16+

Гөрләп үтсен авылларда ямьле Сабан туйлары!

Татар халкының борынгыдан килгән, язгы чәчүне тәмамлагач үткәрелә торган милли бәйрәме - Сабан туе якынлаша. Район һәм авылларда, мәш килеп, бәйрәмгә әзерләнәләр. Бу атна ахырында ук киң болыннар һәм су буйларында җыр-моң агылачак, мәйданнар шау-гөр килеп торачак.

Сабан туеның чыны авыллардадыр инде ул, мөгаен. Элеккегедән килгән йолалар, гореф-гадәтләр саклану урыны ул. Бу көнне барыбыз да көтеп ала. Язгы кыр эшләрен тәмамлау бәйрәме булу белән бер үк вакытта, ул бит әле туган-тумачалар белән күрешү, хәлләр белешү көне дә булып тора.
Бу атнада бәйрәм чаралары 7 июнь көнне - районнарда, 8е көнне авылларда узачак. Кайбер авылларда исә мәйданнар инде 6сы көнне үк гөрлиячәк. Чаллыда исә Сабан туе 12 июньгә билгеләнгән, Казанда ул 21 июньдә үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading