Шәһри Казан

Идарә дилбегәсе табигать кулында

Табигатебезнең холкы сабый баланыкы төсле: йә ул тыныч, йә туктаусыз елый, кәефенең кинәттән үзгәрешләрен бер дә алдан белә торган түгел. Шуңа күрә һава торышын өйрәнүче белгечләр дә аның көен фаразлауларында бик еш ялгышалар, хаталаналар.


Европалылар өши, америкалылар төчкеренә...
Белгәнемчә, бер 10-15 еллар элек табигать әле чагыштырмача «тәртиплерәк» - һава торышлары тотрыклы, кышлары чын кыш, җәйләре чын җәй иде. Соңгы елларда бу канун күзгә күренеп үзгәрде. Синоптикларның көндәлек һава торышларын фаразлаулары мескен кыяфәттә бер читтә торсын, тулы ел фасылларының да чын йөзләренә алдан ук төгәл бәяләмә биреп булмый.
Юрамаларга буйсынмас соңгы кышларны, җәйләрне барыбыз да хәтерли торгандыр, быелгы кыш та көйсезлек, кирелек сукмагыннан алга атлавын дәвам итте. Россиягә генә түгел, чит илләргә дә ияләнгәнчә рәхәттә генә яшәргә ирек бирми. Бүгенге көндә Европаның җылы кышларга күнеккән кайбер илләре хәтәр салкыннардан иза чигә, ә Американың озын кышлы илләрендә инде яз башланып килә, басуларда уҗымнар шыта, болыннарда үләннәр тишелеп чыга башлаган, ди. Аларның башларына бәла төшкән: үсемлекләр дөньясы тәэсирендә аллергиядән интегүче җирле халыклар үзләрен кыш айларында гына чынлап торып ял иткәндәй хис итә алганнар икән. Быелгы кыска кышлары аларны бу бәхеттән мәхрүм иткән.
Тиздән бездә дә яз башланачак. Аның нинди буласын фаразлау да, хәтта чамалап маташу да файдасыз. Моны бер Аллаһыбыз гына белә һәм хәл итә. Әмма табигатьнең теләсә нинди сюрпризына әзер булып тору бер дә артык түгел - монысы хак.

Табигать һәм кеше
Адәм баласы Җир-Анабызда яши башлаганнан бирле табигать белән тыгыз мөнәсәбәттә булган. Тик башта ул аның биргәннәренә шөкер кылып гомер кичерсә дә, соңрак аны буйсындырырга вакыт җитте дигән карарга килгән. Кешелек иң зур һәм тупас ялгышын шул заманнарда ук эшләгән булып чыга - урманнарны кисә, елгаларның юнәлешен үзгәртә, сазлыкларны киптерә, җәнлекләрне сәбәпсезгә үтерә, тимер читлеккә яба, һаваны пычрата, барысын да үзенә яраклаштырып үзгәртә башлаган. Бичара табигать башта чыдап маташкан, балалары акылга утырыр дип көткән, аннары, түземлеге беткәч, үч ала, сафлыгын үзе кире кайтарырга тырыша башлаган дип тасвирларга була кеше кулына балта тотып агачларны үзенең астыртын ихтыяҗлары өчен чаба башлаган вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр аралыкны.
Оптимистлар бу фикергә, әлбәттә, каршы киләчәк, әмма табигатьнең соңгы дистә елда чамадан тыш пырдымсызлануына башкача аңлатма бирә торган түгел. Алга киткән илләрнең әле берсендә, әле икенчесендә табигать үчле холкын күрсәтә: җылыга ияләшкәннәренә салкыннар җибәрә, җәйләрдә артык кызулык белән сыный, курортлы илләрне су бастыра, вулкан аттырулары белән пошаманга сала, җир кабыгын тетрәтүләре белән гел киеренке халәттә торырга мәҗбүр итә… Шушы исәп буенча иң алдынгы илләр иң гөнаһлылары булып чыга, чөнки алар табигатьне иң күп үзгәртүчеләр һәм алар табигатьнең зур, кырыс җәзаларына дучар ителә. Иң алдынгы илләрнең берсе Япониягә узган ел катаклизмнары белән һөҗүм итеп, гасырлар буе төзелгән гигант цивилизациясен кыска вакыт эчендә тар-мар итеп, беренчел хәленә кире кайтарып атканы - моңа ачык мисал.
Табигатьнең ачуын башкача кабартмаска тырышырга кирәк, моның үзебез өчен бик күңелсез тәмамлануы ихтимал. Соңгы елларда юкка гына торган саен ешрак ахырзаман турында сөйләшмиләр. Табигатькә каршы килеп, аны тагын да җимереп маташсак, беренчел кешеләрдәй тау куышларында яшәүгә кире әйләнеп кайтмабыз, дип кайсыбыз ышанып әйтә ала? Табигатьнең үченнән ерактарак торыр өчен, бездән бит бары тик аның белән гармониядә яшәвебез генә сорала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: