16+

Иң яхшы Кыш бабай кайсы булыр?

Иң яхшы «Халык Кыш бабае»ның исеме «Казан» Гаилә үзәге каршындагы Татарстан башкаласының төп чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак.

Иң яхшы «Халык Кыш бабае»ның исеме «Казан» Гаилә үзәге каршындагы Татарстан башкаласының төп чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак.

Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов әйтүенчә, Яңа ел алдыннан «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә жюриның бәясе һәм конкурсның рәсми Instagram-аккаунтындагы онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алыначак.

 «Халык Кыш бабае» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланган инде. Анда иҗади командалар катнаша ала. Алар Яңа ел костюмнарында үз программаларын тәкъдим итәргә тиеш. Сайлап алу турын узган Кыш бабайлар 15 декабрьдә шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә интерактив программаларын күрсәтәчәк, биредә жюри әгъзалары аларга үз бәясен бирәчәк. 20-23 декабрь көннәрендә Казан урамнары, тукталышлар һәм торак массивларында әлеге программаларның презентациясе үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading