Шәһри Казан

Халык контроле: «Юньле «глава» проблеманы 24 сәгать эчендә хәл итә»

Татарстанның Хөкүмәт йортында "Халык контроле"нә багышланган киңәшмә узды. Премьер-министр Илдар Халиков әйтүенчә, дүрт ел эчендә әлеге система халыкка үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү өчен нәтиҗәле коралга әйләнде.

Республикада кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләвенчә, былтыр системага 29 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 73 проценты хәл ителгән. Шул ук вакытта кайбер районнар, проблеманы чишәбез, дигән булып, эшне озын-озак сузып йөри яки, хәл итеп булмый, дип гаризаны кире кага. Гәрчә мәсьәлә хәл ителешле булса да. Андый очракта "Халык контроле" модераторлары проблеманы эшләп бетерү өчен кире кайтара.

Тимерне кызуында сукмаган, ягъни мәсьәләгә вакытында игътибар бирмәүчеләр арасында Биектау, Тукай, Яшел Үзән һәм Чистай районнары бар.
- Түбән Кама районында юл кичүе белән юл билгесен урнаштыру вакыты дүрт мәртәбә кичектерелде. 2015 елда юл билгесе куелды, әмма гариза авторы: "Килешмим - юл кичүе билгесе белән разметка куелмаган. Кешеләрнең эштән кайткан чагында килеп, машина йөртүчеләрнең аларга ничек итеп юл биргәнәрен үзегез күрерсез", - дип язып калдырган, - диде Сабурская.
Сәламәтлек саклау министрлыгына да дәгъвалар күп. Илдар Халиков әйткәнчә, проблема бер генә учреждениедә түгел, бөтен системада хәл ителергә тиеш.

- Түбән Камада берничә ел буе юл билгесе куеп, разметка сыза алмаулары - сәер күренеш. Юл кичүе, люклар, граффитины сылау өчен, 200 грамм буяу белән пумала кирәк. Андый мәсьәлә 30 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Хәер, юньле хуҗада, юньле "глава"да бу проблема 24 сәгать эчендә чишелеш таба, - диде премьер-министр.
Аның әйтүенчә, система барлык моң-зарны тулысынча хәл итәр, дип күздә тотып эшләнмәгән. Чөнки кайбер шикаятьләр нигезсез, кайберләрен чишәр өчен күп вакыт яки акча кирәк. 75 процентка җитеп, шул югарылыктан төшмәү - мөмкин хәл, диде хөкүмәт башлыгы.

Реклама

2015 елда иң популяр сәхифәләр - "Тирә-якны тәртипкә китерү" (10 меңнән артык гариза), "Юл хәрәкәтен оештыру" (5,9 мең), "Муниципаль юлларны тәртиптә тоту һәм төзекләндерү" (3,3 мең). Кайбер сәхифәләрне бетереп атсалар да, аның каравы, яңаларын өстәгәннәр, "Хуҗасыз калган хайваннар" дигәнендә аеруча күп гариза җыелган.
Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов үз чыгышында әйткәнчә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Халык контроле"нә килгән моң-зарның 40 процентына гына колак салган. Билгеле, күбрәк хәл итеп, күрсәткечне яхшырту өчен, акча кирәк. Шәйхетдинов якынча сумманы атады - 9 миллион сум.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе тарафына өч кенә шикаять юлланган, тик берсе дә хәл ителмәгән. Ә менә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, чишелгән проблемалар саны буенча, "5"ле куярлык.

Казан башкарма комитетының аппарат башлыгы Игорь Сивов та, "Халык контроле"ндәге зур булмаган мәсьәләләргә нокта кую өчен, республика хөкүмәтеннән дүрт миллион сум сорады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: