16+

Идел елгасын сәламәтләндерү өчен 1 млрд сум акча бирелә

Авыл җирлегендә яшәүчеләрне көнкүреш максатлары өчен кулланыла һәм эчә торган чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.

Авыл җирлегендә яшәүчеләрне көнкүреш максатлары өчен кулланыла һәм эчә торган чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.

Әлеге уңайдан, авылларны су белән тәэмин итү программасы кысаларында, ел саен 500-600 мең сум акча бүлеп бирелә. 2010-2018 елларда барысы 300 су башнясы, 303 скважина төзелгән, 2 мең 300 чакрым суүткәргеч челтәре үткәрелгән.
 
– Әлеге программа быел да эшли. Аны финанслау өчен 685 мең сум акча бирелде. Бу акчага 213 чакрым суүткәргеч челтәре үткәрү, 42 су башнясы һәм 33 артезиан скважинасы казу планлаштырыла. Программа республиканың барлык 45 районында да тормышка ашырыла, – дип сөйләде журналистларга «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрен үстерү фонды» генераль директоры урынбасары Евгений Волков. Аның сүзләренчә, аларның учреждениесе республикада гамәлгә ашырыла торган авылларны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, җылыту объектларын ремонтлау, шәхси җылыту системасына күчү, су бүлү системасын яңарту программалары өчен җавап бирә.

Авыл урамнарын яктырту өчен исә быел 225 млн сум акча тотылачак. «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрен үстерү фонды» бу эш белән 2014 елдан бирле шөгыльләнә. Шушы вакыт аралыгында 45 мең яктырткыч куелган, 1256 чакрым электрүткәргеч алыштырылган. Бу эшләр өчен дүрт елда 1 млрд сум акча тотылган. Программа быел да гамәлдә. 6 меңгә якын яктырткыч инде куелган да.

Социаль объектларга җылылык бирүче котельныйлар тузган. Шуңа да куркынычсызлык мәсьәләсен истә тотарга кирәк. Аларны җылылык белән тәэмин итү программасы нигезендә ремонтлыйлар. Әлеге уңайдан быел 70 млн сум акча бирелә. Йөздән артык котельныйны яңарту эшләренең 75 проценты инде үтәлгән. Сентябрь аена тулысынча яңартылып бетереләчәк, дип ышандырды Евгений Волков.
 
Җылыту системасын ике контурлы шәхси котелларга күчерү программасы 2005 елдан бирле эшли. Ул республика районнарында җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән. Ул шулай ук халыкның җылылык өчен түләүгә киткән акчасын да экономияләргә булыша.

– 2005 елдан бирле 50 мең фатир шәхси җылыту системасына күчерелде. 3 млрд сум акча тотылды. Быел дүрт районда 900дән артык фатирда эш алып барыла. Эшнең үтәлеше 50 процентны тәшкил итә, – диде спикер.
Бер үк вакытта республиканың су чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм яңаларын төзү программасы да гамәлгә ашырыла. Су чистарту корылмалары да советлар заманында элеккеге нормативлар нигезендә төзелгән булган. Бу вакыт эчендә норматив документларга үзгәрешләр кертелеп, таләпләр катгыйландырылган.

Спикер сүзләренчә, быел 421 млн сум акчага республиканың 20 районында 35 объект яңартылачак. Әгерҗе, Алексеевск районнарында су чистарту корылмалары төзеләчәк. Зәй, Алабуга, Тәтештәге корылмаларга ремонт ясалачак.

 Татарстан “Идел елгасын сәламәтләндерү” федераль проектында да катнаша. Республиканың алты районындагы алты объектны яңартуга 1 млрд 200 млн сум акча бүлеп бирелде, дип хәбәр итте журналистларга Евгений Волков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading