16+

Грипп эшкә кереште!

Казанда 3-6 яшьлек балалар арасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 3 тапкырга артып киткән.

Грипп эшкә кереште!

Казанда 3-6 яшьлек балалар арасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 3 тапкырга артып киткән.

Яңа ел бәйрәмнәрен табын артында түгел, ә урын өстендә үткәрүчеләр, чыннан да, күп булган бу көннәрдә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов әйтүе буенча, бәйрәм көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр 1 тәүлеккә 1500-1600гә хәтле җиткән. Бу беренче чиратта грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы белән бәйле. Олылар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 24 процентка, 3-6 яшьлекләр арасында ул 3 тапкырга артып киткән.
РФнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко да, грипп шаукымы Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күзәтеләчәк, дип кисәткән иде. Авыручыларның көннән-көн артуы да шуңа дәлил. Шуңа күрә бүгенге көндә саклык чараларын үтәү аеруча мөһим. Барыбыз да белгән берничә төп кагыйдә - һәрдаим кул-борыннарны юып тору, кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәү, иммунитетны күтәрү өчен витаминнар эчү, суган-сарымсак ашау һ.б. сезон авыруыннан сакланырга булышмый калмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading