16+

Гражданнар авиациясе үсешенә илкүләм проект статусы бирергә кирәк

Җәмәгать транспортында пассажирларны чит илләрдән килеп эшләүче гражданнарның ташуына инде ияләнеп киләбез. Гастарбайтерлар безнең автотранспорт предприятиеләрендә шоферлар кытлыгын каплау өчен хезмәт итә. Якын елларда авиапассажирларыбызны да шушындый ук перспектива көтә.

Гражданнар авиациясе үсешенә илкүләм проект статусы бирергә кирәк

Җәмәгать транспортында пассажирларны чит илләрдән килеп эшләүче гражданнарның ташуына инде ияләнеп киләбез. Гастарбайтерлар безнең автотранспорт предприятиеләрендә шоферлар кытлыгын каплау өчен хезмәт итә. Якын елларда авиапассажирларыбызны да шушындый ук перспектива көтә.

Илнең гражданнар авиациясендә әзерлекле очучылар җитмәвен чит илләрдән тәҗрибәле белгечләр чакырып хәл итәргә ниятлиләр. Россия Хөкүмәте шушы араларда гына безнең гражданнар авиациясенә экипаж әгъзалары сыйфатында чит ил пилотларын җәлеп итүгә кагылышлы закон проектын хуплады.
Россия авиакомпанияләрендә квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы соңгы дистә ел эчендә төрле дәрәҗәдәге трибуналардан даими күтәрелеп килә, тик моны хәл итү буенча бердәм дәүләт сәясәте әлегәчә булмады. Авиаторлар әледән-әле күтәреп килә торган бу җитди мәсьәлә теге яки бу очкыч һәлакәткә юлыккан саен җитәкчелектә киң яңгыраш тудыра да фикер алышу этабыннан әллә ни ерак китә алмый. Россиядә квалификацияле очучылар җитмәүне вакытлыча гына булса да безнең авиакомпанияләргә чит илләрдән пилотлар чакырып хәл итү ихтималын РФ транспорт министры Максим Соколов элегрәк тә күтәргән иде. Быел ноябрь аенда «Казан» аэропортында Боинг - 737-500 очкычы һәлакәтеннән соң, ил Хөкүмәте әлеге мәсьәләгә җитди алынырга булган, күрәсең.
Бүген РФ Һава кодексы белән «РФда чит ил гражданнарының хокукый хәле турында»гы законга авиациядә кадрлар кытлыгын хәл итүгә кагылышлы төзәтмәләр әзерләнгән. «Ачык Хөкүмәт» эшчәнлеген координацияләү буенча җаваплы министр Михаил Абызов аңлатуынча, алар һава судноларында экипаж әгъзалары сыйфатында чит ил гражданнарын файдалануга чикләүләрне бетерүгә, коммерцияле авиациядә һава судносы командиры вазифасына чит ил гражданнарын җәлеп итү тәртибен билгеләүдә Хөкүмәткә вәкаләтләр бирүгә кагыла. «Пассажирлар ташуга чит ил пилотларын җәлеп итү, Россия авиакомпанияләренә очучы экипажлар кытлыгы проблемасыннан котылырга гына түгел, аларның тәҗрибәсен файдаланып үзебезнең белгечләрне әзерләүне тизләтергә дә ярдәм итәчәк», - диләр Хөкүмәт вәкилләре. Чит ил пилотларын җәлеп итүгә кагылышлы закон проекты 2019 елга кадәр генә исәпләнгән, шул вакытка үзебездә кирәкле кадәр кадрларны өлгертергә ниятлиләр.
Илебездә гражданнар авиациясе өчен очучылар һәм инженер-техник белгечләр әзерләү буенча бай тәҗрибә тупланган. Авиаторлар әзерләүдә совет мәктәбе дөньяның мәшһүр мәктәпләреннән саналды. 1990 нчы еллардагы сәяси-икътисади үзгәрешләр очкычлар җитештерүче предприятиеләребезгә дә, авиация өчен белгечләр әзерләүче уку йортларына да бердәй кагылды. Ул елларда илдә авиапассажирлар агымы берничә дистә тапкырга кимү белән, очучы һәм инженер-техник персонал күпләп бушады. Белгечләр эшсез ятканга, кадрлар әзерләү перспективасын кайгыртырга кирәк тапмадылар. Шуңа да Россиядә авиапассажирлар ташуга янә ихтыяҗ арту белән, тармак кадрлар кытлыгы алдында калды. Аналитик үзәкләр мәгълүматларына караганда, халыкның мобильлеге үсә бару шартларында авиатранспортка ихтыяҗ артачак кына.
Моннан 25-30 еллар элек илдә очучылар әзерләүче училищелардан елына 2-2,5 мең белгеч әзерләп чыгарылса, хәзер 700ләп кенә. Алар арасында пилотлар тагын да азрак. Элек бер «Аэрофлот» кына булса, хәзер Россиядә эреле-ваклы 100дән артык авикомпания исәпләнә. Аларга бүген
1000 нән артык белгеч җитми. 2025 елга кадрлар кытлыгы берничә тапкырга үсәргә мөмкин, дигән фаразлар бар.
СССРның атказанган очучысы, заманында илнең гражданнар авиациясе министры урынбасары вазифасын биләгән Олег Смирнов килеп туган проблеманы илнең авиация тармагында анык кадрлар сәясәте булганда гына хәл итәргә мөмкин дип саный. «Заманында барлык дәрәҗәдәге авиация җитәкчеләре нинди очкычларга күпме очучы, диспетчер, инженер, авиатехник кирәклеген ун ел алга китеп күзаллый иде. Уку йортлары шул саннарга йөз тотып эшләде. 1990 нчы елларда пилотлар һәм авиациянең башка белгечләре эшсез калгач, алга китеп, киләчәкне фаразлаучы булмады. Соңгы 15-20 елда очучыларны беренчел әзерләү системасы деградацияләнде, очу-методик эшнең барлык кануннары буенча әзерлек һәм күнекмәләр җитми. Училищелардагы тәҗрибәле пилот-инструкторлар да күпләп китте, матди-техник база искерде. Тармакта уку йортларына заказлар формалаштырылып, аларга нигезләнгән кадрлар сәясәте булганда гына, проблеманы хәл итә алабыз», - ди ул.
Пилотлар кытлыгын лаеклы алмаш булмау гына китереп чыгармый, билгеле. Озак еллар үзебездә җитештерелгән очкычлар белән идарә итәргә күнеккән авиаторлар, авиакомпанияләр күпләп чит ил техникасын кайтара башлагач, халыкара стандартлар катгыйлангач, тагын бер авырлык алдында калды. Идарә итү кагыйдәләре безнең авиатехникадан шактый аерылган Боинг һәм Аэробусларны иярләү өчен, гамәлдәге пилотларга квалификация күтәрү генә җитми, инглиз телен дә яхшы ук дәрәҗәдә үзләштерү сорала. Чөнки чит ил очкычлары буенча барлык кулланма инглиз телендә генә тәкъдим ителә. Шушы сынауларны уза алмый эштән китәргә мәҗбүр булган тәҗрибәле белгечләр дә бар. Әлеге өлкәдән хәбәрдар кешеләр бу курсларда тел белүгә беренчел игътибар бирелә, самолет белән идарә икенче планга кала, дип тә искәртә.
Читтән пилотлар чакырып, үзебездә кадрлар әзерләп авиация белгечләренә булган кытлыкны күпмедер вакыттан җиңеп тә булыр бәлки. Ләкин сыйфатны, очышлар иминлеген гарантияләү өчен, болар гына җитми. «Дистәгә якын сәгать поясына бүленгән илдә гражданнар авиациясе гадәти авиация булудан туктый, ул - социаль әһәмияткә ия тармак. Мәсьәләнең бәһасе бик югары. Россиядә гражданнар авиациясе үсешенә инде күптән илкүләм өстенлекле проект статусы бирергә кирәк», - ди СССРның атказанган очучысы Олег Смирнов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading