16+

Хуш, Әлмәндәр!

Татар театрының легендасы, халык артисты Шәүкәт Биктимеров 84 нче яшендә арабыздан китте.

Хуш, Әлмәндәр!

Татар театрының легендасы, халык артисты Шәүкәт Биктимеров 84 нче яшендә арабыздан китте.

«Менә, тот!» - дип, Әҗәлгә кәҗә тоягы күрсәткән Шәүкәт абый күңелдә нинди ышаныч тудыра алган иде бит. Була, үлемне дә алдап була! Чат ябышып, тормышны бөтен булмышың белән ярата алганда, җаның-тәнең елмаюдан, хөрлектән генә торганда, Әҗәлнең үзенең үк яшисе килә башлаячак. Аның әчегән бал белән Әҗәл дусны сыйлавында да, күрше карчыкның бил турысына үрелүендә дә, яшьләрнең мәхәббәт тарихында ихласлык күрүендә дә шул тормышны ярату түгелме икән? Атаклы әдибебез Туфан Миңнуллин пьесасы аша шуның кадәр яраттык без әлеге йөзьяшәр картны, тормыштагы Шәүкәт абыйны да үзеннән-үзе Әлмәндәрләштереп куйдык. (Кызганыч, Туфан абыйны озатканга бер ай да узмады, инде Газраил дигәннәре Әлмәндәргә дә кул сузды...)
Шәүкәт ага тормышта да сәхнәдәге образыннан кайтыш түгел иде. Анда, мөлаемлык, тыйнаклык, зыялылык белән янәшә, Шәхес булган кешеләргә хас гадилек тә бар иде. «Миңа Әлмәндәр дип дәшүчеләрне санап та бетереп булмый, ияләшкән инде мин аңа», - ди иде ул үзе дә. Юкса, Шәүкәт абый тудырган образлар бер Әлдермеш бабае белән генә чикләнмәде. Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында - Нургали, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә - Ишан, Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә - Ислам, Т.Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр»ында - Бәхтияр, «Без китәбез, сез каласыз»ында - Хәсән Акчурин һәм башка бик күп хәтергә теркәлгән образлары аша яраттык без актерны. 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туган, аннан Саба районының Миңгәр авылында үскән Шәүкәт ага әлеге хезмәтләре аша ТАССР, аннан РСФСР, соңрак СССРның халык артисты исемен алган, 1967 елда Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер роле өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты булган шәхес.
Ил агасы иде ул. Без аны шулай искә алырбыз да. Шәүкәт ага Биктимеров безнең хәтердә олы йөрәкле, җор телле, күзләрендә нур балкыган, тормышны чиксез яраткан легендар Әлмәндәр булып калыр да. Авыр туфрагың җиңел булсын, Шәүкәт ага, син - безнең күңелләрдә...
***
Мәрхүм белән хушлашу бүген Г.Камал исемендәге театр бинасында сәгать 9да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading