16+

Әгәр дә...

Ул көнне эчендә җаны булган һәрбер татар дулкынланып көткәндер. Ничек шулай булмасын ди, Евровидение кадәр Евровидениедә безнең кызыбыз чыгыш ясаячак бит! Андый сәхнәләргә менү төшеңә керсә дә шат булыр идең әле. Төнге унбердән өченчегә кадәр сузылган әлеге дөньяви җыр бәйгесендә катнашучы- лар быел чыннан да көчле көндәшләр иде.

Әгәр дә...

Ул көнне эчендә җаны булган һәрбер татар дулкынланып көткәндер. Ничек шулай булмасын ди, Евровидение кадәр Евровидениедә безнең кызыбыз чыгыш ясаячак бит! Андый сәхнәләргә менү төшеңә керсә дә шат булыр идең әле. Төнге унбердән өченчегә кадәр сузылган әлеге дөньяви җыр бәйгесендә катнашучы- лар быел чыннан да көчле көндәшләр иде.

Без - бишенче!
«Без бердәм!» шигаре астында узган быелгы «Евровидение»дә унынчы булып чыгыш ясаган Динә Гарипованың «What if» («Әгәр дә») җырын халык яратып кабул итте. Безнең халыкка хас моң белән чын йөрәктән башкарган җырны башкача кабул итәргә мөмкин дә түгел иде. Букмекерларның фаразлавы да дөреслеккә якын булды. Динә Гарипова, 174 балл белән, беренче бишлеккә керде. Бу безнең өчен зур җиңү. Динә чыгыш ясаганда да, турыдан-туры эфирга комментарийлар биргәндә дә үзен бик күркәм тотты: әйткән һәрбер сүзе төпле, ышанычлы иде. Ул да үз чыгышыннан канәгать калган кебек.

«Йөземе» җитмәде...
Безнең халыкка хас тыйнаклык, затлылык белән башкарган җырны бизәү, тагын да халык күңеленә үтәрлек итү өчен, руслар әйтмешли, бер «изюминка»сы, дөрес үк булмаса да татарчалатып әйткәндә, «йөземе» хакында продюсерлар уйлап бетермәгән иде. Динәнең җырындагыча, әгәр дә шунда берәр курайчы белән берничә классик бию башкаручыны да өстәгән булсалар! Җырың бик шәп булса да, бер урында тик басып торып кына шаккатырып булмый шул хәзер.
Беренче өч урынны алганнарның һәрберсенең үз «йөземе» бар иде. Мәсәлән, 281 балл җыеп беренче урынны алган данияле яланаяклы кыз Эммили Де Форестның флейта тавышы белән бизәлгән җыры колактан китми, барабан кагып торучылары күз алдында тора. 234 балл җыеп икенче урынны алган Украина кызы Злата Огневичны 2 метр 43 сантиметрлы баһадир сәхнәгә күтәреп алып чыкты. Андый пәһлеван янында уймак кыз сыман күренгән бу чибәркәйгә игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. 217 балл белән өченче урынны алган Фәрит Мамедовның пыяла тартма эчендә, көзге кебек, аның бар хәрәкәтләрен кабатлаучы биючесе, кызыл итәге идәннән сөйрәлеп йөргән кыз да чыгышын тулыландырып, оригинальлек бирде. 191 балл җыйган Маргарет Бергерның чыгышы Динәнекеннән бер дә артык түгел иде. Элеккеге союздаш күршеләребезнең тагын берничәсе безнең өчен югары балларын биргән булсалар, букмекерлар фаразлаган дүртенче урын безнеке булган булыр иде.

Йолдызланмый йолдыз булып кал!
120 миллион халык караган, 39 ил бәя биргән әлеге мәртәбәле конкурста шәрә чыгып, арт саннарын селкетеп кенә бернигә дә ирешеп булмаганын аңлаучылар да булгандыр. Дөньякүләм танылган конкурста чыгыш ясаса да, «йолдыз»ланып маташмаган Динәгә карап күңел сөенә. Безнең милләтебезгә хас затлы, тыйнак, моңлы кызыбыз йолдызланмый йолдыз булып калса иде. Инде аның тирәсендә таралган «көмәнле икән», «бер конкурсант белән мәхәббәт романы булган» кебек гайбәтләргә карамый, үртәлми үз максатына таба барырга да барырга язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading