Шәһри Казан

Халыкның сүзе – хак, ә күзе – очлы

Татарстан электрон технологияләрне кулланышка кертүдә әйдаманлык күрсәтә. Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычында гамәлгә куелган «Электрон Хөкүмәт» эшчәнлеген Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта БДБ илләреннән дә килеп өйрәнәләр.

Янә бер яңалык. Татарстан Президенты быелның 1 июнендә «Татарстан Республикасында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат челтәре турында»гы указга имза куйды. «Халык контроле»нең («Народный контроль»нең) адресы Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталына урнаштырылган.
Шушы уңайдан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина түбәндәге аңлатмаларны бирде:
- «Халык контроле» интернет челтәрендә апрельдән үк эшли. Аңа исемне Татарстан Президенты үзе тәкъдим итте, халык белән элемтәнең әһәмиятен искәртте. Адреска инде 640 хат-гариза керде. Мөрәҗәгатьләргә 10-30 көн эчендә җавап җибәрелә, - диде Әнисә Җәмил кызы. Республика Хөкүмәтенә интернет аша гына хат-хәбәр юллауда әлегә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре өлгерлек күрсәтә. «Казанда юлларның начарлыгы, экология турындагы хәбәрләр күпчелекне тәшкил итте. Гражданнарның интернет аша җибәрелгән гаризалары министрлыкларга һәм ведомстволарга тапшырыла. 56 гариза уңай чишелеш тапты. «Халык контроле» сайтына кереп, үз гаризаңны калдырудан тыш, анда башкалар куйган хат-хәбәрләргә карата фикереңне дә белдерергә мөмкин. Бу интернетта үзенә күрә бер «электрон петиция» кебек», - диде Әнисә Гайнуллина.
Авыл районнарында яшәүчеләрдән дә интернет челтәрендәге «Халык контроле»нә активрак мөрәҗәгать итүләре сорала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: