16+

Хезмәт хакыгыз яшәргә җитәме?

Бер тикшеренү хезмәте эшләүче халык арасында әлеге темага сораштыру уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, илдә һәр өченче кеше хезмәт хакының күләменнән канәгать түгел, ул коммуналь хезмәтләргә түләү, ашау өчен дә җитми.

Хезмәт хакыгыз яшәргә җитәме?

Бер тикшеренү хезмәте эшләүче халык арасында әлеге темага сораштыру уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, илдә һәр өченче кеше хезмәт хакының күләменнән канәгать түгел, ул коммуналь хезмәтләргә түләү, ашау өчен дә җитми.

Татарстанда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, бары 24 процент респондент кына хезмәт хакыннан канәгатьлеген белдергән. Республика халкының 44 проценты булдыра алганча тырыша, менә 32 процентының хезмәт хакы очны- очка ялгап барырга гына җитә.

Гадәти бер гаиләнең айлык яшәү чыгымнарын якынча исәпләп карыйк әле. Татарстанда уртача хезмәт хакы 27988 сум булып исәпләнсә дә, бу сумманы алып эшләүче гади халык бик сирәктер. Гадәттә, уртача хезмәт хакы 15-25 мең тирәсендә тирбәлә. Гаиләдә мәктәптә укый һәм балалар бакчасына йөри торган балалар бар дип алсак, аларга икесенә ай саен (балалар бакчасына 3500 сум тирәсе, мәктәптә ашауга 2000ләп) 5500 сум китә. Әле өстәмә түгәрәкләр өчен 1000 сум, әлеге учреждениеләрдә булып торган түләүле чараларны да өстәсәң, барлыгы 7000 сумлап акча чыга. Юлга өч кешегә мәктәпкә, эшкә барып кайтырга аена 4500 сумлап акча тотыла. Табиблар фикеренчә, кешенең көндәлек рационында ипи (25 сум), бәрәңге (килосы 10 сум дип алыйк), яшелчә (килосы якынча 100 сум), җиләк-җимеш (килосы якынча 100 сум), шикәр комы (килосы 49 сум), ит (килосы 300 сум), балык (килосы 200 сум), сөт (литры 50 сум), күкәй (дистәсе 45 сум), үсемлек мае (литры 70 сум), чәй (кабы 50 сум) ише әйберләр булырга тиеш. Әлбәттә, туклану бу продуктлар белән генә чикләнми. Юрганыңа карап аяк сузасың. Кыскасы, белгечләр, бер кешегә, ашау өчен, аена, ким дигәндә, 3 мең сум акча тотыла, дип исәпләп чыгарган. Ике балалы гаиләгә якынча 12 мең дигән сүз. Коммуналь хезмәтләр өчен ике бүлмәле торакка уртача 4000 сум түләргә туры килә. Кесә телефоныннан сөйләшкәнне, кредитларны, киенү, ял итү, интернетка, даруга, бүләкләргә, башка хезмәтләргә түләүләрне исәпкә алмаганда, ай саен 26000 сумнан артык акча сарыф ителә.

Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның халык артисты:
- Хезмәт хакы җитми. Җитсен өчен, читтә эшләргә туры килә. Минемчә, акча күбрәк булган саен җитми инде ул, шулай да тынычлап, иркенләп яшәр өчен, бер кешенең айлык хезмәт хакы, кимендә, 50 мең сум булырга тиеш.

Зөлфәт Зиннуров, җырчы, алып баручы:
- Хезмәт хакыннан канәгать кеше юктыр инде ул. Ә менә җитәме, җитмиме - башка сорау. Хезмәт хакым яшәргә җитми, дөрес, читтә эшләп тапканы бар, Аллага шөкер. Хәзерге заманда бер хезмәт хакына гына яшәсәң, ачтан үлүең дә бар, акча эшләүнең өстәмә юлларын эзләргә туры килә.

Кәримә Сафина, газета укучы:
- Без авылда инде өч ай акча алган юк. Хезмәт хакына ышанып яшәп булмый. Сөт тапшырмасак, мал суеп сатмасак, тормыш итүне күз алдына да китерә алмыйм. Балаларны укытасы, киендерәсе дә бар бит. Барысы да кыйммәтләнеп тора. Әле ярый авыл җирендә юлда йөргән өчен түлисе юк, бәрәңгесе, кишере, суганы, ите, сөте, мае үзебездә. Шәһәр кешесенә бу яктан авыррак инде.

Татарстанлыларның хезмәт хакы нәрсәгә тотыла?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading