16+

Грипп гыйнвар аенда көтелә

Грипп профилактикасы максатыннан, Татарстанда 1 млн 13 мең 300 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Бу - халыкның 26 проценты дигән сүз.

Грипп гыйнвар аенда көтелә

Грипп профилактикасы максатыннан, Татарстанда 1 млн 13 мең 300 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Бу - халыкның 26 проценты дигән сүз.

Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, илкүләм профилактик прививка календаре кысаларында 800 мең кешегә түләүсез прививка ясаячаклар. Татарстанга шуның кадәр доза кайткан да инде. Иң беренче чиратта вакцина кечкенә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләрендә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, студентлар һәм 60 яшьтән узганнарга ясалачак.
Марина Патяшина сүзләренә караганда, Татарстанда грипп эпидемиясе гыйнвар бәйрәмнәреннән соң ук көтелә. 2012-2013 елларда эпидемия сезоны вакытында барлыгы 257 меңнән артык татарстанлы авырган. «Узган елны эпидемия чиге 12 атна дәвамында - гыйнвардан мартка кадәр сакланды. Быел да грипп белән авыручылар гыйнвар аенда күп булыр дип уйлыйбыз. Бу юлы да, узган елгы кебек, артык көчәеп китмичә, уртача дәрәҗәдә сакланыр дигән өметтә торабыз», - ди Роспотребнадзорның ТР буенча җитәкчесе. М.Патяшина республика халкын грипптан вакцина ясатырга өндәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading