Татар бомонды, татар зыялысы менә шундый концертка йөрергә тиеш! «Татар моңы-2013» концертын карап утырганда башка килгән иң беренче уем шул булды бугай: ничә сәгать барса да, бер тында, бер сулышта узып китә торган концерт безнең өчен эталонга әверелергә тиеш. Нәрсә ялтырый - шул ошый, нәрсә сикертә - шул җыр, дигән...
Агыйдел каты ага
Г.Камал театры сәхнәсендә узган «Татар моңы» яшь башкаручыларның Халыкара телевизион конкурсы лауреатлары катнашындагы гала-концертның беренче өлешен җыр башкару осталыгы ягыннан йомшаграк дип бәяләүчеләр булды. Моны шундук аңлатып та китү зарурдыр: беренче бүлектә күбрәк конкурста дипломант булганнар һәм өченче урынны яулаганнар чыгыш ясады. Дуэт сайлауда тавышлар туры килеп бетмәү дә күзгә чалынып алгандыр, әмма гала-концертка кадәр килеп җиткән һәр 47 катнашучыга тавыш та яратып бетереп булмас иде бит, аларның һәрберсен аерым җырлату мөмкинлеге дә юк. «Тартмый моның арбасы...» - дип бәя биргән тамашачы абыйга да җавапны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров фикере белән бирәсем килә: «Аванс белән бирелүче дипломнар да бардыр - чит төбәктән килеп җырлаучылар өчен ул кабул да ителә. Алар бит Татарстанга килгән, монда килеп җырлаган бала өчен әлеге чара гомерлеккә күңелендә калачак. Иң мөһиме - татар телен камил белмәгәннәрнең дә күңелләрендә татарлыгы уяна. «Татар моңы»н мин шуңа да зур эш дип саныйм, ул һәр ел менә шулай узып торырга тиеш». Татарстанның атказанган артисты, беренче тапкыр «Татар моңы»ның гала-концертын караган Рөстәм Закиров исә: «Ерактан килгән милләттәшләребезнең татарча җырлый белүләре өчен генә дә зур рәхмәт», - диде.
Шулай булмый ни: әлеге конкурска килүчеләр арасында моңа кадәр татарча җыр түгел, бер кәлимә татар сүзен кулланмаучылар да юк түгел бит. Кемнәндер, ничектер әлеге конкурс турында ишетеп, тәүге кат татар текстлы җыр өйрәнү, шуңа геннар аша күчкән моң төшенчәсен сеңдерү - һәм, нәтиҗә буларак, гаҗәеп «тәмле» тәгам барлыкка килү. Шул ук чит өлкәләрдән килүчеләр турында жюри әгъзалары да әйтә килә бит: еракка киткән саен, моң тирәнрәк, үтемлерәк, күз яшьлерәк була.
Сагыну җыры
Беренче бүлектә конкурс кунагы буларак кына чыгыш ясаган, инде биш елдан артык Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Светлана Гашигуллина да шул сүзләрне куәтләде: «Мин элек «Туган тел»не үтеп барышлый гына тыңлаганмын икән, 2008 елны Казан консерваториясен тәмамлап, Истанбулга барып урнашкач, шуны тойдым - «Туган тел»нең аһәңе бөтенләй башка, моңы артык тирән икән! Күрәсең, аңа туган җирне сагыну да өстәлә торгандыр». Светлана «Татар моңы»ннан азарт белән кайтып китәчәген дә әйтеп узды: «Минем киләсе елда кунак булып түгел, ә җырчы буларак үз көчемне сынап карыйсым килә».
Конкурсның тагын бер кунагы Кытайдан килгән Шадия Шамил иде. Башта татар телендә «Әссәламагаләйкүм, Казан!» дип җырлаган Шадия соңрак: «Бәйрәм белән!» - дип, сәхнә кыздырды. Андагы энергетика, андагы артистлык! Шадия ханымга 38 яшь икән, ул Кытайда мәдәният йортында эшли. Озак еллар уйгыр, кытай һәм татар балаларына музыкаль белем биргән. 2 яшьтән «Күбәләгем» җырын җырларга өйрәнгән кызына бүген инде 11 яшь, ул да чын татар кызы кебек үк, татарча чиста сөйләшә белә икән. «Мин татар телен мәдәният, җыр сәнгате аша өйрәндем дип исәплим, - ди Шадия ханым. - Кызыма да, шул принциптан чыгып, татар телен өйрәттем. Без бит Кытайда, татарлар бик аз, шуңа да, һәр күрешеп сөйләшү - безнең өчен зур бәйрәм. Менә «Татар моңы»на дип беренче тапкыр Казанга килгәч тә, кинәнеп туя алмыйм - үзебезнең милләттәшләр, ана телебез, милли моңнарыбыз! Үземнең хис-кичерешләремне дә сүз белән әйтеп бетерә алмыйм. Шуны беләм: без - татарлар, кайда гына булсак, кайда гына яшәсәк тә, булдырабыз!» Үзенең туган көнен Казанда каршылаучы милләттәшен - Шадия ханымны котларга дип килгән кытайлы татар егете Ирҗан Бикчәнтәев дә чип-чиста итеп татарча өстәп куя: «Шадия апа бар яктан килгән кеше - уйгырча, кытайча, татарча җырлый белә ул, теләсә кайда татар җырларын пропагандалап чыгыш ясый. Кытайда узучы Сабан туе бәйрәмебезнең зур кунагы булып тора. 200-300 кешедән генә торса да, без Сабан туен гөрләтеп уздырабыз, бер зур гаилә җыйналган кебек булабыз. Бездә: «Телне ничек саклыйсыз?» - дигән сорауның калыкканы юк - татар булгач, без ничек башка телдә сөйләшә алыйк ди?!»
Яшь егетләр, яшь кызлар
Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов фикере белән гала-концерттан соң килештем мин - Башкортстаннан килгән яшьләрдә моң дигәннәре башка төрле, тирәнрәк икән. Фәһим Тукумбәтов, Лилиана Ирназарова, Алия Карачурина, Алинә Галимоваларны ничек истә калдырмыйсың ди?! Миңа аеруча, «Иң якты йолдызым» җырын башкарып, икенче урынга лаек дип табылган Алинә Галимова җырлавы ошады. 21 яшьлек Алинә конкурс турында интернеттан ишеткән булып чыкты. Үзе чибәр, үзе булган, үзе спортчы кызны «Татар моңы»на да җиңәсе килү теләге алып килгән. «Икенче урынны лаеклы алдым дип исәплим - мин әлегә беренчелеккә тартмыйм, - ди Алинә үзе. - Ә Рәсим абый Низамов сүзләре белән килешми булдыра алмыйм: Башкортстанның табигатеме, эчкән суы шундыймы икән - бездә моңлы, талантлы халык яши».
Оренбургның Әсәкәй авылыннан килеп, моңа кадәр татарча җыр түгел, татарча җөмлә дә төзеп карамаган Альбина Мөхәррәмовага конкурс беренчелекне алып килде. Кулына Наилә Кумысникова һәм Регина Рәхмәтуллина авторлыгында күн элементлары белән ясалган диплом, чигелгән сөлге тоткан Альбинаның шатлыгы эченә сыймый иде. «Мин хәзер телне ныклап торып өйрәнергә сүз бирәм! - дип башлады сүзен 22 яшьлек Әсәкәй кызы. - Моңарчы мин профессиональ төстә академик вокал белән шөгыльләндем, гел рус җырлары гына башкардым. Оренбургта шушындый конкурс туры уза, дигәч, татарча җыр өйрәндем. Анда да, монда - Казанда да беренче урынны ук көтмәгән идем. Ничек булдыра алсам, шулай җырладым. Бәхетемнең чиге юк!»
Инструменталистлар арасында тамашачыга игезәк туганнар - Алмаз һәм Гадел Ахуновларның гармунда уйнаулары, «Риваять» фольклор ансамбле чыгышы ошагандыр. Алар бөтенесе дә беренче урынга лаек дип табылды. Сарманнан килгән Раил Арслановның авыз гармунында уйнавын күрсәгез сез! Өченче турда ук аның бу сәләтен «кесәгә салып» куйган идек, гала-концерт исә егеткә инструменталистлар арасында җиңүче исемен бүләк итте. Динә Хисанбиева белән Фантайна Лилиларның кигән киемнәре «Татар моңы» сәхнәсе өчен түгеллеген аңласак та, скрипкада уйнаулары шулай ук күңелгә хуш килде...
«Ансамблебезгә өч ел була дигәндә, менә шундый матур җиңүгә лаек дип табылдык, - диде «Риваять»нең сәнгать җитәкчесе Руслан Габитов. - Моның өчен талант та, тырышлык һәм зур теләкнең дә булуы кирәктер, максатыбызга ирештек дип саныйм».
Тәнкыйть сүзен дә яшьләр теленнән ишетәсем килгән иде. Былтыр беренче урынга лаек булган Нияз Хәмәтшин, быелгы җиңүчеләр узган елдагылардан калыша, дип саный икән. «Былтыр конкурсның масштабы зуррак иде - жанрлар төрлелеге баерак, тавышларының тембр буенча аерылып торучылары күбрәк иде. Быел охшаш тавышлар күбрәк, шундук хәтергә керердәйләре аз», - диде ул, быелгы гала-концертка бәя биреп.
Туган тел
Беренче урынга лаек дип табылган Казан егете Марсель Фаткуллин, Оренбург кызы Альбина Мөхәррәмова янына Норлат егете Рөстәм Насыйбуллин турында да әйтмичә булдыра алмыйм. Шәп тавышлы егет! Һәрберсенә аерым-аерым тукталуым да юктан түгел - без әлеге исемнәрне беренче һәм соңгы тапкыр ишетмәсәк ярар иде, дип язуым. Алар зур сәнгатькә килерлек яшьләр булсын иде! Моңа ишарәне режиссура ягыннан һәр детале уйланылган «Татар моңы»ның гала-концерты да әйтте кебек (режиссеры - Миләүшә Айтуганова): тавышы, моңы, таланты булганнар гына халык күңелендә кала ала, үлемсез җырлар гына халык мәхәббәтен яулый. Концертның иң матур нигезе булып сәхнәдәге экран аша телевидение фонды язмаларын күтәреп, легендар җырчыларыбыз иҗатыннан өзек китерү торгандыр. Таһир Якупов, Нәфисә Василова, Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов, Гали Ильясов, Хәйдәр Бигичев, Мөнирә Булатова һәм Зифа Басыйроваларның рухларын сөендереп, алар репертуарындагы җырларны яңгырату, дәвам буларак сәхнәгә яшьләрнең күтәрелүе дә мәгънәле фал булды. Залда кунак буларак утырган Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Миңгол Галиев өчен дә шундый ук тәэсир булгандыр дим - һәр эш лаеклы дәвам булганда гына озын гомерле була.
Сәхнә матурлыгы, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры һәм Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы - болар бөтенесе үрелеп, тыгыз һәм мәгънәле бара алды.
Саубуллашу
Язмамның баш исемнәрен юкка гына легендар җырларыбыздан алмадым: Нәҗип Мәдьяров сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән «Иң якты йолдыз», Әхмәт Ерикәй һәм Мансур Мозаффаровның «Яшь егетләр, яшь кызлар», татар халык җыры «Агыйдел каты ага», Гыйльман Идрисов һәм Рим Хәсәновның «Сагыну җыры», татар халык көенә Тукайның «Туган тел»е, Шәрига Таһирова һәм Илгиз Закировның «Саубуллашу» җыры - кем күңеленә генә кереп калмаган да кем иҗатына гына тәэсир итмәгән икән алар?! Концертта яңгыраган әлеге ядкарьләр сәхнәгә яңа гына күтәрелүче яшьләребез өчен дә үрнәк, кадер төшенчәләре белән бәяләнсен иде. Бер көнлек очсызлыкка да, ялтыравык-шалтыравыкка да иярмәсеннәр иде әлеге булачак җырчылар - халык артыннан түгел, халыкны ияртерлек моң егәре булсын иде аларда.
Кем ничектер, әмма бернинди төчеләнүсез әйтә алам - мин «Татар моңы» концертын көтеп алам. Ул ничектер елны тәмамлау, зур эшкә йомгак ясау белән бер миңа. Йолдызлар күп, әмма иң яктысы берәү генә була, диләрме әле?!. Әлеге «Татар моңы» гала-концертыннан зур горурлык хисе белән кайтып китәсең - менә шушындый чара булганда, без яшибез, Кытайдан килгән Шадия ханым әйтмешли, булдырачакбыз да әле.
Комментарийлар