16+

Хуш киләсең, Яңа ел!

Мансур МОРТАЗИН, баш мөхәррир Тагын бер ел узып бара. Быел шатлыкларны да, хәсрәтләрне дә күп күрдек. Универсиаданы уңышлы гына уздыруыбыз һәм Казаныбызны бөтен дөньяга чиста, матур, уңайлы шәһәр итеп күрсәтүебез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ә авиаһәлакәт бик күпләребезне дөньяга бөтенләй башкача карарга өйрәтте. Без, хөрмәтле укучыларыбыз, боларның барысы хакында...

Хуш киләсең, Яңа ел!

Мансур МОРТАЗИН, баш мөхәррир Тагын бер ел узып бара. Быел шатлыкларны да, хәсрәтләрне дә күп күрдек. Универсиаданы уңышлы гына уздыруыбыз һәм Казаныбызны бөтен дөньяга чиста, матур, уңайлы шәһәр итеп күрсәтүебез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ә авиаһәлакәт бик күпләребезне дөньяга бөтенләй башкача карарга өйрәтте. Без, хөрмәтле укучыларыбыз, боларның барысы хакында...

Мансур МОРТАЗИН, баш мөхәррир
Тагын бер ел узып бара. Быел шатлыкларны да, хәсрәтләрне дә күп күрдек. Универсиаданы уңышлы гына уздыруыбыз һәм Казаныбызны бөтен дөньяга чиста, матур, уңайлы шәһәр итеп күрсәтүебез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ә авиаһәлакәт бик күпләребезне дөньяга бөтенләй башкача карарга өйрәтте. Без, хөрмәтле укучыларыбыз, боларның барысы хакында да язарга, мәгълүматны үз вакытында җиткерергә тырыштык. Безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт. Мәгълүм җыр сүзләрен аз гына үзгәртеп әйтсәк, «Аерылмыйк, аерылмыйк, булса да сәбәпләре». Без - «Шәһри Казан»ны әзерләүче иҗат коллективы, файдалы-кирәкле, мәгълүматлы, кызыклы, мавыктыргыч газета чыгарып, Сезне сөендерербез дип өметләнәбез. Шатлыкларга бай булган, бәрәкәтле, имин еллар килсен. Гаиләләребез бөтен, тормышыбыз мул, иманыбыз нык булсын. «Шәһри Казан»да бергә кайныйк!

*
Люция ХӘБИБУЛЛИНА, мәдәният бүлеге мөхәррире
Ат елы туса-тумаса да, журналист халкына һәрвакыт җигелеп эшләргә кирәк. Безнең каләм аша күпме язмышлар, вакыйгалар үтә. Кызганыч, тормышыбыздагы ямьсез күренешләр турында күпме генә язсак та, аларның үзгәрешсез калуы борчуга сала. Шәһәр транспортында кондукторларның дорфалыгы дисеңме, театр залларында телефоннан сөйләшеп утырулармы - болар барысы да әдәпсезлек сыйфатлары. Адәмне адәм иткән нәрсә әдәп икәнен онытмаска кирәктер. Юкка гына: «Әдәп сәдәптән башлана», - димиләр бит. Тирә-юнебездә итагатьле, рухи яктан бай кешеләр күбрәк булсын иде. Ат елына аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Ат - тыйнак та, акыллы да, эшчән дә хайван. Кайберәүләргә ул сыйфатларны аттан алу комачауламас иде.

*
Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА, баш мөхәррир урынбасары
Яңа елны ничек каршыласаң, шулай уздырырсың, дигән сүзләр белән кемдер килешер, кемдер килешмәс. Әмма бер нәрсәдә фикерләр тәңгәл килер - Яңа елдан һәркем ниндидер яңалык, могҗиза, яхшылык, бәхет, шатлык көтә. Алар бары тик төрле кешенең иҗтыяҗына карап төрлечә генә булырга мөмкин: саулыгы какшаган - саулык, байлыгы булмаган - байлык, мәхәббәте булмаган - мәхәббәт, тынычлыгы булмаган иминлек теләр. Фәлсәфәчеләр фикеренчә, һәрбер хыял материальләшергә мөмкин. Моның шулай булуын дәлилләгән мисаллар белән күпләребезгә очрашырга туры килгәндер, шәхсән минем тормышымда алар шактый булды. Шуңа күрә, Яңа елга саф баш, күтәренке кәеф, ак хыяллар, якты теләкләр белән керик, дуслар! Гомер бакый татарның ярдәмчесе, тугры дусты, таянычы, коткаручысы да булган мәгърур Ат исеме белән йөртелүче Зәңгәр агач ат елы безне ташламас, иншалла!

*
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА, әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире
Мин Яңа елдан соң фитнеска йөри башлыйм. Алла боерса! Берәрсе эндәшсә, яңа елга кадәр дә йөрисе идем үзе. Менә шул эндәшмәүчеләр гаебе - минем инде ярты ел бернинди тренажерга утырганым, саунага йөргәнем юк. Аеруча бу кышкы айларда фитнес җитмәү үзен сиздертә - машинага чыгып утыруга, руль әллә нинди мендәрләр кыяфәтендә күренә башлый. Башыңны гына куй, бераз гына черем ит, диюче дә кирәкми...
Яңа елдан иремә кушылып, иртән-иртүк бер чиләк салкын су белән коена башлыйм. Алла боерса! (Бәлки, Яңа ел бәйрәменнән соң салкын су краныннан җылырак су агар, ә?!) Ул суга барып җиткәнче будильник шалтырау белән торырга, «мин әле йоклыйм!!!» дигән гәүдәне җиңеп, зарядка да ясыйсы була икән... Менә шуннан соң, бәхетле кыяфәттә, салкын су белән коенырга ваннага атлыйсы... Әллә кем ысулы ди шунда, салкын су белән коенсаң, зерә әйбәт буласы, ди.
Яңа ел бәйрәменнән соң, мин кичке уннарда йокларга да ятарга тиеш әле. Алла боерса! Алайса, хәзер мин баланы түгел, ә бала мине уята башлады. «Тор, әнием, эшеңдәге боткаң суына алайса», - дип, биттән иркәләгән нәни «кулым» алдында оят бит инде! Иртән-иртүк йокы туеп торып, зарядка ясап, салкын су белән коенып, эшкә барганчы, фитнеска да кереп чыксаң иде ул... Брр-рр.
Бәйрәмнәрдән соң, һәр көн кич чана шуарга да сүз бирелгән - нинди һава торышы булуга, алҗуларга карамастан, алга, әни! Алла боерса, атнасына бер кинога, атнасына өч йөри торган гимнастикадан соң, туңдырма ашарга керәсе бар. (Энерджайзер батарейкасын ник кешеләр өчен дә ясамыйлар икән ул?) Бу вакытта өйдә кайнар өчпочмак пешәргә, компот кайнарга, кер юылып үтүкләнергә тиеш. Минем чәч-тырнак карау мәсьәләсе көн кадагына кертелмәгән...
Алла боерса, болар әле барысы да Яңа ел бәйрәмнәреннән соң гына бит! Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын, әйеме - үзебезнең тискәре гадәтләребез куенында рәхәтләнеп яшәп каласыбыз бар әле. Бәйрәм көннәрендә теге мәңге туймас йокыны туйдырып, әллә кайчан эшләп куясы эшләрне соңгы минутта эшләп, иске елда искечә яшәп калыйк. Яңа елда үзгәрербез әле - һәркем аннан могҗиза көтә ич! Әнә шул могҗиза дигәннәрен һәркем үзеннән башласа гына да, Яңа ел безгә өстәп тагын әллә нинди куанычлар алып килер әле!
Мин ышанам! Үземә дә, киләсе Ат елына да, фортунага да! Сезгә дә шуны телим - һәркем үз могҗизасына ышансын һәм ул чынга ашсын иде! Бу Яңа елда һәрберебез чак кына булса да яхшы якка үзгәрсә, яңа еллар гына түгел, киләчәк тә үзгәрә, матурланачак дигән сүз бит ул.

*
Ләбиб ЛЕРОН
Янә бер ел артта калды... Минем өчен, шәхсән, кай ягы беләндер авыр да (бик хөрмәт иткән, дус-иптәш һәм остаз дип санаган кайбер каләмдәшләрем бөтенләй икенче яклары белән ачылды, бик еш хастаханә юлын таптарга туры килде), кайсыдыр ягы белән куанычлы да, иҗади да, эшлекле дә булды ул: шөкер, каләм әһеле буларак, язудан аерылган юк, әле менә атаклы язучыбыз Әмирхан Еникигә туган ягы Дәүләкәндә музей-йорт булдыру эше белән янып йөргән мәлем, сугышта һәлак булган Әүһади бабамның быел җәй каберен эзләп таптым (бу турыда «ШК»да үз вакытында язып та чыктым), бабам белән бергә байтак татар кардәшләрем һәм татарстанлылар җирләнгән - хәзер шуларны ачыклау буенча эш алып барам (һәлак булган милләттәшләрем һәм якташларым истәлегенә әлеге җирлектә һәйкәл куйдырып булмасмы дигән изге ниятем дә бар - бу уңайдан хөкүмәт дәрәҗәсендә эш алып барыла инде)...
Мәгълүм ки, ат - татарны татар итеп яшәтүдә билгеле бер роль уйнаган җан иясе, ат - татарның рухи символы, ат - Ходай тарафыннан эш, бәйге өчен яратылган зат. Ат елы милләтемә, кан кардәшләремә һәрдаим хәерһахлы булыр дип уйлыйм. Шәт, иншалла, Яңа ел куанычлар елы булыр. Теләгемне балалар өчен язылган шигъри юллар белән әйтергә булдым:
И Яңа ел, балкып кил син,
Шатлык белән генә кил:
Әтиләр дә, әниләр дә,
Бабайлар да, әбиләр дә,
Апалар да, абыйлар да,
Һәм, әлбәттә, сабыйлар да -
Сөенсеннәр гелән-гел!
Хуш киләсең, Яңа ел!

*
Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА, хатлар бүлеге мөхәррире
Бу көннәрдә бар халык тиздән килеп җитәчәк Яңа ел - Кытай календаре буенча Зәңгәр агач ат елын каршыларга әзерләнеп йөридер. Нинди ел булыр икән ул Зәңгәр ат елы, дип баш ватучылар да юк түгелдер. Зәңгәр төс - оешканлык, фанатизм, баш бирмәү, идеализм, акыллылык, тынычлык, алдан күрүчәнлек төсе. Иминлек, тугрылык, ышанычлылык, даимилек һәм намус төсе дә әле ул. 2014 елның космик элементы исә агач. Димәк, бу ел «тамырлар җибәрү», ягъни гаилә кору, йорт төзү, бала үстерү өчен менә дигән ел булачак. Ат елының төп символы булып дага торганын да онытмагыз. Дага сезнең йортта Яңа ел кичендә генә түгел, ел дәвамында эленеп торырга тиеш. Ат елында туган дус-танышларыгызга да дага рәвешендәге магнитлар, сувенирлар бүләк итү отышлы.
Әлеге елда туганнар өчен аеруча яхшы булачак бу ел. Тырыш, хезмәт сөючән, юмарт, аралашучан Атларга һәр өлкәдә дә бәхет елмаячак. Холыкларындагы кирелекне, үзсүзлелекне бераз авызлыклый алсалар, билгеле.
Ат - табигате белән тормыш сөючән, оптимист. Ул иркенлекне, күмәкләп күңел ачуларны ярата. Шуңа да 2014 елны гадәттәгечә туганнар белән табын артына җыелып, бергәләп күңелле итеп каршы алырга кирәк.

*
Дилбәр ГАРИФ, яңалыклар бүлеге мөхәррире
Яңа елга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Күңелдә бер сорау: нәрсә бүләк итәргә? Сез дә бүләк эзләүне, һәрвакыттагыча, иртәгә-иртәгә дип калдыручылар рәтеннәнме?..
Киләсе елның зәңгәр төстәге агач Ат елы булуын истә тотсак, бүләкләрнең агачтан яки күннән булганына тукталырга кирәк, дип киңәш итә астрологлар. Хатын-кызларга кыйммәтле ташлар белән бизәлгән ювелир эшләнмәләр бүләк итү һәрчак отышлы. Кибеткә барып чыксагыз, интерьер әйберләре сатыла торган бүлекләргә дә керергә онытмагыз. Идәнгә куела торган вазамы, дизайнер кәнәфиеме, каһвә эчә торган өстәлчекме, үзенчәлекле подносмы - якыннарыгызның күңеленә хуш килерлек әйберләрне табарга була анда. Ат елында ковбой темасы да бик урынлы: ирләргә каеш, брендлы джинс чалбар алырга мөмкин, шулар янына ковбой эшләпәсен дә куярга онытмагыз. Ат дигәннән, ат клубына абонемент алу да - кызыклы вариант. Бу хайванның ирек, киңлек яратканлыгын да күз алдында тотсак, Яңа ел каникулларына юллама да бүләк итәргә була икән. Әйтик, тау чаңгысы курортына. Прокатка атка җигелгән чаңгы алып, шәһәр буйлап йөрү турында да уйлап карагыз әле. Тагын бер бүләк калган икән - ел талисманы булган агач ат... Андыен таба алмасагыз, бәллүр, фарфор яки балчыктан ясалганын эзләп карагыз. Иң мөһиме - ул сезгә Яңа елда гына түгел, ел буена яхшы кәеф бүләк итәрлек булсын.

*
Чулпан НӘҖИПОВА, корреспондент
Менә тагын бер ел артта калып бара. Һәрберебез күңелдән быелга нәтиҗәләр ясыйбыз: булган уңышларга сөенәбез, ясаган хаталардан сабак алабыз. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә быел төрлесе булды: көенечләре дә, сөенечләре дә.
Хәтерләсәгез, нәкъ бер ел элек 2013 елга да зур өметләр баглап кергән идек. Икмәкне дә алдагы еллар белән чагыштырганда күп итеп җыеп алу иде максат. Әмма һава торышы бу өлкәгә янә үз төзәтмәләрен кертте: быел республикабыз басу-кырларыннан 2,8 млн тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш көтелгәнчә булмаса да, монысына да сөенергә кирәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуртдинов бер матбугат очрашуында әйткәнчә, төшенкелеккә бирелергә сәбәп юк. Киләсе елда чәчүне әйбәт кенә башкарып чыгу өчен барысы да бар. Икенче икмәкнең уңышы да зарланырлык түгел, анысы да җитә. Бәрәңге быел һәр гектардан 280 тонна алынган. Ә менә шикәр чөгендере рекордны куеп күрсәтте: аның уңышы быел Татарстанда әлеге культураны үстерү тарихында иң югарысы, ул гектарыннан 383 центнер җыелган.
Киләсе елда барлык максатларыбыз һәм хыялларыбыз чынга ашсын иде. 2014 елда уңыш мулдан булып, сөт җитештерү күләме, сыерлар саны артып, терлекчелек тә алга китсен иде, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алсын иде!..

*
Айнур ГАЛИМОВ, махсус корреспондент
Ел узып бара, 2013нең соңгы көннәрендә дөнья ничек сулый соң? Яңа ел бәхетләр генә алып килә, дип саналса да, дөньяда бөтен әйбер дә тыныч кына булып бетә алмый шул.
Интернет челтәре бүген шаулашкан төп вакыйгаларның берсе - АКШ Президенты Барак Обаманың хатыны белән аерылышуы. Мишель Обама шушы көннәрдә адвокатлар белән очрашкан һәм ире белән күптәннән аерым яшәүләрен белдергән. Обама балалары һәм сәяси карьерасы өчен генә гаиләсен саклап калырга тырыша икән. Бу ел Президентыбыз Путинның аерылышуы белән истәлекле булды, күрәсең, киләсе елга буйдаклык Обамага да янаячак.
Дөньяны борчуга салган икенче күңелсез хәбәр Төньяк Кореядан. Илнең башлыгы Ким Чен Ын армияне максималь әзерлек халәтендә торырга чакырган. Шушы көннәрдә Төньяк Корея Көньяк Кореяга, аларга теләсә кайсы вакытта бернинди белдерүсез аяусыз һөҗүм башлый алуын кисәтеп, хат юллаган.
Әфганстаннан килгән яңалыклар да көенечле. Кичә иртән аның башкаласы Кабулда теракт булып, АКШ илчелеге янында ике көчле шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә, өч полиция хезмәткәре тирән яралар алган.
Дөньяның күк йөзе аяз түгел. Яңа елны каршылап, теләкләр теләгәндә, бар дөньяга тынычлык сорарга да онытмыйк.

*
Фирдәвес ЗАРИФ, баш мөхәррир урынбасары
Насыйп булсын шатлык- куанычлар,
Читләп үтсен кайгы-сагышлар.
Иман нуры тулсын күңелләргә,
Кабатланмасыннар ялгышлар.

*
Дамир БӘДРИЕВ, шәһәр тормышы бүлеге мөхәррире
Балалар могҗизага чын күңелләреннән ышана, өлкәннәр дә могҗизага каршы түгел, дигән иде мэриядә узган киңәшмәләрнең берсендә Казан мэры Илсур Метшин. Балачакта Кыш бабайның барлыгына ышанып, күчтәнәч яки бүләк көтүләр әле дә хәтердә. Казанда узган Универсиада, Казан метрополитены, бер-ике ел эчендә төзелгән дистәләп күпер - бу өлкәннәр өчен дә могҗиза түгелмени?!
Шагыйрь әйткәнчә, без сугышта юлбарыстай көчлебез һәм тормышта аттан артык эшлибез. Тугры укучыларыбыз, Ат елында кушылган яңа дусларыбыз белән «Шәһри Казан»да гөрләшеп, аралашып яшик. Үткән ел югалту-сагышларны үзе белән алып китсен, ә Яңа ел балаларга да, өлкәннәргә дә (һәр милләткә) матур могҗизалар, имин тормыш китерсен иде.

*
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА, баш мөхәррир урынбасары
Электрон гәҗиттән тиз генә укыйм да алам, дисәләр, минем ирен читенә елмаю куна. Интернет инде ул тиз генә үзеннән җибәрми торган җәфа. Син аннан бер нәрсә сорыйсың, ә ул сиңа бер яктан машина, икенчесеннән кредит «төртә». Нәрсә укыганыңны, ник кергәнеңне онытып, башың катып бетәргә дә мөмкин. Кулыңа тотып, әйләндереп-тулгандырып, кабат кайта-кайта укыган басма гәҗиткә ни җитә инде. Исе дә, төсе дә бар... Һәр гәҗит, сәнгать әсәре кебек, кабатланмас, үзенчәлекле. Аңлашыла да инде: материалны табу, язу үзе бер хезмәт булса, аны карар күзгә ятышлы, үзенә «йотып» алырдай итеп урнаштыру, бизәү күпме күңел җылысын сорый. Җаваплылык бермә-бер югарырак, бу сиңа электрон гәҗит кенә түгел - материалны төймәләргә басып кына юк итеп булмый, ул, ташка баскан кебек, дистә еллар саклана. Кемнәргәдер бәлки сәеррәк тә тоелыр, мин үзем электрон басмаларны кибет киштәләрендәге тиз генә әзерләп ашый торган ризыклар белән чагыштырам. Ач та түгел, тук та түгел, дигәндәй... Ә басма гәҗит ул - парлары чыгып торган итле бәлеш: күз дә, тамак та туя, күңел дә тантана итә.
Кадерле дуслар, яңа елларда да бергә калыйк! Тәнебез сау, рухыбыз бай булып, асылыбыздан читләшми, итле бәлешләр белән сыйланып яшәргә насыйп булсын!

*
Эльмира КӘРИМОВА, сәркатип
Яңа елны каршы алганда, нинди кием кияргә, чәчне ничек җыярга икән, дигән сорау белән баш ватучылар күптер. Астрологлар ат елы килгәндә табигый тукымалардан тегелгән кием тәкъдим итә. Хатын-кызларга җиңел, романтик кием - атлас яисә ефәк күлмәк, шифоннан шарф һәм ябынмалар (накидкалар) кулай булачак. Ир-атлар өчен караңгы зәңгәр классик костюм, шуңа туры китереп күлмәк һәм галстук отышлы. Ә инде чәч мәсьәләсенә килгәндә, быел бөдрә яисә ыспай итеп таралган чәчләр актуаль. Тасмалар белән бәйләгән «ат койрыгы» да хатын-кызларның табигый гүзәллеген арттырыр. Макияж бу төнне тыйнак һәм табигый булырга тиеш. Киңәшләргә колак салсагыз да, Яңа елны үзегез теләгәнчә киенеп каршы алырга тырышыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading