16+

Хай-дайвинг: иртәгә Казансу ташыячак

Екатерина Красуцкая фотосы Иртәгә Казанда планетаның иң көчле сикерүчеләре, шул исәптән Колумбиянең иң атаклы спортчысы - әлеге спорт төренең беренче чемпионы Орландо Дюк катнашачак хай-дайвинг буенча I Дөнья кубогы ярышлары башлана. Спортчылар Ярышлар өчен Казансуда махсус каланча төзелде. Хай-дайвинг ярышларында ирләр - 27 метр (тугыз катлы йорт биеклегендә), хатын-кызлар 20...

Хай-дайвинг: иртәгә Казансу ташыячак

Екатерина Красуцкая фотосы Иртәгә Казанда планетаның иң көчле сикерүчеләре, шул исәптән Колумбиянең иң атаклы спортчысы - әлеге спорт төренең беренче чемпионы Орландо Дюк катнашачак хай-дайвинг буенча I Дөнья кубогы ярышлары башлана. Спортчылар Ярышлар өчен Казансуда махсус каланча төзелде. Хай-дайвинг ярышларында ирләр - 27 метр (тугыз катлы йорт биеклегендә), хатын-кызлар 20...

Екатерина Красуцкая фотосы

Иртәгә Казанда планетаның иң көчле сикерүчеләре, шул исәптән Колумбиянең иң атаклы спортчысы - әлеге спорт төренең беренче чемпионы Орландо Дюк катнашачак хай-дайвинг буенча I Дөнья кубогы ярышлары башлана.

Спортчылар
Ярышлар өчен Казансуда махсус каланча төзелде. Хай-дайвинг ярышларында ирләр - 27 метр (тугыз катлы йорт биеклегендә), хатын-кызлар 20 метр биеклектән сикерә.
Кубокка барысы 16 илдән 35 спортчы катнашу теләген белдергән. Барселонада узган дөнья чемпионатында бу сан азрак булган. Турнирда 26 ир-ат, 9 хатын-кыз көч сынашачак. Иң күп вәкилләр Америкадан булыр дип көтелә. Россиядән исә Артем Сильченко белән Илья Щуровны күрә алачакбыз.
Хай-дайвер Артем Сильченко Казандагы каланчада беренче тренировкасын үткәрде дә инде. Күнекмәләрдән алган хис-тойгыларын ул журналистлар белән бүлеште.
- Искиткеч тәэсирләр калды. Каланча биеклегеннән Кремль гаҗәеп матур булып күренә. Бу бик хәтәр спорт төре. Мускуллар һәм гәүдә суга ничек керергә кирәкне белергә тиеш. Суга кагылган мизгелдә генә гәүдәне киеренке халәткә китерәм. Әгәр бу халәт алданрак булса, гәүдәнең көче бетә. Суга ике мәртәбә шулай уңышсыз кергән очрак булды, ике мәртәбә рәттән әле ул - шуннан соң ике атна суга сикерү турында уйлый да алмадым. Син каланчада вакытта баш мие гел уйлый, дистәләрчә карар кабул итә, ә очыш вакытында инде мин берни уйламыйм һәм бу мөмкин дә түгел. Сикерүче буларак, минем өчен каланчаның каты һәм тигез булуы бик мөһим. Монда ул бик әйбәт куелган. Казансу җылы, йомшак су - анда суга йомшак керелә.
Ярышларда катнашу өчен спортчы 5 сикерү (2 - мәҗбүри, 2 - ирекле һәм 1 интермедиа-сикерү) әзерләгән. Әгәр Сильченко финишка барып җитсә, тамашачылар бу сикерүләрнең барысын да күрәчәк, моңа ул үзе зур өметләр баглый.
- Бер ел эчендә көндәшләр саны артты. Узган елда минем өчен Колумбиядән Орландо Дьюк һәм Бөекбританиядән Гарри Хант кына көндәшләр булсалар, хәзер исә көчле спортчыларның саны күбәйде. Мексикалы Джонатан Паредес бик шәп сикерә, АКШ вәкилләренең программасы да әйбәт, бик катлаулы. Казанга беренче урын өчен көрәшергә килгән спортчылар күп хәзер.

Тамашачы
Бу спортның бик матур төре. Оештыручылар быелгы ярышларны бөтен дөнья тамашачылары күзәтә алачак, дип ышандыралар. ФИНА Халыкара йөзү федерациясе сайтында турыдан-туры трансляцияләү алып барылачак. Телевизорлар исә үз каршына 20 ил халкын җыяр дип көтелә. Спортчылар өчен Аргентина, Боливия, Чили, Колумбия, Коста-Рика, Доминикан Республикасы, Эквадор, Сальвадор, Гватемала, Гондурас, Никарагуа, Панама, Парагвай, Перу, Уругвай, Венесуэла, Япония, Гонконг халкы җан атачак. Россия халкына турыдан-туры трансляцияне «Россия 2» каналы күрсәтәчәк, аларны кабат «Спорт» телеканалында күрергә мөмкин булачак. Турнирның телеаудиториясен 4,5 миллиард тирәсе тамашачы тәшкил итә, икенче төрле әйткәндә, бу җир шары халкының яртысыннан артыграгы дигән сүз.
Вакыйга урынында булырга теләүчеләр өчен 1000 кешене сыйдырырлык вакытлыча трибуна урнаштырылган. Ярышларга билетлар сорап, берничә шәһәр кассасына шалтыратып карадык, билетлар сатуда калмаган. Билет алмаган казанлылар һәм шәһәр кунаклары спорт ярышларын яр буеннан да күзәтә алалар.
Ярышларның уздырылу вакытына килгәндә, спортчыларның чыгышын 8 августта - сәгать 15.00дән 17.50гә, 9 августта - 12.15тән 13.41гә, 10 августта 15.45тән 17.07гә кадәр күрергә була. 9 һәм 10 август көннәрендә җиңүчеләр исемнәрен белергә мөмкин булачак.

Ярдәм
Ярышлар алдыннан Казансу елгасы акваториясендә шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтләре күнекмәләр дә уздырды, чөнки мондый ярышлар үткәргәндә спортчылар белән көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга, әйтик, койрык умырткасы сыну очрагы да булырга мөмкин. Шунда ук эзләү-коткару хезмәтенең водолазларын китерү өчен мотокөймә кизүдә торачак. Каланчадан суга сикерүгә водолаз спортчы артыннан өч метр тирәнлеккә кадәр суга чума һәм аның белән бергә су өстенә чыга. Спортчы суга дөрес кермәгән очракта водолазлар зыян күрүчене медицина ярдәме күрсәтү өчен катерга китерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading