16+

Хатын-кыз – гаилә тоткасы

Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды.

Хатын-кыз – гаилә тоткасы

Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды.

Форумны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килгән "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә. Чарада Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, Казакстан, Кыргызстан, Таҗикистан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Литва, Беларусь, Украина, Төркия, Австралия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Канада, Кытай, Финляндия, Франция, Чехия һәм башка илләрдән 700гә якын делегат катнашты.

Казанга җыелган татар хатын-кызларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

Бөтен дөньядан гүзәл һәм уңган хатын-кызларыбыз инде 3 нче тапкыр җыела, кызыклы һәм файдалы очрашулар үткәрелә. Сез монда килеп, Казаныбызда татарларның ничек яшәвен, хезмәт итүен, җәмгыять коруын күреп, белеп китәсез, без исә сезне шатланып каршы алабыз һәм булганы белән уртаклашабыз, - диде ул. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның форумдагыларга мөрәҗәгатен дә укып ирештерде. Татарстан лидеры исә хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп «Кайсы тармакта эшләсәгез дә, дөньяның кайсы илендә яшәсәгез дә, сез татар хатын-кызларына хас сыйфатларны югалтмагансыз. Акыллы, тыйнак, белемле, уңган асыл шәхесләр - халкыбызның йөз аклыгы. Сез - гаилә тоткасы", дигән мөрәҗәгатендә. Фәрит Мөхәммәтшин:

- Гаилә, әхлак, тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәният сакланышы - ул дәүләт бурычы, әмма бу өлкәдә хатын-кызларның роле тагын да зуррак. Татар хатын-кызлары тәрбиясе, тәҗрибәсе, гаиләгә карашы белән уңай яктан аерылып тора. Ник дигәндә, татар гаиләсендә тормыш уңайрак көйләнә, татар гаиләләрендә аерылышулар кимрәк, татар гаиләсе ныграк, балалары тәрбиялерәк булып үсә. Димәк, безнең татар халкыбызның киләчәге ныграк, ышанычлырак, һәм сезнең җәмгыятьләрегез эше белән бу тагын да яхшырак булыр дигән өмет бар, - дип өстәде. Форумда туган телне саклап калу, җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләрен уртага салып сөйләштеләр.

Чыгышта "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының алга таба форматын үзгәртеп, татарлар күпләп яшәгән теге яки бу төбәктә очрашулар оештыру, тәҗрибә уртаклашу кирәк дигән фикер дә яңгырады. Шулай ук гаиләсе булмаганнарны таныштыру, туганлаштыру өчен берәр бүлек уйлап табу киркә дип табылды. Чарада Татарстаннан читтә яшәп, татар теле, милли гореф-гадәтләре кебек милли үзенчәлекләр сакланышына сизелерлек өлеш керткән ханымнарга Татарстанның мактаулы исемнәре, рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйтүенчә, "Ак калфак"ның Татарстанда 162, Россиядә 36, чит илләрдә 18 бүлекчәсе бар. Алга таба нәсел-тамырларны барлауда шәҗәрә бәйрәме, татар буйдак-ялгызаклар санын һәм катнаш никахларны киметүдә яучылар-димчеләр җыены, татар табиблары катнашында чара уздыру, шулай ук милли киемнәр күргәзмәләре оештырып, бишек җырларын барлап яздырып, диск итеп чыгару да күздә тотыла. Шунысы да игътибарга лаек, форумга килүчеләрнең күбесе милли киемнәрдән иде.

Программа кысаларында хатын-кызлар Арчачага да сәяхәт кылдылар. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең эшчәнлеге белән таныштылар. Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай әдәби музей-комплексын карадылар.

Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading