16+

Хуш, Универсиада...

Гадәттә, туган көнне яки Яңа ел бәйрәмен ел буена диярлек көтеп аласың, аңа бик дулкынланып әзерләнәсең, ә ул исә бер көндә уза да китә. Бәйрәмнән соң ничектер күңелсезләнеп тә каласың. Казаныбызда ике атнага якын барган Универсиада уеннарыннан соң да күбебез шул халәтне кичерер, мөгаен. 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарының...

Хуш, Универсиада...

Гадәттә, туган көнне яки Яңа ел бәйрәмен ел буена диярлек көтеп аласың, аңа бик дулкынланып әзерләнәсең, ә ул исә бер көндә уза да китә. Бәйрәмнән соң ничектер күңелсезләнеп тә каласың. Казаныбызда ике атнага якын барган Универсиада уеннарыннан соң да күбебез шул халәтне кичерер, мөгаен. 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарының...

Күпләр Универсиада көннәрендә ялларын алып авылларга китте. Имештер, транспорт бөкеләре, тавыш, этеш-төртеш булачак. Ялгышты алар, киресенчә, уеннарга билетлар сатылу нокталарыннан гайре бер җирдә дә чират булмады, транспорт та бик яхшы йөрде, бөкеләрдә дә утырырга туры килмәде. Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев әйтмешли, «чит илгә китүчеләргә әйтәсем килә: безнең үзебездә дә чып-чын «чит ил» булды. Чит ил спортчыларының Казанны, Кремльне, этник культурабызны кабул итүләрен күзәтү үзенә бер тамаша».
Әлбәттә, Универсиадага әзерлек бездән бик күп сабырлык сорады, аның хакына күп нәрсәгә түзәргә туры килде, аның каравы, ул үзенең җимешләрен мулдан бирде. Татарстан башкаласы төзекләндерелде, чистарды, матурлыгы белән читтән килүчеләрне генә түгел, үзебезне дә гаҗәпләндерде. Һәм иң күңеллесе - Универсиада ачылышы тантанасыннан соң Җир шарындагы йөзләрчә миллион халык беренче тапкыр Казанны, татар халкын якыннан белде. Һәм алар күңелендә ул иң якты, иң матур, иң бәхетле кешеләр яши торган шәһәр булып калыр да.
Бездә узган уеннар Универсиадада куелган рекордлар саны белән дә тарихта калачак. Спорт министры Виталий Мутко белдергәнчә, Казандагы Универсиада Бөтендөнья студент уеннары тарихында иң зурысы булды. 160 илдән 11 мең 800гә якын катнашучы килде. 110лап ил телевизион трансляция хокукын алды. Телеаудиториянең гомуми саны 3 миллиард кешедән артып киткән.
Уеннарга тамашачылар да бик теләп йөрде. Соңгы мәгълүматларга караганда, Универсиада ярышларын барлыгы 3 миллиардка якын кеше караган, 770 меңгә якын кеше исә уеннарны объектларга барып тамаша кылган. Ә аның ачылу һәм ябылу тантаналары исә халыкта зур кызыксыну уятты. Анда барырга теләүчеләр өчен хәтта 45 мең урынлы стадион да кечкенә булды. Газетаны басарга тапшырган вакытта Универсиаданың ябылу тантанасы башланмаган иде әле. Биш ел буе көткән Универсиадабыз белән хушлашыр вакыт та җитте. Киләсе Универсиада исә тагын ике елдан Кореяда узачак. Казан мэры Илсур Метшин әйтмешли, ничек кенә бирәсе килмәсә дә, Универсиада әләмен Кореяның Кванджу шәһәренә тапшырырга туры килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading