга безнең илгә кайтырга ярдәм итү. Программаның максаты буенча, илгә ел саен 300 мең ватандаш кайтырга һәм бу халык санын арттырырга ярдәм итәргә тиеш иде кебек. Әмма кайтучыларның саны ел саен уртача 25 меңне генә тәшкил итә, ягъни 12 тапкырга кимрәк.
Күптән түгел Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанга кайтырга теләүчеләргә булышу программасын раслады. 2017-2018 елларга каралган әлеге программа буенча республикага мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, спорт, мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәләрендәге белгечләр, шулай ук бу юнәлештә белем алучы студентларны кайтару күздә тотыла. Фәнни һәм технологик проблемалар белән шөгыльләнүче белгечләр һәм галимнәргә өстенлек бирә торган әлеге программа буенча 300 кешене кайтару каралган.
Әмма бар нәрсә дә без уйлаганча гына җиңелме? Чит илләрдән кайтучы ватандашлар бездә нинди проблемалар белән очраша? Аларның күбесенең әби-бабалары гына бездә туып-үскән, аннан соң килгән буын башкалар белән катышкан, кан куерган, менталитет башка. Күченүчеләргә, ташлама рәвешендә, вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирелә (башка мигрантлар моны берничә ай документ җыйганнан соң да ярты ел көтә), аннан соң, Россия гражданлыгын сорап, гариза языла. Башка мигрантлар исә моны биш елдан соң гына эшли ала. Барысы да әйбәт кебек, әмма мондый хокук бары тик аерым бер төбәккә бәйле булганда гына бирелә. Мисал өчен, Краснодар өлкәсендә Украинадан күченүчеләрнең саны күбәю сәбәпле, бу өлкәгә ватандашларны кайтару каралган. Шулай ук аларга Ерак Көнчыгыш, Себер регионнары тәкъдим ителә, әмма һәркайсының ул төбәкләргә кайтасы килми. Россия гражданы булганнан соң, алар элеккеге гражданлыктан баш тартырга мәҗбүр. Урта Азиядән кайтучылар өчен бу әллә ни авырлык тудырмый, берәүнең дә кабат анда китәсе килми, ләкин башкалар элеккеге гражданлыкларыннан баш тартырга атлыкмый, биредә яшәп китә алмаганда, аның барыр җире калмый. Тормыш дәрәҗәсе югары булган илдә яшәгәннәрдән (кайберәүләрнең шунда берничә буыны гомер кичергән) шул ил гражданлыгыннан баш тартуны таләп итү - аның өен тартып алуга тиң.
Башка илләрдә ике гражданлыкка ия булган россиялеләр аз түгел, алардан Россия гражданлыгыннан баш тартуны таләп итмиләр. 90нчы елларда Германия этник немецларны (алар теленчә - аусзидлер) үзенә кайтару программасын эшләтеп җибәргәч, яхшы тормышка өметләнеп, шунда күченүчеләр шактый булды. Аралашып яшәгән таныш-белешләр арасында да бар иде андыйлар, кайберәүләрнең немец икәнен шул чакта гына белгән идек. Шундый бер гаилә алман иленә китеп барды. Бер-ике елдан уртак танышлар аша бу гаиләнең Германиядә эшкә урнаша алмыйча, аусзидлерларга бирелә торган пособие исәбенә яшәвен, шул акчага өй, машина сатып алуларын да белде халык. Әйткәнемчә, 90нчы еллар иде бу, немец машинасында йөреп, беркайда да эшләмичә бавар сырасын гына чөмереп утыручы Антонны күзалдына китереп, «Нигә без дә немец булып тумадык икән» дип уйлаучылар булмаган түгелдер. Икенче бер танышның хатыны немец милләтеннән булып, шулай ук аусзидлерга әйләнделәр. Киткән икән киткән, яшәсен рәхәтләнеп, юк бит, берәр елдан кайтып төште болар. «Бөтенләй башка тормыш анда, өйрәнмәгән без аңа, - дип сөйләгән иде ул чакта әлеге дәдәй. - Гаилә белән бергә җыелып кичке ашны ашау юк, һәркем эштән кайтышлый кая җитте шунда капкалый. Берәрсенә кунакка барасың икән, берничә көннән сиңа счет китерәләр: фәлән хәтле ашап-эчелгән, рәхим итеп, маркаларыңны түлә! Ир-атлар барга кереп утырып, берәр бокал сыра белән кич буе утырырга мөмкин, бездәге кебек, тиз арада гына берәр яртыны бөкләш юк. Без монда туйганчы ит ашыйбыз, анда бөтен нәрсә санаулы, аз-азлап кына, экономияләп. Ит ашамыйча да яши алмыйм инде, кайттык без. Балалар калды, алар телне дә өйрәнде, эш тә тапты...»
Халык әнә Германиядән дә кайта әле, хәзер алар күбрәк Кырымга, диңгез буена кайта башлаганнар. Илнең икътисадын күтәрү, халык санын арттыру максатыннан кайтарырга теләгән ватандашларга ниндидер таләпләр куеп, Себергә озату кирәкми. Кытай күптән бу практиканы куллана, чит илдән кайткан белгечләргә уңай шартлар тудырып, ул моңардан ота гына, бу илгә кайтучы югары квалификацияле белгечләрнең саны елына берничә йөз меңне тәшкил итә. Күршеләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп эшләгәндә, хәлләр бездә дә башкачарк булыр, телне сындырырлык ГПОСДПРФСПЗның нәтиҗәсен дә күрә башлар идек, шәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар