16+

Хаҗның тирән фәлсәфәсе бар

«Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән очрашулар, туры элемтә уздырулар «Шәһри Казан» газетасының күптәннән килгән матур традициясе. Хаҗ сәфәреннән кайтып, бераз вакыты табылуга, без аны тагын редакциягә чакырдык. Сөйләшүебез бу юлы үзебез чалдырган корбаннан әзерләнгән аш-су мәҗлесе табыны артында барды. Хәзрәт хаҗ сәфәрендә туган фәлсәфи фикерләре белән...

Хаҗның тирән фәлсәфәсе бар

«Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән очрашулар, туры элемтә уздырулар «Шәһри Казан» газетасының күптәннән килгән матур традициясе. Хаҗ сәфәреннән кайтып, бераз вакыты табылуга, без аны тагын редакциягә чакырдык. Сөйләшүебез бу юлы үзебез чалдырган корбаннан әзерләнгән аш-су мәҗлесе табыны артында барды. Хәзрәт хаҗ сәфәрендә туган фәлсәфи фикерләре белән...

- Хаҗ үтәү мөмкинлекләрен елдан-ел җиңеләйтәләр. Хаҗда кеше үлеме дигән нәрсә дә азая бара. Безнең Татарстаннан быел 1200, Россия буенча 20 мең кеше хаҗ кылды. Шундый закон бар: Согуд Гарәбстаны һәр илгә мөселманнар санының 0,1 проценты күләмендә квота бирә. Иң күп хаҗилар - 200 мең мөселман - Индонезиядән килгән иде. Анда хаҗда булмаган кызны кияүгә дә алмыйлар икән. Берсеннән: «Синең ниятең хаҗ кылумы, әллә кияүгә чыгумы?» - дип сораган идем. «Башта кияүгә чыгам, аннары тагын хаҗга киләбез», - дип җавап кайтарды.
Хаҗ - зур, планетар мөселман конгрессы. Кем белән генә күрешмисең анда! Кызганыч, безнең илдән килүчеләр, элеккеге совет заманындагы тәрбия нәтиҗәсе буларак, чит телләрне белмиләр, шуңа күрә аралаша алмыйлар. Аралашсаң, төрле илләрдәге вазгыять белән танышырга була. Анда бит 150 ил мөселманнары җыела, хаҗиларның якынча саны быел 5 миллион, диделәр. Болар әле рәсми теркәлгәннәре генә. Алга таба 10 миллионга җиткерергә дигән максатлары да бар икән.
Хаҗ кылу - ислам диненең бер нигезе. Әлбәттә инде, ул мөмкинчелеге булган кешегә генә фарыз. Мин шуны күзәттем: алдагы елларга караганда хаҗилар яшәреп бара. Быел аларның 30-40 проценты чамасы 30-35 яшьлекләр иде. Моңа бик куандым, чөнки зур күләмдәге акчаны хаҗга сарыф итә ала торган кеше инде дингә тирән килгән дигән сүз. Ул акчаны туздырырлык урыннар хәзер бик күп бит юкса.
- Хәзрәт, мөселман илләрендәге вазгыять җәмгыятьтә төрле фикерләр уята. Түнтәрелеш үзе үк ислам дине кануннарына каршы килә түгелме?
- Мин Мисыр халкы белән күрешеп сөйләштем. Гади мөселманнар да, хөкүмәттәгеләр дә, Мисырның 70-80, хәтта 90 процент халкы бүгенге вазгыятьтән канәгать, дигән фикерне әйтә. 32 ел бездә ирек булмады, диләр. Сүз иреге юк, язарга ярамый. Аларның беренче шатлыгы - ирек капкасы ачылган. Күп кенә галимнәр, сәясәтчеләр тоткынлыктан чыгарылган. Алар хәзер үз сүзләрен халыкка җиткезә ала. Халыкның үз Президентларын сайлау мөмкинлеге бар. Бер караганда, бу - алга китү. Халык бүген шат, алдагысын Аллаһы Тәгалә бер үзе генә белә. Ливиядә дә шулай ук.
Без бу чорларны туксанынчы еллар башында үттек бит инде. Моннан унбиш ел элек 1996 елда мин Гарәбстаннан укып кайткач, Миркасыйм ага Госманов белән очрашкан идек. «Хәзрәт, гарәп илләрендә сүз иреге бармы?» - дип сорый бу миннән. Мин: «Юк», - дип җавап бирдем. «Күрәселәре алда әле», - диде ул. Менә бүгенге көндә без шуны күрәбез.
- Кайберәүләр бишәр ел рәттән хаҗга бара. Бу дөрес әйберме икән, хәзрәт? Арттырып җибәрмиләрме?
- Хаҗиларның алтмышлап проценты хаҗ кылганда ялгышлар җибәрә. Анда гамәлләр, гыйбадәт бик күп бит. Кайта да, мин моны дөрес эшләмәгәнмен, бу урында дөрес итеп дога кылмаганмын икән, дип үкенә башлый. Дөресрәк итеп укыйсы килә тегенең. Акча җыя да тагын хаҗга китә. Аллаһы Тәгалә иң дөресен яза аңа, калганнарын нәфел итеп куя. Икенче төрле хаҗилар турында менә болай. Безнең бит фарыз намазлар белән бергә сөннәт, нәфел намазлары да бар. Фарыз белән генә чикләнмичә, төнге намазыңны, таң атканнан соң духа намазын укысаң, бик әйбәт бит инде. Нәфел намазларын күбрәк укыган саен, нәфел хаҗы кылган саен Аллаһы Тәгаләгә ныграк якынаясың. Ә бу хаҗиларның фарыздан калган хаҗлары нәфел булып бара. Аннары, җәмәгать, хаҗның бер үзенчәлеге бар бит аның. Менә Коръәннең бер аятендә Ибраһим (г.с.): «Йа Раббым, шушында кешеләрнең күңелләрен гел тартып тор», - дип дога кылган, диелә. Бер баргач, тагын барасы килә, чөнки чыннан да мөкатдәс, изге урын бу. Күңел шунда тартыла, үзеңнең туган ягыңа кайткан кебек буласың.
- Үзегез ничә тапкыр бардыгыз?
- Мин Гарәбстанда укыган вакытта һәр елны барып хаҗ кылдым. Аннан кайткач, ике ел рәттән автобус белән оештыручы итеп җибәрделәр. Бусы сигезенче тапкыр булып чыга.
- Хаҗ авыррак булган саен аның савабы да зуррак, диләр.
- Хаҗның максаты - авыр булуда түгел, ә аны үтәүдә. Аның авырлыгы шунда - ул без ияләшкән стереотипларны җимерә. Безгә хас булмаган кием кияргә кирәк. Ихрам дигән кием ике сөлгедән гыйбарәт. Ә аның эчендә, гафу итегез, бернәрсә дә юк. Шуның белән намаз да укырга, ятып йокларга да кирәк. Биш көн буе кырда чатырда яшисе бар. Ихрам ул - кәфенлек. Кыямәт көненең бер күренеше. Ихрам кигәч сөнниләр, шигыйлар... байлар, ярлылар - бар да бертөсле була. Хаҗның фәлсәфәсе әнә ничек тирән аның.
Хаҗда кемнең кем икәне ачыла. Гади тормышта күбебез битлек киеп йөри бит. Ә тегендә - уңайлыклар булмаган шартларда битлек ертыла. Мәккәдә төнлә йолдыз күренми, чөнки халык, машина күплектән, шәһәр өстен куе төтен сарган. Атмосферадагы кислородның күләме нибары 13 процент кына (бездә ул 21-22 процент). Менә шушы нәрсә бераз киеренкелек тудыра инде, нервыга тия башлый. Өстәвенә кеше күп, тегесе ышкылып үтә, монысы йоклаганда бик яман гырлый. Биш-алты кеше бер бүлмәдә, һава бик җитми, кызу... Кайберәүләр берсен-берсе күралмый ук башлый. Берәү әйтә, кайтып кына китәр идем билет алып, ди. Менә шундый сынаулары бар аның. Әрләшеп тә китәләр шунда. Кунакханәнең фойесына җыеп, вәгазь сөйләгәч, тынычланалар тагын, бер-ике кичкә шул җитә.
Күз алдына китерегез - гел кеше. Тегендә кеше, монда кеше, уңда кеше, сулда кеше - бөтен җирдә кеше. Менә шушы психологик, психик сынауларда кемнең кем булуы ачыклана инде. Эчке ягы күренә башлый тегенең. Сәфәр дигән сүз гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә ачылу (раскрытие) дигәнне аңлата (путешествие түгел, анысы сәяхәт була аның).
Чәч кырдыру турында да уйлап утырдым. Хаҗга барыр алдыннан чәчне ник кырдыралар дисезме? Бер хикмәт бар монда. Тормышта кайсы очракларда чәчне кырдыралар әле - армиядә һәм төрмәдә. Бу - законнарга тулысынча буйсынуны аңлата торган символ! Хаҗга барыр алдыннан чәчеңне кырдырып, син Аллаһы Тәгаләнең канунына тулысынча буйсынасың дигән сүз.
- Хаҗ сәфәреннән чистарынып кайтуның нигезендә нинди фәлсәфә ята?
- Кәгъбәтулланың чатында бер кара таш бар. Кәгъбәтулла чатнагач, аны сүтеп җыйган Габдулла ибне Зөбәер хәлифә аның стена эчендә калган өлешенең ап-ак булуын күрә. Пәйгамбәребезнең дә, «Бу кара таш Адәм (г.с.) вакытында ап-ак булып төшкән иде», дигән бер хәдисе бар. Менә бу гөнаһлардан таш та карала дигәнгә бер дәлил инде. Гөнаһлы калеб менә шундый була икән. Мәскәүнең квант механикасы фәнни-тикшеренү институты профессоры үзенең бер мәкаләсендә: «Безнең эритроцитлардагы тимер дисклар кешеләрнең гамәлләрен язып бара икән», - дип язды. Хәзер килеп Коръәннең «Хәдид» («Тимер») сүрәсенең 25 нче аятен карагыз. Анда Аллаһы Тәгалә: «Яшерен вакытта сез нәрсә эшләгәнне белер өчен мин сезгә тимер бирдем», -ди. Ә теге кара ташны магнит токымлы метеорит диләр. Ул безнең эритроцит дискларындагы тискәре гамәлләрне үзенә язып бара икән. Менә шуннан инде кеше чистарынып кайта.
- Хәзрәт, берәрсенә хаҗ кылу өчен акча бирсәң, моңа хаҗ кылган саваплар языламы?
- Ул кешегә хаҗ кылырга ярдәм итү савабы булачак. Хаҗ кылу савабы юк. Ә кеше үзе акча сорап хаҗга барырга тиеш түгел, кеше өчен генә сорарга була.
- Хәзер төрле дини бәйгеләрдә җиңүчеләргә хаҗга юллама бирү традициясе таралып килә. Мондый хаҗ дөрес буламы икән?
- Бу - дөрес. Юлламаны ул бит сорап алмаган. Мондый нәрсә күп илләрдә кулланыла. Әйтик, Коръән уку ярышында җиңүчеләргә хаҗ бүләк итү бар.
* * *
Иман нуры иңгән бу кичәдән тиз генә таралышасы да килмәде. Редакция хезмәткәрләре хәзрәткә сорау арты сорау яудырып кына торды. Коръән серләре, җен-пәриләр, сихер, төрле ырым-шырымнарга кагылышлы тагын бик күп төрле сорауларга Рамил хәзрәт Юнысның кызыклы җавапларын ишеттек. Ул җавапларны «Иманлы сүз» сәхифәсенең алдагы саннарында бастырып барырга ниятлибез. Соңыннан әлеге кызыклы очрашуны оештыручы - «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Мансур МОРТАЗИН хәзрәткә вакыт табып килгәне, кызыклы әңгәмәсе өчен рәхмәт белдерде. Аңа җавап итеп хәзрәт редакция коллективына үзенең теләкләрен җиткерде:
- Хәерсез эштә юлыңа бер шайтан, хәерле эштә ике шайтан чыгар, ди. Хәерле эштә авырлык күп була ул. Аның кереме дә аз. Менә сыраханәләрдә керем күп инде. Сезнең эшегез бик хәерле. Кеше күңелен тулыландырасыз, баетасыз, бик күп мәгълүмат биреп барасыз. «Иманлы сүз»не, мәдәнияткә кагылышлы һәм башка сәхифәләрегезне укып барабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең рәхмәтен әйләсә иде. Без бит сезнең белән коллегалар, бик төшемле эштә эшләмибез. Бервакытны бер кеше, 2008 елда ничә банк ябылды, ә мәчетләр саны бик күпкә артты, дип әйткән иде. Аллаһы Тәгаләдә кризис юк. Сездә дә кризис булмасын, һәрвакытта үсеш булсын. Аллаһы юлында булыгыз. Аллаһы Тәгалә динне тормышыбызны җиңеләйтү өчен биргән. Тагын да якынаегыз. Барыбыз да намазлы, уразалы булып китсәк, иншалла, Аллаһы Тәгалә тормышыбызга нур өстенә нур, җиңеллек бирер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading