Шәһри Казан

Хисапсыз байлык – гөнаһ?!

«Әгәр җир йөзендә көн итүче барлык кешеләр дә бүгенге байлар кебек комсызланып яши башласа, планетабыздагы табигый байлыклар 100 елга да җитмәскә мөмкин». Бу мәгълүмат митрополит Кирилл авызыннан яңгырады.

Урысның дин әһелләре гасырлар дәвамында миллионлаган халыклар туплаган һәм Ходай биргән байлыктан бик азлар гына файдалануга борчыла, хисапсыз күләмдә мал-мөлкәткә ия булуны зур гөнаһка тиңли. Ә ислам дине әһелләренең байлар белән хәерчеләр арасында барлыкка килгән зур упкынга тирән борчылып, христиан дин әһелләре кебек бергә җыелып, кистереп кенә үз сүзләрен әйтә алганнары юк әле. Без һаман да урлап тапкан байлыктан файдаланып кечкенә генә мәчет төзеткән ата каракка ике дөнья рәхәтен телибез. Нәтиҗәсе күз алдында - андый мәчетләрнең күбесенә халык йөрми.
Урысның дин әһелләре тикмәгә генә чаң сукмый. Әле капитализм төзи башлаганыбызга санаулы гына вакыт үтсә дә, Россия, дөньяның иң бай кешеләре буенча, АКШ белән Германиядән генә калыша. «Форбс» журналы төзегән әлеге исемлеккә безнең берничә дистә баебыз эләккән. Чаң сугарга мәҗбүр иткән төп сәбәп - байлар белән хәерчеләр арасындагы аерманың елдан-ел арта баруы. Европада бу күрсәткеч - 6-7, АКШта - 9, ә бездә 20 тапкырга артык. Кемнең энҗесе вак, ә кемнең өйрәсе сыек дигәннәре шулдыр инде. Әнә шуңа да, хезмәт хакыбызның 60 процентын без ашау-эчү ризыклары алуга тотабыз. Ә венгерлар туклану өчен гаилә бюджетының - 16, поляклар - 29, украиннар 45 процентын гына сарыф итәләр. Димәк, без шул ашау өчен генә яшибез булып чыга түгелме соң?! Хәер, әле бит фатир, газ, ут, телефон, юл йөргән өчен дә түләргә кирәк. Совет халкының корычтай нык булуына сокланып, бер шагыйребез: «Бу кешеләрдән кадак ясарга була», - дип тиктомалдан гына язмаган инде. Россия байлары үзләренең кыланмышлары белән дөньяны гаҗәпкә калдыра. Хәер, сәнәктән көрәк булганнан башканы өмет итеп булмыйдыр да. Аның иле дә бер ярдан икенчесенә ташланырга ярата бит. Чит илләрдән килүчеләр ялтыр-йолтыр килеп торган казиноларга, бай кибетләргә, рестораннарга таң кала. Ә шул ук вакытта сырхауханәләрдә ятак җитмәгәнлектән, авыруларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Россиянең баш санитария табибы Г. Онищенко тикмәгә генә: «Хакимият башкарган эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтүче төп билге ул - зират», - дими. Танылган җырчы Лев Лещенко да: «Кешеләрнең бу дәрәҗәдәге зур аерма белән бер-берләреннән ераклашканы юк иде, - дип борчыла. - Мин Брежнев гаиләсен яхшы белә идем. Ант итә алам, Леонид Ильич кара уылдыкны көн саен кашыклап ашамады. Аның яраткан ризыгы кәбестә белән сосиска иде. Мин бүген бик күп чиновникларны якыннан беләм һәм аларның кыланмышларына исем китә. Бик кыйммәтле машиналарга, гаҗәеп виллаларга, ял йортларындагы тәүлегенә 3 мең евро түли торган кунакханә бүлмәләренә алар акчаны каян ала?! Әлбәттә, законлы юл белән түгел. Хәзер бу күренешкә илебезнең бөтен төбәкләрендә, хакимиятнең һәр тармагында тап буласың. Һәр кешегә дә тормыш итү өчен уңай шартлар тудырмый торып, безнең алга барырга, бөек милләт дип күкрәк сугарга хакыбыз юк».
Байлар белән ярлылар арасындагы аерманы ничек киметергә соң? Һәрхәлдә, кабат революция ясап, байларны себереп түгү юлы белән хәзер инде бу мәсьәләгә нокта куеп булмас. Заманы да башка, иле дә янә бер тапкыр революцияне күтәрә алырлык хәлдә түгел. В. Путин үзе дә: «Тигезсезлек мәсьәләсен икътисади үсеш һәм техник прогресс казанышлары белән генә нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин түгел. Җәмгыятьнең әхлак ягыннан сәламәт булуы да зур мәгънәгә ия», - ди бит.
Митрополит Кирилл хәерчелектән чыгу юлын эшләп тапкан акчаны дөрес итеп бүлә белүдә күрә. Өч-дүрт кешедән торган бер гаиләгә берничә коттедж, 10 бүлмәле фатир, 5-6 машина нигә кирәк? Әле ул «кирәк»ләрнең очы-кырые юк бит. Өстәгеләргә карап түгел, түбәндәгеләргә карап шөкер итәргә чакыра митрополит. Артык зур капиталга ия булучылар җәмгыятьнең умыртка баганасы булырга тиешле урта сыйныфның артуын чиклиләр. Бу сыйныфны ил халкының 60-70 проценты тәшкил итмәсә, дәүләтнең киләчәге шикле, ди белгечләр. Ә Россиядә исә ул 20 процент тирәсе генә. Америкада урта сыйныф вәкиле булу өчен, кешенең үз куышы, машинасы, кыйммәтле әйберләр сатып алу һәм дөнья буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге белән бергә, банкта акча саклавы мөһим. Россиядә дә әлеге сыйныф вәкиле булу өчен аерым кагыйдәләр эшләнгән. Бу сыйныф әгъзасы булу өчен, ким дигәндә, урта махсус белем, һәр гаилә әгъзасының кулына ай саен 12 мең сум акча керергә тиеш. Кыскасы, дүрт кешелек гаилә аена 48 мең сум акча эшләргә бурычлы. Кайсыгыз үзен урта класс вәкиле итеп саный? Мөгаен, андыйларның бик азы гына бу юлларны укыйдыр.
Христиан дин әһелләре байлар белән фәкыйрьләр арасындагы аерманың көннән-көн арта баруына чаң суга. Ислам динендә исә бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелә. «Кыямәт көнендә, биш нәрсә турында соралмыйча, Адәм баласының аяклары басып торган җиреннән кузгалмас», - дигән Мөхәммәд галәйһиссәлам. Шул биш сорауның икесе мал хакында: малны нинди юллар белән таптың; малны нинди урыннарга сарыф иттең. Бу сорауларга барыбызга да җавап бирергә туры киләчәк. Байларга да, фәкыйрьләргә дә ...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: